поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.04.2020 Ана теле

Тел кануннарын – сөйләмебезгә. Басым кануны гамәлдәме? Беләбезме?

Үткән язмада без тел кануннарын фәндә кабул ителгән тәртиптә бәян иткән идек – Гыйбадулла Алпаровның бүтән галимнәр дә, мәгариф органнары да рәсми кабул иткән теркәлеше: 1) ялганмалык, 2) тәртип, 3) кабатлау, 4) сингармонизм, 5) басым, 6) аһәң, тыныш.

Элекке язмаларда да без анализны шушы тәртиптә тәкъдим иттек. Тик бу юлы гадәти тәртиптән бераз авышып, басым кануныннан башларга ният иттек әле. Ник дигәндә, тел кануннары тәртибе язма чыганакларга таянып барлыкка килгән, формалашкан, ә сөйләм, башлыча, әйтмә рәвеш чыганакларына нигезләнә. Көндәлек тормышта да ул рәвеш өстенрәк кулланыла.    Менә без татар теле фәнен махсус өйрәнү белән мәшгуль университет студентлары белән аралашырга килдек. Әдәпле генә каршылап, исәнләшәләр. “Исән-ме-сез!” Гадәти сүз булса да әйтелешенә диккать ителә: өч-дүрт төрле әйтәләр бит – Исән-ме-сез! Исән-ме-сез! Исән-ме-сез! Исән-ме-се-е-ез!
   
Әле менә шушы юлларны язып утырганда “Болгар”ны да тыңлыйм; күптәнге алып баручысы, абруйлы җурналист ханым,  әлләкайчангы шәкертем “Һава торышын”да сүзләрне аерып-аерыбрак әйтүгә күчте дә “Казанда”ны өч басым белән  (Ка-зан-да) әйтте, Нигә мондый үзгә тон, аерып әйтү? дигән сорау туды. Фикер агышы бүленде.
   
Аңлашылса кирәк, көндәлек сөйләмебездә телнең бу канунының  үтәлүендә дә каршылык, кыенлыклар туып тора. Шәхсән үземнең фәнни эш дәфтәремдә”басым” дигән бүлекчә бар. Уйланырга мәҗбүр иткән факт, мисаллар теркәлә, Менә кайберләре генә: “Казан буйлап сәяхәт” тапшыруында янә “Тасма” диделәр; “Болгар” радиосы:”Икенче си-и-и-гез минут; “Һава торышы”нда: Бер – алты градус, диде.
   
Димәк ки, бүгенге яшәешебездә басым канунын үтәүдә, кем әйтмешли, “проблема” бар  икән. Бу хакта сүз куертып алу “актуаль” икән. Әйдә соң!
   
Г.Алпаров текстына күз салыйк. “5. Басым. Бер үк авазлар, бер үк гармония белән әйтелгән сүзләр күп вакыт бездә үзләренең басымнары (ударение) белән аерылалар. Басым сүзнең мәгълүм урыннарындагы сузык бер авазын көчлерәк чыгарып әйтүдән гыйбарәт ...” . Алга таба  галим татар теленең үзенчәлеген тәгаенли торган басым факторы барлыгын икърар итә. Аның башка хезмәтләреннән, татар телен тикшергән бүтән галимнәр (В.Богородицкий, М.Зәкиев һ.б.) фикереннән аңлашылганча, басым законы болай билгеләнә: татарның һәр тамыр сүзендә басым соңгы иҗеккә төшә. Сүзгә ничә генә кушымча ялганса да басым азаккы иҗеккә күчә бара. Казан сүзендәге ике а, язуда ике бертөрле хәреф белән язылса да, әйтүдә ике төрле а белән әйтелә; зан иҗеге беренче Ка иҗегеннән  көчлерәк әйтелә. Казанда – Казандагы – Казандагылар – Казандагыларга. Соңгы иҗеккә төшкән басым көче белән беренче иҗеккә төшкәнен чагыштырсак, беренчесе инде бетү-ишетелмәү хәленә җиткән булыр.
   
Бу канунны сөйләмдә үтәү әлләни кыен бурыч түгел кебек, дөресен әйткәндә, һәр татарга ул ана сөте белән керергә тиеш. Әмма әйтелешне әнисе авызыннан ук бозык хәлдә кабул иткән балалар артканнан-арта бара – басым канунын бүген шәһәр татарларының, аеруча яшьләренең, күпчелеге боза да боза инде, бозык басым хәтта мәктәпне авылда саф татарча укып тәмамлаган балаларның сөйләмендә дә ешайды. Кулына микрофон алган җитәкчеләрнең, белгечләрнең, хәтта радио, телевидение журналистларының, дикторларының, ди-дҗейларының саф татарча әйтмәү очраклары хатага саналмый башлады. Үзегезнең, якын кешеләрегезнең сөйләмен фәнни нигездә күзәткәннән соң, безнең нәтиҗәләр белән килешми калмассыз, һәм төзәтү максатында күнегүләр башкарырга кирәклегенә инанырсыз. Күнегүләрне әлләни ерак китмичә менә шушы язмадагы мисалларга таянып эш итегез.
   
Күнегүнең төп максатын онытмаска кирәк. Дөрес басым – дөрес мәгънә ул. Басым бозылуның мәгънә бозылуга китерүе бар. Бер көнне бер диктор арттыру урынына арт-тору диде, басым “арт”ка төшкәч, икенче өлештә мөстәкыйль басым барлыкка килә дә ул тору дип әйтелә, ягъни арт-тору. Мәгънәгә нинди хилафлык килүен аңлатуның кирәге калмыйдыр.
     
Басым кануны таләпләрен үтәүнең катлаулылыгы  аны башкарганда сөйләм барлыкка китерү чараларының үтә төрле, күп булуы. Басымның төп компоненты тавыш әле мәгънә белдерү, аны үзгәртү бурычын әлләкүпме пара-экстралингвистик чаралар катнашуында үти. Тавыш-мәгънә-интонация үзгәрешендә кешенең ирен, тел, теш, аңкау һәм бүтән әгъзалары катнаша. Әнә бер җырчыбыз “таныш” сүзенең ( беренче иҗегенә, “а”авазына басымны аеруча көчле төшерә, ягъни иреннәре тәмам ерылып бетеп, авызы кече теле күренерлек булып ачыла (кайда инде Тукайның иренне кәгазь калынлыгында гына ачылырга дигән таләбе!). Басым табигый булмаганга (урамнары, балачак) кебек сүзләрдә нар, чак морфлары үтә көчле әйтелгәнгә, кат-кат кабатланганга сүздән аерылып чыгып үзенә аерым мәгънә алгандай була, нәрсә ул нар, нәрсә ул чак? дип вәсвәсәләнә башлыйсың.
   
Шулай да кушымча басымы белән артыгын мавыгып китмәгез. Татарда сүз кушымчалар исәбенә генә түгел, бүтән чаралар белән дә үсә бара. Кушма сүзләр, парлы сүзләр, аннары мөнәсәбәтлекләр – модаль берәмлекләр һәм ярдәмче фигыльләр өстәлеп ясалган тезмәләр – шундый. Аларда да басым соңгы иҗеккә таба көчәя барырга тиеш. Монда бернинди искәрмә була алмый. Гәрчә еш кына әйтү белән язу арасында каршылык килеп чыккалый. Ярый ла Ак Идел инде әйтүдә дә, язуда да Агыйделгә әйләнгән, ә менә ишегалды, тауасты, аулагый, күзалдына, сангасукмау, киезтек, үзхәбәрчебез, башинженер кебек уннарча берәмлек, аерып язылу аркасында бозып әйтелүгә дучар була.
   
Кызганыч ки, инде күптән кушылып язылып, бер сүз-төшенчәгә әйләнгән берәмлекләрне ике басым белән әйтү кәсәфәте көчәя бара. Менә кичәле-бүгенле генә Казанда эшләүче радиостансалар дикторлары ялгыш басым белән әйткән тезмәләр: боз-ваткыч, баш-калабыз, ат-казанган, ун-көнлек, юл-басар, үз-идарә, ак-май, урын-басар һ.б.
   
Парлы сүзләрне ике басым белән әйтү, бигрәк тә басымны беренче компонентка төшерү – аеруча гайре табигый. Монда мәгънә хилафлыклары килеп чыгуын көт тә тор: аерым ачык (аермачык урынына); тел теш тидермәү (телтештидермәү урынына); төкле тура (төклетура); өр яңа (өр-яңа урынына) һ.б. “Ата-аналар” лексемасынды басымның бозылуы аркасында нинди мәгънәсезлек барлыкка килә. Әстәгъфирулла!
 
Дөресен әйткәндә, сөйләмият фәнендә, сөйләм турында сүз барганда басым канунының аерым төшенчәләргә карата үтәлүе хакында сүз куерту мәгънәсезлек үк булмаса да, һәрхәлдә, гамәли әһәмиятле түгел. Сүз бит үзе генә яшәми, ул бары сөйләм барлыкка китерү өчен генә кирәк. Димәк, аның басымы да сөйләм оештыруга гына хезмәт итәргә тиеш. Басымның кайсы иҗеккә, кайсы сүзгә төшәчәге сөйләмдә генә хәл ителә. Сөйләмдә аерым сүзнең басымы мөстәкыйльлеген югалта, анда инде тезмә басымы, фраза басымы барлыкка килә. Мәктәптә шуларны өйрәтәсе урынга фигыль алма, бүлмә була, ә исем алма, бүлмә була дип башкатыралар (баш катыралар түгел). Алайга калса, басымны сүз төркеменә карап тәгаенләргә, һәр сүз төркеме үз басымы белән аерылырга тиеш булып чыга түгелме?! Бу – һич дөрес түгел. Кабатлыйбыз: сүз басымы бары сөйләмдә генә, сөйләм ниятенә карап кына тәгаенләнә. Күнегүләр барышында моны истән чыгармаска кирәк.
 Бу – үзенә аерым тезис: басым кануны тезмәдә (синтагмада) ничек үтәлә?
   
Аваздан иҗек, иҗектән сүз, сүздән җөмлә, җөмләдән текст өлешләре оеша барган, үсә барган кебек сүз басымы да синтагма басымына, ә аннары фраза басымына әверелә бара. Ана телебезнең көе-аһәңе, мәгънәви һәм хисси төгәллеге шушы чара белән ирешелә дә. Җөмлә эчендә синтагма ул, башлыча, яңалыкны, әлегәчә әйтелмәгән фикерне белдерә торган кисәк. Берничә сүздән торса да ул бербөтен морфема хасил итеп әйтелә. Бу, беренче чиратта, атамаларга, терминнарга кагыла. Аларның басым бөтенлеген катгый сакларга кирәк. Казан спорт сарае түгел, Казан спорт сарае, Татарстан язучылар берлеге түгел, Татарстан язучылар берлеге, Казанның Зур кызыл урамы түгел, Казанның Зур кызыл урамы һ.б.
   
Синтагма яңгырашын вакыт-вакыт тәҗрибәле генә диктор, укытучы, артистларыбыз да бозып куя. Монда инде галимнәребезнең дә тискәре өлеше бар дип саныйм. Кайбер галим, белгечләр сүз басымын тел берәмлеге буларак аерып алып тикшергән кебек синтагма басымын да махсус грамматик категория итеп, сөйләмнән аерып алып тикшерәләр. Әйтик, заманында алдыңгы сарык караучы синтагмасыннан алдыңгы сарык тезмәсен каерып алып чыгардылар да алдыңгы сарык буламыни, дип авыз ерып алырга да форсат таптылар. Күптән түгел генә бер язучыбыз “Алар хуҗалыгында 6 мөгезле эре терлек бар” дигән җөмләне сөйләмнән тартып алып, аның эчендәге 6 мөгезле тезмәсен аерып чыгарып, алты мөгезле терлек буламыни, дип сафсата сатты.
   
Синтагма басымы, фраза басымы дөрес төшкәндә мондый ясалма проблема беркайчан да килеп тумый. Бу дөньяда алты данә мөгезе булган терлек тә бар икән дип уйлап, шуны күз алдына китереп йөргән татар да бар, дип уйлыймы икәнни ул язучы?!
   
Хәер, басым законын һәркем, һәр очракта сакласа, мондый бәхәсләр, аңлашылмаучылыклар туып тормас та иде. Ә аларга әле адым саен диярлек юлыгабыз. Алар, ни кызганыч, бүгенге  радио, телевидение сөйләмендә дә еш очрый. Менә берничә генә мисал: сыер һәм дуңгыз ите сатыла түгел, ә сыер һәм дуңгыз ите сатыла; сугыш һәм хезмәт ветераннары түгел, ә сугыш һәм хезмәт ветераннары һ.б. Кайвакыт аңлаешсыз, икеле-микеле, томанлы, хәтта кире мәгънәле, хаталы әйләнмәләр барлыкка килә: катык ашый урынына каты кашый, чи әле җир урынына чияле җир, бу серле хатын урынына бүсерле хатын кебек омофон әйләнмәләр менә шулай барлыкка килеп, сөйләмнең үтемлеген, тәэсирен киметә. Бер студентымның “Ә нигә әнигә мин шулай дим”, дигән җөмләне җиңел генә язып куеп та микрофоннан әйткәндә төртелеп азаплануы хәтердә калган.
   
Җөмләнең актуаль кисәкләргә дөрес бүленүе дә басымга бәйле, дидек. Янә дә берничә мисал: “Бер минуттан сез Мәскәүдән соңгы хәбәрләр тыңларсыз”, дигән фразада басым “сез”гә төшсә, фраза дәвам ителер дә, “ә без”...” дигән фикер әйтелер кебек тоела. Басым бит тынны дөрес алмау, паузаны дөрес тоемламауга да юл калдыра. “Татар халкы барып чыкмаган”нан соң пауза төсмерләнсә, мәгънә ялгыш аңлашылачак. Яисә “хәзерге квартирлар күп төрле электр җиһазлары белән җиһазланган...” фразасында диктор “хәзерге квартирлар күп төрле...” дигәч, тын алырга ялгыш бүленеп торды.
   
Җөмләдә, текстта тыныш билгеләренең дөресме-түгелме куелуы да еш кына басымга бәйле. Балалар өчен спектакльдә: “Кыш бабай безгә дә ашыга, күр инде” дигән фикер әйтелергә тиешле җөмләдә “күр инде” өтер белән аерылмаган иде; фикердә нинди төгәлсезлек килеп чыкты! Яисә мәгълүм җырдагы (дөресе: шигырьдәге) “мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр...” дигән тезмәне җырчы “мәтрүшкәләр – кипкән”; мәтрүшкәләр...” дип, мәгънәсен бозып җырлый. Басым законын болай бозганы өчен автор аны судка бирмичә ничек түзгәндер, билләһи.
 
Хәер, бу инде бераз үзгәрәк тезис, аерым, тәфсиллерәк тукталу сорый.
                                             Илдар Низамов,
                               филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»