|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2020 Мәдәният
Кариев театрында яңа тавыш конкурсы дәвам итәДуслар, сез "Театр тавышы" конкурсында катнашу өчен аудио яки видео яздырырга онытмадыгызмы? Без көтәбез һәм сез текст уйлаган арада тагын бер кат шартларны искә төшерәбез. 1. Спектакль башланыр алдыннан әйтелә торган текст язарга (татар яисә рус телендә). Аның нинди булуын (креатив, үзенчәлекле, кызыклы) сез хәл итәсез;
2. Сәнгатьле итеп укыганыгызны аудио яки видео форматында инстаграмга урнаштырырга я kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә;
3. Аудио/видео астында #кариевтеатрытавышы хештегы белән текстны куярга;
4. Безнең аккаунтка язылган булу һәм конкурс вакытында үз битегезнең ачык булуы мөһим.
⠀
Бәлки нәкъ менә сезнең текст яки тавыш сәхнә пәрдәсен ачар!
Исегезгә төшерәбез, "Театрның яңа тавышы" конкурсы турында алдарак язган идек https://matbugat.ru/news/?id=28310
--- |
Иң күп укылган
|