|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2020 Шоу-бизнес
Гөлназ Солтанова: Икенче тапкыр аерылырмын дип, беркайчан уйламаган идем...Җырчы Гөлназ Солтанованың соңгы елларда клиплары, дуэтлары туып торса да, чыгышлары азрак шикелле. Бу аңлашыла да. — Бер-бер артлы өч бала алып кайткач, төп эшем аларны тәрбияләү булды. Әнием бик булышты, бала караучыга да мөрәҗәгать иткән чаклар бар, — ди Гөлназ. — Иҗатта тукталышлар булып ала инде ул. Ләкин аннан беркайчан тулысынча китмәдем.
— Бүген эстрада тормышыңны элекке кебек актив дип буламы?
— Эстрада минем өчен һәрвакыт хобби булды. Беркайчан да компанияләр белән килешү төзеп эшләмәдем, һәрчак үз кесәмнән түләдем. Мөмкинлек булганда, җырлар сатып алдым, клиплар төшердем, ротациягә җибәрдем. Күңел өчен эшләдем, бу миңа ошый иде.
— Тормышыңда күңелсез хәлләр, югалтулар да булды... Олы кызың Амелия әтисе белән күрешкәлиме? Беренче ирең Илмир белән яхшы мөнәсәбәттә калдыгызмы?
— Амелия, әлбәттә, әтисе белән тыгыз элемтәдә, аралашуларына беркайчан каршы килмәдем, килмәячәкмен дә. Өстәвенә беренче иремнең әти-әнисе белән дә мөнәсәбәтләрем әйбәт. Аларны яратам, якын итәм. Илмир белән дә дусларча сөйләшәбез. Алар гаиләсе тормышыма якын туганнар кебек кереп калды.
— Күптән түгел икенче ирең белән дә аерылыштыгыз. Күңел ярасы төзәләме?
— Икенче ирем белән 2011 елда гаилә кордык. Бер-бер артлы ике улыбыз туды. Тормыш шундый икән ул. Икенче тапкыр аерылырмын дип, беркайчан уйламаган идем... Бу хакта сөйләү җиңел түгел. Әле аз вакыт узды. Икебездә дә ачу-үпкә бар. Яшермим, башта аерылышу турында мин сүз кузгаткан идем. Ә соңгы ноктаны ул куйды. Гаиләне саклап калу өчен азакка хәтле тырыштым. Балалар әтиләре белән элемтәдә тора. Моңа беркайчан каршы төшмәячәкмен.
— Әтиең вафат булгач, әниең Казанга күченде дип беләм. Бөгелмәгә еш кайтасызмы?
— Әти 2012 елда арабыздан китеп барды. Әнинең 55 яшьлек юбилее якынлаша иде. Бәйрәмгә өч көн кала шундый бәхетсезлек очрагы килеп чыкты.
Әнинең хәле яхшы, үзен кулга алырлык көч тапты. Миңа бик булыша. Бөгелмәдә туганнар җитәрлек. Кайткалап йөрибез.
— Үзеңне бер сүз белән ничек сыйфатлар идең?
— Кире кеше, дияр идем (көлә). Бу — миңа каршы эшли торган сыйфат. Әмма кайчак файдасы да тия.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|