поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләрнең йөрәгенә юл ашказаны аша бара, дип саный иде минем әби. Заманында аны кардиохуриргия бүлегеннән шуның өчен кудылар.

Бүген кемнәр туган
  • 10 Июнь
  • Гөлсем Исәнгулова - актриса
  • Рамил Миндияр - җырчы
  • Энҗе Шәймурзина - җырчы
  • Ольга Данилова - чаңгычы
  • Инга Бикбулатова - язучы
  • Лилия Сибгатова - җырчы
  • Максим - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
09.06.2008 Җәмгыять

ӘКИЯТТӘГЕ КЕБЕК

Әкиятләрдә корольләрнең, падишаһларның, купшы сарайларын калдырып, үзен танымасыннар өчен, гади кеше киеменә киенеп, шәһәргә чыгып китү-ләре, шул рәвешле халыкның тормышын өйрә-нүләре, үзләренең идарә итү осталыклары турында сорашып йөрүләре хакында укып була. Падишаһлар шундый сәфәрләрдән соң үзләре өчен, гадәттә, бик зур ачышлар ясый һәм дәүләтләрендәге тормышны яхшыга таба үзгәртә башлыйлар. Мондый әкиятләр тууга җирлек булгандыр ул. Халык илбашы белән турыдан-туры аралашырга, шәхсән үзенә зарларын белдерергә мөмкинлек булмавын әнә шулай белдергән, күрәсең. Мондый әкиятләр бездә бүген дә иҗат ителсә, гаҗәп түгел.

 

Илебездә халык үзенең начар яшәвендә, гадәттә, илбашын түгел, ә аның тирәсендә чуалган, башын бутаган, хакыйкый дөреслекне хуҗадан яшергән түрәләрне гаепли торган булган. Әкиятләрдә дә әнә кара эчле, мәкерле вәзирләр, куштаннар никадәр күп бит. "Әгәр дә патша чын хәлебезне белсә, һичшиксез, берәр чара күрер иде", – дигән фикергә килеп, халык элек башкалага үз вәкилләрен җибәрә торган булган. Алары исә, сакчылар аркасында сарайга керә алмаганлыктан, патша белән күрешеп сөйләшә алмаудан гаҗиз булып, кире кайтырга мәҗбүр булганнар. Патша заманнарыннан гасырлар узгач та, халык хөкемдарларына берсүзсез ышанган, илдә гаделсезлек тамыр җәйсә дә, аларда җитәкчеләрнең гаебен күрмәгән. Мәсәлән, Сталин репрессияләргә юл ачса да, шуның аркасында зур фаҗига кичергән халык монда Бөек Юлбашчыны түгел, ә аның боерыкларын "арттырып үтәүчеләрне" гаепле итеп санаган.

 

Ни гаҗәп, халыкның илбашлары турында шулай беркатлы фикер йөртүе заманалар алмашу белән дә үзгәрмәде диярлек. (Михаил Горбачев илнең нигезләрен какшаткан үзгәрешләр башлап җибәрмәсә, Борис Ельцин халык күзе алдында сәрхушләнеп йөрүдән тыелса, илебездә яшәүчеләр аларга да, бәлки, хәерхаһлык күрсәтеп, хаталарын гафу итеп, ахыр чиктә бөтен нәрсәдә аларның кулы астында эшләүчеләрне генә гаепләп калдырыр иде, мөгаен.) Күпчелек мәгълүмат чаралары дәүләт җитәкчеләренең эшчәнлеген яктыртуга бик зур урын биргәнлектән, аларны бары тик уңай яктан гына күрсәтүләре аркасында, дәүләт җитәкчеләре бүген гөнаһсыз сабыйлар кебек күз алдыбызга килеп баса. Ә начар яшибез икән, моңа гаеплеләр исемлегендә иң беренче урыннарда "министр зурабов"лар, эшлексез депутатлар, олигарх­лар тора. Шуңа күрә: "Президентыбыз әйбәт, әмма безнең 4-5 меңгә эшләп йөрүләребезне белмичә, телевизордан хезмәт хакыбыз 12 мең сум дип әйтә. Димәк, киңәшчеләре аңа дөрес мәгълүмат бирми", – дигән сүзләрне халыктан еш ишетергә туры килә. Әллә президентлар газета укымый, телевизор карамый, илендә кешеләрнең ничек яшәвен белмиме? Нәтиҗәле эш алып бару өчен тәнкыйть белдерүчеләрне дә тыңларга кирәклеген президентлар аңлый, шуңа күрә күңелләренә ошамаган мәгълүмат белән дә таныша, аны тикшерә торганнардыр. Әнә яңа сайланган Президент Дмитрий Медведевнең һәр көнне иң бәйсез фикер белдерүче дип саналган интернет-хәбәрләр белән танышуга шактый гына вакыт бүлеп бирүе турында сөйләгәне дә бар.

 

Патша заманнарында масскакүләм мәгълүмат чаралары булмаса да, халыкның хәлен аның үзеннән сорап йөрергә була иде. Бүген дә бу ысулны рәхәтләнеп файдаланырга мөмкин. Дөрес, моның өчен Президентка үзеннән бер адымга да калмыйча ияреп барган яраннарын, сакчыларын калдырып тору мәслихәттер. Югыйсә завод яки ферма белән танышып йөргән Президент, протокол буенча анда эшләүчеләр янына килеп, алардан: "Хәлләрегез ничек? Нәрсәдән зарланасыз?" – дип сораса, җавапны үзе генә түгел, ә артында басып торган шушы эшчеләрнең бригадирлары, директорлары, авыл башлыклары да ишетәчәк бит. Алар Президентка үзләре турында шикаять белдергән кешене икенче көнне үк эшенән куачак, аңа тыныч яшәргә ирек бирмәячәк. Ә дөреслекне туры ярып әйтергә курыкмый торганнарны андый очрашуларга чакырмыйлар. Президент моны аңлаган хәлдә, шундый шартларда сорау биреп тора икән, димәк, халык белән очрашулары үзенә пиар ясау өчен генә. Халык шуны сизгән очракта, бу очрашулар кире нәтиҗә дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, күп кеше соңгы елларда РФ Президенты белән үткәрелгән туры элемтәләрнең, матбугат конференцияләренең чын булуына шикләнә башлады. Анда күпчелек сорауларның алдан тикшерелеп, җаваплары әзерләнүе сизелә. Хәйләләре сизелмәсен дип, берничә "уңайсыз" сорау-га гына мөмкинлек калдырыла.

 

Кайбер Европа илбашларының велосипедта, автобуста яки җәяү эшкә килүләрен күргәч, исләребез китә. Аның каравы алар чынлап та гади халыкның хәлен белә, кешеләр белән аралашуларына сакчылар да, киңәшчеләр дә комачауламый. Әмма үзебездә дә шундый хәл патша чын дөреслекне белми дип уйлаучылар иҗат иткән әкиятләрдә генә булырга мөмкиндер ул.

Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 111 | 07.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы