поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2020 Киңәш-табыш

Нарат бөресе даруларны бәреп ега

Дәвалану өчен нарат бөресен иртә язда, бөреләр ачылганчы җыярга кирәк. Бу вакытта бөреләр кабырчык белән капланган һәм сумала белән беркетелгән була. Әгәр кабырчыклар ачылса, нарат бөресен җыярга инде соң дигән сүз.

Нарат бөресен пирчәткә киеп җыегыз, чөнки сумала кулдан начар юыла.
 
Әзер бөреләрне җиләс бүлмәдә 3 см калынлыктагы тукыма яки кәгазьгә җәеп киптерәләр. Саклаганда да шушы режимны тоту кирәк. Җил яхшы йөри торган, караңгы урында ул ике елга кадәр саклана.
 
Нарат бөресе грипп, салкын тию, йөткерү, бронхит, пневмония, ангина, тонзиллит, фарингит, ларингит, нев-ралгия, ревматизм, подагра, дерматит, экзема, псориаз, кычыткан бизгәге (крапивница) вакытында кулланыла.
 
Нарат бөресеннән төнәтмәләр:
 
1 аш кашыгы нарат бөресенә 2 стакан кайнар су коеп, термоста 1 сәгать төнәтергә, соңыннан сөзеп, көнгә өч тапкыр 1/4 стакан эчәргә. Төнәтмә әчкелтем тәмгә ия, әмма ул йөткерү һәм салкын тиюдән кыйммәтле даруларга караганда яхшырак тәэсир итә.
 
Кан тамырларын чистарту, атеросклероз, бөер авыруларыннан нарат энәсен кулланырга була. 30 гр энәне юып, 1,5 стакан су салырга һәм өстен ябып, 15 минут эмаль савытта кайнатырга кирәк. Суытып сөзәргә һәм өч тапкыр (иртән, әбәдтә, кич белән) эчәрлек итеп бүләргә. Теләгән кеше шикәр комы яки бал куша ала.
 
Нарат бөресеннән ясалган ингаляция сулыш юллары, йөткерү, томау, бронхит, пневмония, тамак авыртканда файдалы. Моның өчен 100 гр бөрегә 2 литр су салып, 5-10 минут кайнатырга һәм юрганга төренеп, шуның парында 15 минут сулап утырырга.
 
Нарат бөресе ваннасы баш авыртканда, нерв киеренкелеге вакытында файдалы.
 
Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга нарат бөресе белән дәвалану тыела. Дәвалана башлаганчы табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
 
***
 
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 28 апрель 2016 № 17

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»