поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
11.04.2020 Җәмгыять

Зиратларга баруны тыярга: Хөкүмәтнең яңа карары

Россия Хөкүмәте карары белән кешеләрнең үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеге расланды. Аңа эндокрин система, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәреш кертә торган карарны имзалады. Документ эре система барлыкка китерүче оешмаларга эшне яңадан башларга рөхсәт итә һәм зиратларга баруны вакытлыча тыя. Карар тексты Татарстан хокукый мәгълүмат порталында бастырылган, дип яза Татар-информ.
 
«2020 елның 11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр зиратларга бару тыела, бары тик күмү хезмәтләрен рәсмиләштерү һәм матәм тантаналарында катнашу рөхсәт ителә. Матәм чарасында бер үк вакытта 20дән артык кеше катнаша алмый», диелә документ текстында.
 
Яңа карар белән Россия Президенты Владимир Путинның «Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» боерыгы кагылмаган оешмалар исемлеге киңәйтелгән. 13 апрельдән башлап өзлексез эшләүче оешмалар өчен товарлар ташучы, эшләрне башкаручы һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларга эшне башлау рөхсәт ителә.
 
Шулай ук Россия Хөкүмәте карары белән кешеләрнең үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеге расланды. Аңа эндокрин система, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән.
 
Аерым алганда, кискен лейкоз, яман шеш, хроник миелолейкоз кебек чирләре булган кешеләр мәҗбүри рәвештә үз-үзләрен изоляцияләү режимын сакларга тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләүне шулай ук әгъзаларын һәм тукымаларын күчереп утырту операциясен, шулай ук сидек-җенес системасы авыруларын кичергән татарстанлыларга үтәргә кушылган.

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе