поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.07.2010 Сәясәт

ИСЛАММЫ ЯКИ МИЛЛӘТЧЕЛЕКМЕ?

Кешегә горурлык хас, беркем дә гел кимсенеп яши алмый. Үз-үзен яхшы хис итергә теләсә, ул үз төркеменең һәм үзенең нәрсәдә дә булса да уңай булуын тели. Монсыз үз-үзеңне хөрмәт итү, җаныңны тыныч хис итү мөмкин түгел. Ватанпәрвәрлек хисе – гомуми күренеш, ул бөтен халыкларга вә кавемнәргә хас. Бу нисбәттән татар мөселманнарының халәте катлаулы, чөнки аларга – кем алар? нинди төркем кешеләре? дигән сорауларга кистереп җавап бирү катлаулы. Алар өчен кем һәм нәрсә горурлык уятырга тиеш? Бу гади сораулар хакыйкатьтә бик авыр мәсьәлә булып торалар һәм безнең күп киеренкелекләребез ошбу сорауга дөрес җавап бирмәүдән килеп чыга түгелме соң?

Совет заманында без Советлар Союзы белән горурландык, чөнки ул дөрестән дә бөек куәтле дәүләт иде, гәрчә анда татар мәдәнияте, татар теле мәсхәрәләнеп юк ителүгә дучар ителеп Ислам дине белән бәрабәр бетерелергә хөкем ителсә дә...

 

Бүген дә диндар татарга үзен нинди дә булса җәмгыять яки дәүләт берәмлеге белән беректерү үтә дә катлаулы. Без еш кына Пәйгамбәр (с.) сүзләрен кабатларга яратабыз: «Ватанны сөю – иманнан». Әмма дә ләкин мөэмин-мөселман татары өчен «ватан» төшенчәсе бик тә шартлы һәм анык булмаган термин түгел микән. Бигрәк тә динне яңа гына кабуллаган яшь татарлар өчен ватан төшенчәсе сыгылмалы. Ул үзенең исламофобияле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм көч структуралары белән мәшһүр Россияме, яки хокуклары таланган, суверенлыгы кысрыкланган Татарстанмы, яисә мифик бөтендөнья исламчылар туганлыгымы, аның «тәхрир», «ихван», «әл-кагыйдә» буяуларындагы төсләренә әһәмият бирмәгәндә. Бу сорауларны курыкмыйча куярга кирәк, чөнки башкача без үзебездә ешая баручы терактларның күбәюен аңлата алмаячакбыз.

 

Сер түгел – яшь татарлар еш кына Исламны чит ил дәгъвәтчеләреннән кабул итәләр. Әлбәттә, алар үзләренчә Исламны аңлаталар, менә ни өчен Согуд Гәрәпстаныннан бездә ваһһабилар, Пакьстаннан – таблигчылар, ә Төркиядән – нурсичылар хасил була да инде. Моңа битараф булу дөрес булмас, чөнки аларга иярүчеләр үзләрен шул җәмгыятьләрнең әгъзалары буларак хис итә башлыйлар, аларның патриотларына әйләнәләр, димәк, ахыр чиктә алар өчен Россия һәм Татарстан асылда дошманга әверелә, аларның җирләре һөҗүм итү территориясенә, ә халыклары – дәгъвәт итү чималына әйләнәләр. Чит ил мәнфәгатьләре, аларның геройлары, ибн Тәймияме, Бәдиүззаман Сәид Нурсимы яки Мөхәммәд Ильяс Кандәһләвиме кумирга әйләнә. Алар яшәгән урыннар – «изге» җиргә, аларның варислары исә үрнәк алырлык өлгегә, ул илләрнең кыенлыклары-проблемалары яңа кушылган иярченнең проблемаларына әйләнә, ул аларны бик якын кабул итә башлый. Бу нисбәттән Россия һәм Татарстан яңа үзләштерелгән дини тәгълимат кысаларында, шул «даһи» идеяләр күзлегендә буйсынылган хәлдә кабул ителәләр.

 

Әйтеп үтелгәнчә, хәзер дөньяда Ислам шигарьлары астында бик күп структуралар хәрәкәт итә һәм алар еш кына үзара көндәшлек принцибында эшлиләр. Шуның өчен Ислам исеменнән кем һәм нинди максаттан чыгыш ясавы кызыклы. Бактың исә, еш кына милли гарәп проблемалары гомумислам проблемалары буларак күрсәтелә. Гарәп милләте сәяси яктан 22 бәйсез дәүләткә бүлгәләнгән. Аларның күпчелеге Госманлы хәлифәлек таркалуы нәтиҗәсендә ясалма характерда барлыкка килде һәм чынлыкта хакыйкый дәүләт буларак калыплана алмадылар. Аларның күпчелегендә тоталитар режимнар идарә итә, арасында шактый кабиләчел абсолют монархияләр бар. Менә ошбу гарәп суперэтносының сәяси язмышы хәл ителмәгәнлеге күп сәяси хәрәкәтләрне бар итә, алар исә Ислам шигарьләрен кулланып популизм ысулларын файдалана булып чыга. Бу хәрәкәтләрнең асылда гомуммөселман проблемаларына бернинди катнашлары юк. Мәсәлән, «Әл-кагыйдә»нең мөселман жаргонын үз текстларында куллануы әле аны ислами оешмага әверелдерми. Бу оешма гарәп милли мәсьәләсенең хәл ителмәгәнлеге җимеше генә. Ул структуралар, димәк, гөнаһлы гарәп милләтчелегенең өстәмә продуктлары. Әмма алар бөтен дөнья буйлап мөселман яшьләрен үз эшчәнлекләренә тартмакчылар, чөнки «туп итенә» бик мохтаҗлар.

 

Безгә бик гади хакыйкатьне аңларга кирәк: өммәтебез – ул гарәпләр генә түгел. Шуңа күрә җирле милли гарәп ыругларының проблемаларын гомумислам проблемалары итеп күрсәтү урынсыз һәм зыянлы.

 

Һәр мөселманның Исламны яратуы табигый, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.) гарәп булу һәм Коръән гарәп телендә иңү сәбәпле без гарәпләрне сөябез, әмма безгә гарәпләр белән бәйле бөтен нәрсәне яратырга, хупларга мәҗбүри түгел.

 

Гарәпчелектә без чын мөселман күренешләрен һәм милләтчелекне аера белергә өйрәнергә тиешбез. Мәсәлән, без гарәп диктаторларының һәм үзатан «король»ләрнең булуын яратырга һәм акларга тиеш түгелбез, чөнки алар күп вакытта динебезгә тап төшерәләр һәм аны дискредитациялиләр генә. