|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2020 Фаҗига
Мунчада 14 яшьлек бала үлгәнБашкортстанның Бөре районында ике бала өчен мунчага бару фаҗига белән тәмамланган. Балаларның хәрәкәтсез гәүдәләрен бабалары табып алган. Фаҗига Фурманов урамындагы шәхси йортта булган. Хокук саклау органнары 8 һәм 2 нче сыйныф укучылары бергә мунчага барып, искә агуланганнар, дип хәбәр итте. Кызганычка каршы, 14 яшьлек кызны коткарып кала алмаганнар, 8 яшьлек кыз әлеге вакытта хастаханәдә. Аның да агулану дәрәҗәсе бик көчле, - дип хәбәр ителә.
Бабалары саклык чараларын алдан кайгыртса, мондый хәл булмас иде. Гомергә үкенечкә калырлык гамәлләр эшләмик! Якыннарыбызга игътибарлы булыйк!
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ufa1.ru
Фото: ufa1.ruф
--- |
Иң күп укылган
|