|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2020 Җәмгыять
“Дәниф үзен өшкерттеме икән?”: Дәниф Шәрәфетдиновне күргәч, үзем белән булган хәлләр искә төштеХәния Фәрхи (урыны җәннәттә булсын) янында җырлашып торучы, мин тавышын ярата торган егет кая юкка чыкты соң дигән идем, җитди сәбәбе булган икән. “Адәм белән Һава” тапшыруын карагач белдем. Мин аның исемен дә белми идем. Дәниф Шәрәфетдинов икән. Аны карагач, үзем белән булган хәлләр искә төште. Моннан унөч ел элек, миңа дөнья “караңгыланды”, берни сөендерми, елмаеп булмый, тоташ газап, аңлап та, аңлатып та булмаслык хәл. Шул елны ирем балаларга: “Әниегезне быел хаҗга җибәрәбез”, – диде. Мин андый әйбер белән шаярмыйлар, балалар үзләренә дә җиткерә алмыйлар дидем. Бераз вакыт үткәч, ирем тагы: “Хаҗга бару өчен ниләр кирәген белеш”, – дип, ныграк итеп, ышандырырлык итеп әйтте.
Мин ике ел элек: “Әйдә, хаҗга барыр өчен акча җыя башлыйк”, – дигәч, ул: “Әле койма коймаган, түбә япмаган...” – дип, эшлисе эшләрне санап киткән һәм мин изге сәфәр турында хыялланасы да түгел болай булгач дигән идем. Ирем, миңа әйтми генә, акча җыйган икән (урыны җәннәттә булсын).
Мин барган кешеләрне күрдем, сораштым. Паспорт та алыштырасы икән, анысына кече улым йөртте. Карточкага төшәсе, “паспорт өстәле”нә барасы... Мин бөтен эшкә этеп йөрткән кебек кенә йөрим. Дөнья тонык. Урамда 33 градус җылылык, минем җилкәдә, кием эчендә, умарта капчыгы (умарта өстенә каплап тотылган кычыткан капчык). Арка тир эчендә, тозлы тир... Әлеге авыр хәлдән бер очрак коткарды. Бу турыда мин “Татарстан яшьләре”ндә язган идем (“Сөбеханаллаһ дип эйтә белмәгән кешегә бала күрсәтмәгез”, 6 июнь, 2019 ел).
Мәккәдә дә күз тию кичердем әле мин. Барган көннең икенче иртәсендә үк, ияк астында, үңәч турында, авырту барлыкка килде. Аннан киңлеккә дә, тирәнлеккә дә арта башлады. Бергә барган иптәш хатын – массажчы – миңа үз сәләте белән булышырга теләде. Тик ул кагылуга, кулын этәм, чөнки авырту көчәя. Өшкертеп тә карадым. Мәйдан һаман зурая, авырту гәүдәне иңләп бара. Унөч көн үтте. Башыма бер фикер килде: әллә фәлән апа карадымы икән миңа?
Төннәр буе йоклый алмыйм. Күзне йомып кына чыгам. Иртәнге сәгать 6да шикләнгән апамнан сорадым (алдан Аллаһ Тәгаләдән сорадым инде, тыңласа иде, дип). “Бер чеметем чәчеңне бир әле”, – дидем (хаҗга чыгып китәргә бер атна кала мондый хәлдән шушы юл белән котылган идем). Мин мөрәҗәгать иткән апам: “А-а-ал, мин аның ише нәрсәләргә ышанмыйм”, – диде. Мин аның муен тирәсеннән бераз чәчен кисеп алдым да, яндагы бәдрәфкә кереп, чәчне шырпы белән яндырып, иснәдем. Газаплар шул секундта туктады! Әйтмәгәнем булсын! Бүлмәгә кердем дә, апама, сүземне тыңлаган өчен, рәхмәтләр укыдым.
Мин үзем 34 ел гел күз тию кичерәм. Аның өчен чибәр булу кирәк түгел. Кем булуына карамастан, хәтта балаларымның, оныкларымның күзләре гәүдәмнең берәр урынына тиеп үтсә, шул җир интектерә башлый. Вакыт үткән саен көчәя генә. Бу – авыру сәбәпле организм нык таушалганга шулаймы, иммунитет беткәнгәме, әллә бүтән сәбәп бармы – әйтә алмыйм. Әллә дәрес-сынау микән дим. Үземне кайчак адәм баласы күпмегә түзә ала икәнлеген тикшерү объектымы әллә мин, дип тә уйлыйм...
Дәнифкә өч төрле зыян килгән дип уйлыйм мин (чын дөресен бер Аллаһ Тәгалә генә белә, мин үз тәҗибәмнән чыгып кына әйтәм): егылып имгәнү, егылган урыннан зәхмәт кагылу, күз тию. Күз тию белән зәхмәт кагылуга гади табиб ярдәм итә алмый. “Дәниф үзен өшкерттеме икән?” – дигән сорау туды миндә. Аллаһ Тәгалә аңа терелергә юлларын ачсын берүк, амин!
Мәсгудә. Сарман.
--- |
Иң күп укылган
|