поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2020 Мәдәният

Фәнис Җиһаншаның "Зөләйха күзләрен ача" фильмы турында фикере БӘХӘС чыгарды

13 апрель көнне "Россия" каналы "Зөләйха күзләрен ача" фильмын күрсәтә башлады. Бу әсәргә карата капма-каршы фикерләр интернетта бик кызу бәхәс башлауга сәбәп булды. Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның инстаграмдагы посты да шундый полемика тудырды. Аның сүзләрен үзгәртми бирәбез:

"Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀

Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтыратып фикеремне сорадылар. Шуңа күрә кичәге "хатамны" төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул "кулаклар" белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?" дип яза Фәнис Җиһанша.
 
Аңа җавап итеп кайбер интернетчылар үз фикерләрен калдырган:
 
"Беренче серияне карамаган, китапны укымаган килеш нинди фикер алышу ул, карап бетерик әле кинофильмны, хата гына тикшереп утырмыйк, Фәнис әфәнде. Шуңа нәфис фильм бит. Һәркемнең үз фикере, бәхәс дэвам итә"
 
"Мыскыл итү инде бу безнең милләтне. Дизлайк ул фильмына да, китабына да. Чын Зөләйханы, Гаяз Исхакыйныкын карасын иде кеше"
 
"Һәркем үз фикерен генә язсын иде. Кеше өчен җавап биреп утырасыз. Бар да шәпский.. Кайсыгыз секстан башка гына туды соң. Карыйк әле ахырына кадәр. Алдан чапмыйк!"

"Дөрес әйтәсез, карап бетермичә фикерләрен әйтергә ашыгучылар куп безнең... Зур эш башкарылган (моның белән беркем бәхәсләшә алмас). Шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, бераз сабыр булырга кирәк... «Бездә андый кайнаналар булмаган, хайванга кул кутәрмәгәннәр...h.б" диючеләргә башта татар язучыларын укырга киңәш итәр идем. Нәрсә генә булмаган. Дәу әнием сөйләгәннәре искә төшә, мин шуннан куз алдыма китерәм... Шәхсән узем, кичә караганда, геройларның кузләре белән уйный белуләренә, режиссерның алымнарына игьтибар иттем. Куз яшьләрем килде.. Мин тырнак астыннан кер эзләмәдем, безнең илдә булган хәлләр янә кабатланмасын дидем" дип яза укучылар.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 15.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»