|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2020 Криминал
Кукмара районында зиратны мәсхәрәләгән кешенең кем икәнен ачыклаганнарКукмара районы Манзарас авылында чардуганнарга зыян салган кешенең кем икәнен ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина хәбәр итте. «Ул психиатрда исәптә торган 1971 елгы Кукмара кешесе булып чыкты», — диде Равия Кәримуллина. Ул кеше күптән түгел генә психиатрик клиникада дәваланып кайткан булган. Кирәкле чаралар күреләчәк, диде район башлыгы урынбасары.
Кичә Манзарас авылында зират чистартырга килгән кешеләр берничә кабердә чардуганнарның аударылганын, берничәсенең урыныннан күчерелгәнен күргәнен хәбәр иткән идек. Кешеләр шунда ук полициягә хәбәр иткән.
Район башлыгы урынбасары әйтүенчә, инде кичкә зиратта тәртип урнаштырганнар. «Бу зиратта Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов җирләнгән. 9 май алдыннан аның каберенә зыян салган булса, безгә аеруча күңелсез булыр иде. Бәхеткә аның каберенә тимәгәннәр», — диде Равия Кәримуллина.
--- |
Иң күп укылган
|