|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2010 Җәмгыять
ГАСТАРБАЙТЕРЛАР АВТОБУС ЙӨРТМӘЯЧӘКБүген гомеребезнең шактый өлеше юлда үтә. Шуңа да транспортта куркынычсызлыкны тәэмин итү игътибар үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе. Соңгы елларда бигрәк тә шәһәр җирендә машиналар саны бермә-бер артты. Бу исә, нәтиҗәдә, һәлакәтләр саны үсешенә китерде. Быелның беренче яртыеллыгында гына юлларда 256 кеше вафат булган. Мәскәү метросында булган террор актлары да җәмәгать транспортында иминлек мәсьәләләрен актуальләштерде. 15 июль көнне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында да нәкъ шушы проблемаларга тукталдылар. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов һава, автомобиль, тимер юл, су транспортының бүгенге эшчәнлегенә бәя бирде, бу төр хезмәт күрсәтүдә кимчелекле якларны ачып салды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә республика хылкының 60 проценты иҗтимагый транспорт хезмәтеннән файдалана. Әмма транспорт инфраструктурасы объектларының шактые әле дә мөшкел хәлдә. Аларның күпчелеге 80-90нчы елларда гамәлгә кертелгән, бүген алар 40-100 процентка искергән. Әмма транспортны яңарту эше бик әкрен бара.
Шулай ук проблемалар рәтенә Азат Галиәхмәтов «соры» пассажирлар йөртүчеләрне, транспорт ремонтында контрафакт запчастьләр куллануны, кадрлар әзерләү һәм аларны яңадан укытуны кертте. Ә менә аэропортта машина кую урыннары булмау һәм кичке, төнге вакытта шәһәргә илтүче автобусларның йөрмәвен Равил Моратов кискен тәнкыйть утына тотты.
«Бу проблемаларны хәл итү ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы кулында түгел мени? Ничек оялмыйча парковкалар юк, кичке, төнге вакытта аэропорттан шәһәргә барып җитеп булмый дип сөйли аласыз? Моның өчен зур финанс чыгымнар да таләп ителми бит. Сез менә кимчелекләрне саныйсыз, алар саны тагын да күбрәк булырга мөмкин. Әмма хәл ителә ала торган проблемаларны хәл итәргә кирәк», - дип бурыч куйды Р.Моратов.
Равил Моратов шулай ук җәмәгать транспортын йөртүчеләрне әзерләү мәсьәләсенә кагылды. Белүебезчә, бүген автобусларда Урта Азиядән - Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан килгән мигрантлар эшли. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары моны дөрес хәл түгел дип атады.
«Транспорт йөртүчеләр мигрантлар булганда нинди иминлек турында сүз бара ала. Монда террорчылык куркынычы да, наркотиклар тарату очраклары да туарга мөмкин. Аларның ни рәвешле автобус йөртергә хокук алулары да билгесез. Алар кайда, ничек яшиләр, эшкә йокылары туеп чыгамы - болар билгесез. Ә без шуларга пассажирларны ышанып тапшырабыз», - диде ул.
Аның сүзләренчә, иҗтимагый транспортта үзебезнең егетләр эшләргә тиеш. Армиядән кайткан егетләрне автобус йөртүчеләре итеп әзерләргә кирәк дигән тәкъдим ясалды. Хәрби хезмәттән кайткан авыл егетләре шатлана-шатлана бу эшкә алыначак, дип белдерде Равил Моратов.
ТР эчке эшләр министры урынбасары Евгений Дәүләтшин әйтүенчә, киләсе елга транспорт компанияләре чит илдән 250 кешене эшкә чакырырга рөхсәт сораган. Равил Моратов исә кабат кырт кисеп, автобус йөртүчеләр арасында гастарбайтерлар булмаска тиеш дип белдерде.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|