Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2020 Шоу-бизнес
Салават коронавирус аркасында әтәчен күралмас дәрәҗәгә җиткән (ВИДЕО)Салават инстадусларына дошманына әверелгән әтәчен күрсәтте. Баксаң, ул аны коронавирус аркасында, күралмас дәрәҗәгә җиткән икән. - Шундый матур Кытай әтәче иде. Бәләкәй генә, шулчакны ярата идем, коронавирус чыкканчы. Хәзер күрәсем дә килми. Бар, чык моннан үз урыныңа, бар урыныңа..., - дип әлеге дошман әтәчен җырчы орыша-орыша кетәклеккә куалый.
Җырчы шул рәвешле үзизоляциядә утыручыларның күңелләрен күрәсе килгәндер инде. Аның әлеге гамәлен инстадуслары да аңлап алганнар. Күпсанлы комментарийлар да шул хакта сөйли:
«Ярар,орышмагыз инде, ул гаепле түгел бит инде. Бик матур әтәч, күз тимәсен инде»;
«Үтерәсез Салават абый, көлдереп»;
«Салават абый ул әтәч вирус башланганчы, кайтып калдымы сон?» - дип сораучылар да табылган.
--- |
Иң күп укылган
|