|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2020 Әдәбият
Ленар Шәех киңәш итә. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәрриреннән китапларга күзәтүБүгенге көндә китап укучыларга сайлау мөмкинлеге бик зур. Нинди китапны алырга,кайсы авторны сайларга? Укучыларга уңайлырак булсын өчен, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех берничә китапка күзәтү ясый. Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән китапларның кайберләренә баш мөхәррир аерым тукталып китә: Г. Исхакый "Ике йөз елдан соң инкыйраз" җыентыгы, Р. Сүлти "Мөсафир" китабы һәм балалар өчен "Табигать күренешләре энциклопедиясе". Һәр китап турында тулы мәгълүмат һәм анда кергән әсәрләр турында җентекле күзәтү ясалган. Бу китапларның электрон вариантын Татарстан китап нәшрияты сайтыннан хәзер үк укырга мөмкин. Басма китапны кулыгызга тотып укыйсыгыз килә икән, сайтта заказ бирергә була. Яисә хәзер үк инстаграмда директка яза аласыз!
--- |
Иң күп укылган
|