поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2010 Мәдәният

ҺАМАН “ӘПИПӘ“ГӘ ТЫПЫРДЫЙБЫЗ

Безнең халык: “Бие, бие Хәйбулла, биегән кеше бай була”, – дип такмакларга ярата. Әмма никтер биеп череп баеган кешене генә күргән юк. Һаман да эстрада казанында җыр сузучылар кесә калынайта. Безнең бию сәнгатебез тиешенчә өйрәнелеп җитмәгән әле. Һаман да шул “Әпипә”гә, “Чабата”га тыпырдыйбыз. Ә менә яшь биюче Нурбәк Батуллин татар биюе белән һич кенә дә канәгать түгел. Талантлы егетнең Камал сәхнәсендә узган концертын карагач, аның фикерен белү, күңел кылларын тартып карау өчен үзе белән гәп корырга уйладым.

– Гадәттә, без биючеләр концертын биюдән генә торган тамаша дип күзалларга күнеккән. Биредә бию сәнгате, гомумән, татар биюе хакындагы фәлсәфи уйларны, әйтелмәгән фикерләрне тамашачыга җиткерүең синең кү­ңелдәге хисләр идеме ул?

 

– Минем генә фикер дип әйтеп булмый, бүгенге яшь буынның да фикере бу. Спектакль-тамашаның ике максаты бар иде: берсе – күңелне әрнеткән фикерләрне тамашачыга җиткерү булса, икенчесе – унбиш биюдән торган репертуарымны халыкка күрсәтү теләге күптәннән яшәп килә иде.

 

– Татар биюе хакында шактый гына тәнкыйди фикерләр ишетергә туры килде. Безнең бию дөньяда иң матуры, дип күкрәк киереп йөргән булабыз. Бактың исә бию сәнгате белән күрше башкортлардан да калышабыз икән әле. Әстерхан, Кырым, Себер, Казан татарлары кебек төрле төбәкләргә сибелгән милләттәшләребезнең бөеклеген күрсәтерлек бию, чыннан да, юкмыни соң безнең?

 

– Беләсезме, аның төп сәбәбе тарих белән бәйле. Совет заманында хәнҗәрле, кылычлы биюләрне куярга рөхсәт итмәгәннәр. Сез нәрсә, урыска каршы кылыч күтәрәсезме, дигән фикерләрне балетмейстерларга турыдантуры әйткәннәр. Әлбәттә, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә матур биюләр бихисап. Репертуарда “Казан кунаклары” дигән бию бар. Дәүләт ансамбле нәкъ менә шул татар биюе үрнәгендә алга атларга тиеш иде. Әлеге дә баягы совет заманындагы кысрыклау аркасындамы икән, ул юлдан китмәде. “Казан кунаклары” биюендә милләтебезгә хас бөтен байлык тупланган. Дөрес, керәшен, Әстерхан, Казан татарлары биюләренең һәрберсе үзенчә матур. Әмма шуларның иң яхшы хәрәкәтләрен туплаган һәм иң яхшы энергетикасын җыйган, бөтен татар биюенә баш булган бию яшәми. Милли киемгә дә зур игътибар бирергә кирәк. Концертта Әхмәт Кәлимуллин куйган “Татар егете” биюен башкарган идем. Дөрес, ул дәүләт ансамбле репертуарына да кертелгән, ләкин аны тугыз-унбер кеше бии. Мин берникадәр үзгәреш кертеп, аны тамашачы хөкеменә тапшырдым.

 

– Шулай да татар биюе нинди булырга тиеш соң инде ул? Нәрсә җитеп бетми безгә? Шәхсән үзең аны нинди якка үзгәртер идең?

 

– Биюне күңел ачу чарасы дисәләр дә, биредә халыкның бөтен холык-фигыле салынырга тиеш. Кызлар алдында үзен күрсәтергә теләгән егет нинди була? Анда бит ике егет арасында тәкәбберләнү, әтәчләнү хисе дә калкып чыгарга тиеш. Үзара иҗатлаштырылган көрәш элементларының чагылуы зарур монда. Гафу итегез, безнең кием чегән костюмына охшаган. Егет кеше яшел, кызыл күлмәк, мескен түбәтәй киядимени? Без бит империя тоткан халык, без барысына да баш булганбыз. Соңгы 500 елда гына мескен хәлдә. Күрәсең, шул мескенлек биюдә дә чагылыш тапкан. Кызганыч, күп сәнгатебезне югалттык инде.

 

– Һаман бер урында таптанып тору, урыслашу яңа буын яшьләренә нык тәэсир ясый. Киләчәктә сәнгатьне нәрсә көтә?

 

– Мәсәлән, минем милләтпәрвәрлегем геройларга карап пәйда була. Безнең сәнгатьтә яшь буын арасында герой итеп куярлык талантларыбыз юк. (Элеккеге буын турында әйтмим.) Мин – шәһәр мохитендә тәрбияләнгән татар баласы. Сәнгатьтә үземнең зәвыгым бар. Герой итеп куярлык татар биючесе юк. Кавказ биюен караганда минем тәннәрем чемердәп китә. Татар биюе дә шундый булырга тиеш.

 

– Син бит М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшлисең. Соңгы елларда, татар спектакльләре, анда уйнарлык милли рухлы яшь талантлар юк, дип аһ орабыз. Син үзең дә “Шүрәле” балетында биисең. Бервакыт театр җитәкчелегеннән: “Чит илдә “Шүрәле”не дөнья классик балетлары кебек кабул итеп бетермиләр”, – дигән фикер колагыма эленеп калган иде. Гастрольләрдә йөргән артист буларак сәбәбен бәлки син аңлатырсың.

 

– Монда сәбәпләр берничә. Милли балетның да дөнья классикасы белән беррәттән торырлык биюләре булырга тиеш. Куелуы, сценаграфиясе, башкаручылары иң югары дәрәҗәдә булуы бик тә мөһим. “Шүрәле”нең куелышын камил дип әйтә алмыйм. Чөнки чагыштырырлык башка балетыбыз юк. Аны мөмкин кадәр сәхнәдә саклап калырга тырышалар. Ә менә музыкасы Чайковский әсәрләре белән беррәттән торырлык дип мактанырга була. Монысына тел-теш тидерерлек түгел. Сюжеты, куелышы аксый төшә, әлбәттә. Костюмнар да ошап бетми.

 

– Концерттагы биюләрне караганнан соң, репертуар сайлауга бик тә талымлы икәнсең, дигән фикер уянды. Күбрәк Интернетта казынасыңмы, әллә инде фольклор үзәгендәге архив материалларга таянып эшлисеңме?

 

– Аларның күбесен хореография училищесында укыганда ук өйрәндем. Хәзер инде үзем эзләнәм, үзем биюләр куям. Авыр хәрәкәтләр өйрәнергә тырышам. Танылган биюче, ансамбль җитәкчесе Игорь Моисеев һәрбер халыкка үзенчә һәйкәл салды. Аның репертуарына бөтен дөнья халыкларының биюләре сыйган. Һәрберсен үрнәк итеп куярлык. Аның үз фикерләү ысулы бар. “Татарочка” дигән биюдә без гадәтләнгән бер генә хәрәкәт тә күрмәдем мин. Ул бик тә шәп номер. Игорь Моисеевның бию хәрәкәтләрен үрнәк итеп алырга тырышам.

 

– Классик балетта үзеңнең остазың итеп Рудольф Нуриевны күрергә теләгәнеңне яхшы беләм. Әмма бүгенге заман белән бергә бию сәнгате дә үзгәреш кичерә, хәзерге вакытта “оча торган татар”ның бию алымнарын эталон итеп алып булмый дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Моңа син ни әйтерсең?

 

– Заман үзгәрү белән яңа хәрәкәтләр, яңа тенденция калкып чыга. Дөрес, Рудольф Нуриевның төрле язмаларын карарга туры килде. Аның бит көнаралаш спектакльдә биегән вакытлары да булган. Арыган кыяфәт чагылып китә, әлбәттә. Әмма күп спектакльләрендә аның башкаруындагы сыйфатлы биюләрне ассызыкламый булмый торгандыр. Ул бүгенге көндә дә заман таләпләренә туры килерлек биюче була алыр иде.

 

– Бүген бию сәнгатен кысрыклау юк. Җаның теләгәнен башкара аласың. Синең үзенчәлекле, ирекле биюгә корылган ансамбль төзергә исәбең юкмы?

 

– Бу – минем хыялым хәтта. Без карарга күнеккән биюләргә хас булмаган үзенчәлекле татар биюен куярга исәп бар. Дөрес, бу халыкта каршылык тудырачак. Кем белә, бәлки 50 елдан соң популярлашып китәр. Башкорт биюе дә андый булмаган бит. Фәйзи Гаскәров аны шундый хәрәкәтләр белән тамашачыга җиткереп калдырган. Без исә асылы шулай булган дип күзаллыйбыз.

 

– Нишләптер татар биюен дәүләт ансамбле кысаларында гына саклап калганбыз. Ялгыз биючеләргә көндәшләр юк. Аларның саны берәм-сәрәм генә. Ә җыр сәнгатендә көндәшләрне санап бетерлек түгел.

 

– Тагын Кавказ халыкларын искә алам инде. Алар балаларын тәпи йөри башлаганда ук биергә өйрәтә. Кавказларда егет кеше бии белергә тиеш. Бу – гаиләдәге канун. Борынгы заманда әти улын ничек уктан атарга, кылыч белән сугышырга өйрәткән булса, милләтеңне дә биюдә яклый белергә тиешсең. Аның миссиясен без төшенеп бетерә генә алмыйбыз әле.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 145 | 17.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»