• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.04.2020 Язмыш

“Әни” дип әйтмәячәкмен!” (Үзе дә үги әнисе язмышын кабатлады)

Әтисе Нәкыя исемле хатынга өйләнгәндә Вәлидәгә сигез яшь тулып кына киткән иде. Үги әнинең тәне генә каракучкыл түгел, холкы да “ак” булмады. Әтиләренә бер-ике тапкыр әләкләшеп тә караганнар иде, үзләренә генә өлеш эләкте.

Хәер, дүрт балалы тол иргә ризалашып килгән хатыннан гаеп эзләргә аның ул вакытта батырчылыгы да җитмәгәндер. “Кем тапкан, шул карасын”, дигән сүзләр хак булса да, дөнья без дигәнчә гынә бармый икән шул. Иң газаплысы — үги әниләренең атлаган саен: “Сез яхшы булсагыз, әниегез үлмәс иде, сез начар булганга, тыңлашмаганга китеп барган ул”, – дип кабатлап торуы булгандыр. Тәннәрен түгел, җаннарын имгәтте бу сүз аларның. Тора-бара аларда: “Әллә чынлап та без гаеплеме әниебезнең үлемендә?” – дигән фикер туа башлады. Алай дисәң, үпкә чире белән китеп барганын бөтен кеше белә...
 
Балаларга февраль кояшы кебек караса да, “Кара” хатын әтиләре белән начар мөнәсәбәттә булмады. Йортта талаш-гауга мазар булганын хәтерләми Вәлидә. Аш-суга бик оста булуы да моның бер сәбәбе булгандыр. Сүзгә саран әтиләре аның пешергән ашларын мактый-мактый ашаганын әле дә хәтерли Вәлидә. Хәтта бераз көнләшеп тә куя иде. “Тел йотарлык” итеп тәмле әзерләргә өйрәнәсе килгәне әле дә хәтердә. Тик үги әниләре кухня тирәсенә беркемне дә якын китермәде. “Ир-егет йөрәгенә юл — ашказаны аша” дигән кагыйдәне яхшы үзләштереп килгән булып чыкты ул. “Кара” дигән кушаматы булса да, чисталык, пөхтәлек яратты үги әниләре. Өйдәге бердән-бер кыз бала буларак, бу эштә Вә­лидәгә “җигелергә” туры килде. Шу­ның аркасында дәресләрен әзерләргә дә җитешмәгән чаклары аз булмады. Тик үги әнисе яныннан шәһәргә укырга кереп кенә котылачагын аңлаган­лыктан, ничек итсә итте – өлгергәнлек аттестатына “өчле” билгесен кунаклатмады.
 
Вәлидәнең көндезге бүлеккә укырга керү хыялы челпәрәмә киләсе, китап­ханәчеләр әзерли торган уку йортына имтиханнар тапшырып кайтып, конкурс нәтиҗәләрен көткән көннәрдә билгеле булды. Ике яшькә кечерәк энесе юл фаҗигасенә тарып, урын өстенә калыр дип башына да китермәгән иде. “Үлеп китсәң яхшырак булыр”, дигәне йөзенә язылган Нәкыяне күреп телгәләнгән йөрәге аңа һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ туганын калдырып китәргә ирек бирмәде. Җитмәсә, аллы-артлы гына хәрби хезмәткә киткән абыйларына да кайтырга елдан артык вакыт бар иде...
 
– Утыз биш яшеңдә бер дә өйлән­мәгән егеткә чыгармын дисеңме әл-лә?
Вәлидә дертләп китте. Уйларына уралып, җиңгәсе белән аллея буйлап атлаганын бөтенләй истән чыгарып җибәргән ләбаса!
– Эш анда түгел, җиңги.
– Соң, нәрсәдә, алай булгач?
– Кызы кабул итәрме димен?
– Тапкансың кайгырыр нәрсә! Әллә аңа әнисез рәхәт дип беләсеңме?
– Шулай да бит, ләкин, үзең беләсең, мин — үги әни белән үскән кеше. Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең нәрсә икәнен китаптан укып кына, я булмаса, кинодан карап кына белмим.
– Кит инде, үзеңне әнкәй белән чагыштырып торма. “Кара” дип әллә бер дә юкка йөртәләрме үзен? Авылның яртысы каракучкыл, ләкин берсенә дә андый кушамат тагылмаган.
– Аны да аңларга була инде, җиңги. Бөтенләй үк начар да булмады бит. Соңгы елларда бигрәк тә, барыбызга да бик ачык.
– Ачык тормыйча, кадер-хөрмәт-тән башы чыкканы бармыни? Әткәй дә хәзер пенсиядә булгач, янында бөтерелеп кенә тора.
– Берүк шулай икесе тигез булып яшәсеннәр инде, авырлыклар китер-мәсен Ходай!
– Ярый, Вәлидә, син үзең турында уйла әле аз гына булса да. Җиңгәң димли икән, димәк, барырдай кеше. Ун ел бергә эшләгәч, азрак кемнең кем икәнен чамалый торганмындыр. Газинур Сабировичка кияүгә чыгарга егерме яшьлек студент кызлар тезелеп тора, бик беләсең килсә. Хатыны исән чагында берничә тапкыр бездә кунакта бер табында утырдыгыз ич. Итагатьлелеген, тәрбия­леле­ген үзең дә искә алган булган­сыңдыр. Иң мөһиме — синең турыда сүзне ул үзе кузгатты. Бер карап торган кызы бар инде, бер дә күпсе­нерлек түгел. Урысча әйтсәк, то, что надо!
 
Вәлидә дәшмәде. Сафия җиңгәсе аның дәшмәвен ризалашу дип кабул итте.
– Алай булгач, Газинур Сабировичны иртәгә үк үзебезгә чакырам, кай­тып киткәнче очрашып, бер карарга килегез.
Белем камилләштерү курсларына укырга килгән Вәлидә, шулай итеп, башкалада кияүгә чыгып калды.
 
Ир белән гаилә тормышына да, балага өйрәнеп китү дә җиңелдән булмады, әлбәттә, Вәлидәгә. Кечкенә генә шәһәрдә үз эшенә, коллективына, үзенең аерым бер бүлмәсенә күнеккән Вәлидәгә моңа кадәр коенмаган диңгезгә кереп чумарга туры килде. Гәрчә иң беренче танышкан көнне үк: “Ачуланмагыз, мин сезгә “әни” дип әйтмәячәкмен, сез дә миңа “кызым” димәгез”, дип кисәтсә дә, Газинурның кызы Гүзәлне булдыра алганча якын итәргә тырышты.
 
Зур тизлек белән үзгәрешләр чоры кичерүче, кешеләр арасында гына түгел, ата-аналар белән балалар арасында киеренке мөнәсәбәт­ләр булып торган заманда аларга да бер гаилә булып китү җиңел булмады. Иң беренче каршылык дәрес­ләр әзерләгәндә килеп чыкты. Авыл мәктәбен, читтән торып техникум тәмамлаган Вәлидәнең башкаланың иң көчле гимназияләренең берсендә бишенче сыйныфта укып йөрүче кызның өй эшләренә теше үтмәде.
 
“Әни белә иде барысын да...” Кандидатлык диссертациясе яклаган галимәнең белеме белән бер үлчәүгә салырлыкмы соң Вәлидәнекен? Күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, белә ич ул моны. Бәхәсләшеп, исбат итәргә дә җыенмый. Йә, Ходам, бер бәхетең булмаса, эшләп тапкан акчаңны да бирмиләр, дигәннәре тагын ишек кага түгелме соң? Шулай да Вәлидә Гүзәл каршында үзен түбән төшер­мәслек көч тапты, авыр сүз әйтмәс өчен иренен канатканчы тешләде...
 
