• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

10.04.2020 Җәмгыять

Коронавирус мөселманнарны җирләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертте

БДБ илләре мөфтиятләре коронавирустан үлүчеләрне соңгы юлга озатуга бәйле фәтвалар чыгарды. Башка сәбәптән үлүчеләрне күмүдә дә үзгәрешләр бар.

Коронавирустан үлүчеләр саны мөселман илләрендә дә арта бара. Аеруча Иранда корбаннар күп. Коронавирустан үлгән мөселманнарны җирләүгә дә яңа тәртипләр керде. Мисал өчен, БДБ илләренең кайберләрендә, Татарстандагы кебек, мөфтиятләр махсус фәтвалар чыгарды. Саклану йөзеннән, башка сәбәптән вафат булучыларны да шул ук тәртиптә күмәләр.
 
Коронавирус тарала башлаганнан бирле Татарстан һәм Башкортстанда ике, Оренбурда бер татар кешесе табутта җирләнде. Казанда вафат булган ханымда коронавирус булуы икеле, әмма хастаханә табиблары саклык чаралары күрелергә тиеш дип аңлатып мәрхүмнең гәүдәсе махсус саклану тукымасына төрелеп табутка салыначак дигәннәр.
 
Уфада хастаханәдә үлгәннән соң коронавирус ачыкланган 80 яшьлек ханымның (җырчы Әнвәр Нургалиевның әнисе - ред.) җәсәден шулай ук хастаханәдән табутта биргәннәр. Табутны ачу тыела. Аны җирләүдә бары ун гына кеше катнаша алган. Җирләгәнне Әнвәргә машинадан гына күзәтергә рөхсәт ителгән.
 
Изоляцияне истә тотып, Уфада җирләү белән шөгыльләнүче хезмәт күмүне онлайн күрсәтүне тәкъдим итә. "Урал. МБХ медиа" язуынча, ул бушка күрсәтеләчәк.
 
"Безнең социаль челтәрләрдә үз аккаунтларыбыз бар, шуннан карап булачак. Шулай ук җирләүне видеога яздырып туганнарына бирә алабыз", дигән "УфаРитуал" хезмәте вәкиле Александр Морозов.
 
Мөселманнар күпчелектә яшәгән БДБ илләрендә коронавирус чорында җирләү нечкәлекләренә зур игътибар бирелә. Рәсмиләр сүзләренчә, Таҗикстан һәм Төркмәнстанда коронавирустан авыручылар юк һәм шул сәбәпле, анда әле нинди тәртиптә җирләү мәсьәләсе тумаган. 9 апрельгә Үзәк Азиядә, аерым алганда Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстанда коронавирустан 14 кеше үлгән. Казакъстанда үлгән беренче кешене аеруча зур әзерлек белән, барлык иминлек таләпләрен үтәп күмделәр. Хәтта каберне дә тирәнрәк казыдылар.
 
Билгеле булганча, мөселманнарны соңгы юлга озатканчы юып, кәфенләү тиешле. Әмма вирус таралу ихтималыннан чыгып, мөселманнар бу тәртипкә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр. Мөфти фәтваларында бу хакта әйтелә.
 
Әмма хәзер башка сәбәптән үлүчеләрне җирләү дә сораулар тудыра башлады. Мисал өчен Кыргызстанда гомрәдән кайткач вафат булган 82 яшьлек ханымда сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус булмавын әйтсә дә, аны әлеге вирустан үлүчеләрне җирли торган тәртип нигезендә күмгәннәр.
 
"Гомрәдән кайткач аны обсервациягә урнаштырдык. Аннары клиника барлыкка килгәч, хастаханәгә салдык. Коронавируска анализ алдык, ул расланмады. 12 көннән тагын бер тапкыр алырга тиеш идек, әмма ул үлеп китте. Коронавирус куркыныч инфекция саналу сәбәпле, саклык йөзеннән аны шул вирус булучыларны күмү тәртибе нигезендә җирләргә булдык", диде сәламәтлек саклау министрлыгы вазифаларын башкаручы Сабирҗан Абдикәримов.
 
Кыргызстан мөселманнары Диния идарәсе чыгарган фәтвада мәрхүмне юу, кәфенләү һәм җирләү мөселман җәмгыятенең бер мөһим таләбе булып торуы әйтелә. Шул ук вакытта кайбер шартларда күмү процедуралары, аерым алганда җеназа намазы уку, җәсәдне юу һәм кәфенләү үзгәртелә алуына басым ясала. Барысы да санитар таләпләргә туры китерелергә тиеш.
 
Фәтва чыгаручылар сүзләренчә, берничә кеше вафат булган очракта, барлык мәетләргә бер генә җеназа намазы уку да җитә. Шулай ук авыру йоктырмас өчен намаздагылар ара калдырып укырга тиеш. Авыру йоктыру куркынычы булганда җеназа намазы зиратта да укыла ала.
 
Башка кешеләрне йокытыру куркынычы бар икән, мәеткә ерак арадан су сиптереп юу да җитә дип әйтелә. Әгәр табиблар юып аны вируска каршы тукымага төргән булсалар яңадан юу кирәк түгел. Мәетне юу куркыныч икән, махсус саклый торган кием киеп тәяммум (җир белән тәхәрәт алу) да дөрес санала.
 
"Коронавирустан үлгән кешене шәригатьчә җирләү мөһим. Аны яндыру яки кислота, вә ниндидер химик матдәләр белән юк итү тыела. Әгәр кәфенгә тереп җирләү куркыныч тудырса, аны махсус капчыкта күмәргә рөхсәт ителә", диелә фәтвада.
 
Үзбәкстанда коронавирустан үлгәннәрне шулай ук мөфтият чыгарган фәтва нигезендә җирләделәр. Мәетне юу, кәфенләү һәм җирләү санитар хезмәткәр ярдәмендә башкарыла. Туганнары катнашмый. Алар бары җеназа намазы вакытында гына катнаша ала. Намаз бик җыйнак уза. Шул ук вакытта барлык эпидемия таләпләре, аерым алганда гигиена таләпләре үтәлә. Махсус комиссия карары нигезендә озатуда санаулы гына кеше катнаша.
 
Җирләүдә катнашучы туганнар медицина таләпләренә нигезләнеп битлекләр, перчаткалар кияргә тиеш. Соңыннан карантин таләпләренчә дезинфекция уздырыла.
 
Башка сәбәптән үлгән очракта да, гадәттән тыш хәл сәбәпле, мәрхүм белән хушлашу өчен күпләп җыелу, ашлар уздыру тыела. Кайгы уртаклашу телефон аша гына мөмкин. Зиратка да санаулы кеше генә бара ала.
 
Казакъстанда да әгәр вирус булуы расланса, мәет туганнарына бирелми. Ул табутта ябыла һәм аны ачарга рөхсәт ителми.
 
Үпкәдән һава тирә якка таралмасын өчен мәетне юганда битенә бактериягә каршы сыекчага манылган битлек куялар. Әгәр мәетне күпмедер вакыт сакларга туры килсә, аны шул сыекчага манылган простыня белән уратып махсус суыткычка куялар.
 
Мөселман тәртибе белән табутсыз күмгәндә җәсәдне хастаханәнең патологоанатом табибы юа. Анда иң күбе өч кеше катнаша. Алар барысы да махсус киемнәрдән. Җәсәдне дезинфекция сыекчасы белән юып бактерицид сыекчада торган кәфенлеккә төрәләр.
 
Кәфенлекне ачып мәрхүмнең йөзен күрсәтү тыела. Мәетне җеназа намазы уку өчен туганнарына бирү рөхсәт ителә. Туганнары өч-дүрт метр якын килмичә генә хушлаша ала. Шул ук вакытта бинада бер кешедән күбрәк кеше булуы тыела.
 
Күмгәндә санэпидстанция белгечләре озата барырга тиеш. Җирләүдән соң барлык киемнәр, күмгәндә кулланылган кирәк-яраклар юк ителә, транспорт дезинфекцияләнә. Туганнар 14 көн карантинда утырырга тиеш була.
 
БДБ илләре имамнары Азатлык хәбәрчесе белән бу мәсьәләгә сөйләшергә ризалашмады. Барысы да фәтвага гына сылтанды.
 
Кыргызстан мөфтиятенең фәтва бүлеге вәкиле Габдрахман хәзрәт Азатлыкка әйтүенчә, аларда бу авырудан үлүчеләр әле бик аз, шуңа табутта җирләмиләр.
 
"Әмма бик кирәк булганда, бу мөмкин дип килештек", диде ул.
 
* * *
 
10 апрель Казакъстан мөфтие тәкъдиме белән дөнья мөселманнарының коронавирус куркынычыннан саклауны үтенеп дога кылу чарасы уза.

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.04.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar