|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2020 Җәмгыять
Аракы төягән машиналар бәрелешкән: бер-ике генә түгел, дүрт машинаТөмән өлкәсе спиртлы эчемлекләрсез калган. Төмән өлкәсендә инде икенче көн кар ява. Катлаулы һава шартлары төбәк юлларында берничә авариягә сәбәпче булган. Кичә Шадринск - Ялуторовка төбәк автомобиль юлының 153нче чакрымында "Красное и Белое" компаниясе карамагында булган дүрт йөк машинасы бәрелешкән.
Башта «Исудзу» шоферы, тизлеген арттырып һәм дистанцияне сакламыйча, алдагы «Хино»га барып бәрелә. Соңгы автомобиль юл читендә торучы тагын бер «Хино»га чәкәлә, ә ул, үз чиратында, алдагы «Исудзу» өстенә килеп менә. Авариядә ике шофер яраланган, аларның берсе авыр җәрәхәтләр алган, дип яза Кызыл таң.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|