|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2020 Киңәш-табыш
Йолдызлар "Ханский дом" компаниясен сайлый"Ханский дом" төзелеш компаниясе ышанычлы адымнар белән алга атлый. Күп кенә билгеле шәхесләрнең йорт салу кебек җаваплы эшне әлеге компаниягә ышанып тапшырулары да шуны дәлилли. Соңгы арада гына да "Ханский дом" компаниясе танылган җырчы һәм хоккейчы белән килешү төзеде. Җырчы Рифат Зарипов күптән түгел гаиләсе белән компаниянең офисында булды. Ул да өй салу теләге белән янып йөри икән. Һәм менә, үзенең хыялын кичектермичә, йортының проектын төзү һәм аны тормышка ашыру нияте белән, "Ханский дом" компаниясенә мөрәҗәгать иткән.
Шундый ук теләк белән, "Ак Барс" хоккей командасы сакчысы Альберт Яруллин да "Ханский дом" ишеген шакый. Альберт Яруллин "Ак Барс" командасында инде 20 ел уйный. Хоккейдан тыш, ул Казанда үзенең шәхси эшен булдырган һәм волонтер буларак, мохтаҗларга да ярдәм итә.
Менә шундый күренекле шәхесләр тормышларындагы иң җаваплы эшләрнең берсен "Ханский дом" төзелеш компаниясенә ышанып тапшыра. Сез дә йорт салырга планлаштырсагыз, "Ханский дом" ярдәм итәргә әзер. Сезнең өчен идеаль проектны отышлы бәядән сайларга, кирәкле документларны рәсмиләштерергә дә мөмкин биредә. Тулырак компаниянең сайтында таныша аласыз. Инстаграм һәм Вконтакте аккаунтларында соңгы яңалыклар белән танышып барырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|