|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2020 Мәдәният
Тинчурин театры артистларыннан "Шигъри мизгел" видеоязмаларын карыйсызмы?Шигырь дөньясы авторларга бик бай. Һәркемнең үз яраткан шагыйре һәм шигыре була. Кайвакытта шигырь укырга вакыт җитмиме, иренәбезме, күп шигырьләр укылмый кала. Бу кимчелекне төзәтергә менә дигән вакыт. Тинчурин театры артистларының "Шигъри мизгел" видеоязмалары ярдәмгә килә. Кәрим Тинчурин театры артистлары яраткан авторларының шигъри әсәрләрен тамашачыларга бүләк итә. Л. Саттарованың "Изгелек җирдә ятмый" шигырен Зөфәр Харисов, Р. Миңнуллинның "Син һаман сер" шигырен Эдуард Никитин, Ф.Яруллинның "Дачада" шигырен Лилия Мәхмүтова, Л. Янсуарның "Сагыну илендә" шигырен Гөлназ Нәүмова укылышында тыңлый һәм карый аласыз. "Шигъри мизгел"ләр белән беррәттән, Кәрим Тинчурин театрының архив спектакльләрен дә театрның Ютуб каналыннан карага мөмкин.
Тинчурин театрының рәсми аккаунтларында булачак сәхифәләр афишасын тәкъдим итәбез! Кәефләрегез күтәренке, өйләрегез нурлы булсын!
--- |
Иң күп укылган
|