поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2020 Мәгариф

Тизрәк мәктәпкә барасы иде!

6 апрельдән өлкә мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион рәвештә укулар баш-ланды. Эпидемия шартларында бу мәҗбүри чара. Үткән җомгада өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян, видео-конференция уздырып, укытучыларга һәм ата-аналарга укуларның ничек оештырылуы, Бердәм дәүләт имтиханнары бирү буенча нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде.

Иң элек Виктор Альбертович балалар бакчалары эшчәнлегенә тукталып үтте.
 
- Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин 30 апрельгә кадәр ял көннәре игълан итте. Шунлыктан балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшләячәк, - дип белдерде ул.
 
Дистанцион укуларга килгәндә, дәресләрнең бер өлешен укытучылар видеоэлемтә аша (Skype яисә Discord) бирәчәкләр.
 
- Россиядә “Цифрлы белем бирү мохиты” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әмма укытучыны бернинди программа да алыштыра алмаячак. Шуңа күрә яңа яисә укучыда кыенлык тудырган темаларны укытучы интернет аша аңлатачак. Ата-аналар җыелышлары да онлайн-режимда уздырылачак, - дип сөйләде министр. Ә дәресләрнең бер өлешен “Якласс”, “Российская электронная школа”, “Яндекс.Учебник” кебек белем бирү контенты платформаларында балалар үзләре өйрәнәчәкләр. Өйләрендә компьютер яисә интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган балаларга биремнәрне язып бирәчәкләр.
 
- Карантин уку программасына йогынты ясый алмаячак. Балалар каникулларга үз вакытында китәчәкләр, - дип белдерә Виктор Акопьян.
 
“Укытучыга йөкләнгән эш күләме һәм хезмәт хакы үзгәрәчәкме?” - дигән сорауга министр: “Цифра мохиты педагоглар өчен яңалык түгел, онлайн-белем бирү технологияләре күптән инде гамәлгә ашырыла башлады. Бөтен педагоглар да онлайн укыту технологияләре буенча курсларда укып, квалификацияләрен күтәрделәр. 2019 елдан башлап, төбәкнең бөтен мәктәпләрендә дә электрон журналлар алып барыла. Димәк, укытучыларның эше артмаячак, бары тик яңа эш формаларына җайлашырга гына кирәк булачак. Педагогларның хезмәт хакына килгәндә, анда да үзгәрешләр булмаячак. Өстәмә түләүләр дә үзгәрешсез калачак”, - дип җавап бирде. Моны Виктор Акопьян шәхсән үзе күзәтеп барачагын вәгъдә итте.
 
Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм ата-аналарны Бердәм дәүләт имтиханнары бирү мәсьәләсе борчый.
 
- Быел каникуллар озакка сузылды, балалар темаларны үзләштерергә өлгермәсләр, дип борчылалар ата-аналар. Беренчедән, дистанцион уку ярдәмендә без программаны “басып җитәчәкбез”. Икенчедән, имтиханнар соңгы уку елы программасы буенча гына түгел, ә бөтен мәктәп курсы буенча уздырыла. Шуңа күрә Бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) уздырмау турында сүз дә юк. Дистанцион рәвештә генә уздырылачак, дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килми. Бары тик сынаулар ике атнага соңрак (БДИ – 8 июньдә, ә ТДИ – 9 июньдә) башланачак, - дип белдерде Виктор Акопьян.
 
Мәктәпләрдә җәйге лагерьларны ачу мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән.
 
- Җәйге лагерьларны ачуга төбәк тулысынча әзер. Бюджет та, оештыру эшләре дә күптән планлаштырылган. Ә менә коронавирус таралышы ничегрәк булыр, Роспотребнадзор рөхсәт бирерме, юкмы – анысы әлегә билгесез”, - дип сөйләде Виктор Альбертович.
 
Әйе, министр күзлегеннән караганда, дистанцион укуларның бернинди кыенлыгы да юк. Бар да гади, аңлашыла кебек. Ә менә ата-аналар һәм укытучылар бу турыда нәрсә уйлыйлар икән?
 
Рәмзия ШИҺАПОВА, Тольяттиның 82 санлы мәктәбендә рус теле укытучысы:
 
- Чынлап та, педагоглар квалификацияләрен даими рәвештә арттырып торалар. Шулай да, берничә дәрес эчендә генә заманча технологияләрдән кулланып эшләүнең үзенчәлекләрен өйрәнеп бетеп булмый бит. Онлайн-дәресләр башлыча олы яшьтәге укытучыларда кыенлык тудыра.
 
Бүген һәр өйдә компьютер бар. Ә менә гаиләдә мәктәп яшендәге берничә укучы булганда нишләргә? Мәсәлән, минем сыйныфта 4 балалы гаилә бар. Шушы дүрт баланың икесе әле башлангыч сыйныфта гына укыйлар. Димәк, аларга онлайн-дәресләр вакытында әти-әниләре ярдәм итәргә тиеш. Ә бу вакытта өлкәннәр эштә булса, балаларга нишләргә? Минемчә, шундый нечкәлекләр уйланылып бетмәгән әле. Шул ук вакытта мәгариф министрлыгын да аңларга була. Илдә генә түгел, бөтен дөньяда шундый форс-мажор хәл булган-да, онлайн-укулар - иң дөрес юл.
 
Әлфия ГАРИФУЛЛИНА, хуҗабикә:
 
- Улым икенче сыйныфта укый. Ата-аналар баштан ук Skype аша онлайн-дәрес алып бару мөмкинлегенә шик белдерделәр. Укытучыбыз белән сөйләштек тә, ял көнендә онлайн-дәрес уздырып карадык. Беренче минуттан ук моның мөмкин булмавы ачыкланды. Беренчедән, интернет начар эшли, вакыт-вакыт дәрес өзелә. Икенчедән, балалар югалып кала, нәрсә эшләргә белмиләр. Өченчедән, уку процессын контрольдә тоту өчен бала янында өлкән яшьтәге кеше булырга тиеш, чөнки балалар Skype белән әле эшли белмиләр, шук балалар моны уен дип кабул итәләр, шаяра башлыйлар. Кая инде монда дәрес алып бару?! Шуңа укытучыбыз белән ки-ңәштек тә, башка юлны сайларга булдык. Ул безгә электрон почта аша биремнәр бирә. Укытучы балаларның эш нәтиҗәләрен шуннан тикшерә.
 
Дамир ШӘРӘФЕТДИНОВ, Самара дәүләт аэрокосмик университетының 1 курс студенты:
 
- Студентлар болай да материалларның күп өлешен мөстәкыйль өйрәнә. Бәлки, шуңа да миндә дистанцион укулар бернинди кыенлык та тудырмый. Кайбер дәресләр онлайн режимда бара. Мөгаллим – безне, без аны күрәбез, сораулар бирсә, без җавап бирәбез. Кайбер темалар буенча язма эш тә булгалый. Иртән торып университетка йөгерәсе юк, шунысы рәхәт. Шулай да иптәшләрем белән аралашу җитешми. Тизрәк укулар башлансын иде!
 
Ышанырга да кыен, әмма мәктәп балаларының да күбесе шундый ук теләктә. “Өйдә утырып туйдык. Укытучыбызны, сыйныфташла-рыбызны сагындык. Бу яллар бетәме инде юкмы?” – дип зарланалар. Ата-аналарда да дистанцион укулар оптимизм тудырмый. “Җавапларга караганда, сораулар күбрәк”, - диләр.
 
Яңа эш гел шулай инде, күнегү кирәк. Сүз уңаеннан, дистанцион эшне оештыру нечкәлекләре белән ата-аналар үзләренең белем бирү учреждениесе сайтында таныша алалар. Анда «кайнар линия» телефоннары да күрсәтелергә тиеш. Сорауларыгыз булса, оялып тормагыз, шалтыратыгыз. Уңышлар сезгә, хөрмәтле укучылар һәм ата-аналар!
 
* * *
 
9 апрельдә Рособрнадзор башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Мусаев 9нчы сыйныфны тә-мамлаучылар бары тик математика һәм рус теленнән генә аттестация узачаклар, дип хәбәр итте.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 13.04.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»