Кичен, оят булса да, Газинурга бу турыда әйтмичә булдыра алмады. Мәсьәлә шунда ук бер авырлыксыз чишелде. Белми мактамаган икән җиңгәчәсе аның булачак ирен. Газинур кызының дәресләрен үз өстенә алды. Гүзәл болай үзе дә бик тырыш һәм башлы, уку аңа җиңел бирелә иде. Тик менә математика фәненнән генә азрак ярдәм кирәк, анысы да бик еш түгел. Шулай да Вәлидә, Газинурга аркаланып, Гүзәлгә кул селтәмәде, өй эшләрен күзәтү астында тотты. Аның үзенә дә яңа белем-нәр үзләштерү кызык була башлады, кайбер аңламаган нәрсәләрне кыздан сорарга да оялмады.
 
Беркөнне Вәлидә эштән кайтуына суыткычта Гүзәл ясап куйган салатларны күргәч, сөенеченнән нишләргә белмәде. Кичә әзерләп куйган пылауны җылытырга плитәгә утыртты да, чәй янына печеньелар пешереп алырга булды. “Туктале, Гүзәлне дә чакырыйм әле, өйрәнсен”, – дип, зал ягына чыкты. Ә анда, ни күзе белән күрсен, Гүзәл диванга капланып елап ята иде. Вәлидә каушап калды. Моңа кадәр елауга барып җиткәннәре булмаган иде ич әле! Үзе дә шушы мизгелдә Гүзәл янына ятып, акырып елап җибәрүдән чак тыелып калды.
 
– Ни булды, Гүзәл?
Җавап кайтаручы булмады. Вә­лидә, диван каршына тезләнеп, кызның чәчләреннән сак кына сыйпады. Сулкылдап әйтелгән сүзләрдән Вәлидә Америка ачкандай булды: “Әни булса, салат эшләгәнгә мине мактаган булыр иде. Ул һәрвакыт мактый иде. Сез... таш кебек, бернәр­сә дә күрмисез дә, тоймыйсыз да!” Менә бит бала күңелендә нәрсә яткан! Ә ул Гүзәлнең һәр уңышына эченнән генә сөенеп йөри. Нишләп башка килмәгән соң кычкырып әй­тергә, ә? Вәлидәнең күзләрен­нән атылып чыккан кайнар яшьләр акты да акты. “Каян белим соң мин шулай тиеш икәнен? Мине кем мактаган да кем үсендергән?! Моны эшләргә кирәк, тегене эшләргә кирәк, дигәннән башка тагын нәрсә ишетеп үстем соң? Ун яшемнән кулларымны сызлатып сыер җиленен тартканга да, көчем җитәр-җитмәс олы мистә ипи басканга да, бәләкәй генә җилкә­ләремә олы өй эшләрен күтәргәнгә дә, җәй буе бакчада чүп утаганга да, көз көне ир туганнарым белән ярышып чөгендер алганга да, яз көне бакчага тирес чыгарганга да, ачы челләдә аланнарда чиләк-чиләк җиләк җыйганга да, билләр язылмаслык булып катканчы кер юганга да, сыйныфташларым рәхәтләнеп студент булып йөргәндә түшәктә ярдәмгә мохтаҗ булып, күзләремә мөлдерәмә карап яткан энемне караганга да рәхмәт әйтүче булмады бит миңа, булмады! Каян белим, шулай булгач?!”
 
– Гафу итегез, мин бит боларның берсен дә белмәдем...
– Ә? Нәрсәне белмәдем, дисең?
– Әле генә сез сөйләгәннәрне.
– Мин үзалдыма гына уйлаган кебек идем, кычкырып әйттеммени?
– Әйе, әни! Кичер берүк, яме!
– Әни?! Әни, дисеңме, кызым?!
– Әйе, әни!
– Кызым! Балакаем минем!
 
Вәлидәнең шул мизгелдә йөрәк астында беренче тапкыр үзе турында белдереп, берничә ай тоемлап йөр­гән сабые тибеп куйды. Ул: “Балакайларым минем!” – дип, Гүзәлне тагын да ныграк кочагына кысты.
Люция Әблиева.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar