|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2020 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова: “Килеп алсыннар, бушка” (ВИДЕО)Җырчы-артистлар өйдә утырганда җырлап, онлайн-концерт куеп кына көн үткәрә дип уйлыйсызмы? Әнә, Илсөя Бәдретдинова буш вакытта медицина битлекләре тегә башлаган. 100 данәне тегеп бетергән, бу битлекләр шушы көннәрдә авылдашларга бушка таратылачак, дип хәбәр итте җырчы үзенең “Инстаграм”дагы сәхифәсендә. Хәзерге вакытта Илсөя Бәдретдинова Лениногорск районы Иске Шөгер авылында. Аның белән без дә элемтәгә кердек.
− Моны әллә ни зур, мактанырлык эшкә санамыйм, бары тик кулган килгәнчә ярдәм итәсем килде. Һәрбер авылга, районнан шундый эш кушылган, 300 данә маска тегәргә кирәк. Авыл халкының эше гомер-гомергә күп бит инде, моңа вакыт та җитмәскә мөмкин. Безнең авыл советы рәисе Лилия апа Шиһапова белән сөйләштек тә, үзем тегәргә булдым. Әлегә йөзне тектем. Битлек өчен материалга килгәндә, анысы үзем сатып алган түгел, районнан биргәннәр. Мин тегеп, чыгарып кына бирүче. Кемгә кирәк, авыл советыннан килеп алсыннар, бушка. Мөмкинлеге булмаганнарга волонтерлар илтеп бирәчәк. Бүген кичтән икенче йөзлекне тегә башлыйм, Аллаһ боерса. Авырмыйк! Өйдә утырыйк! – дип уртаклашты Илсөя Бәдретдинова.
--- |
Иң күп укылган
|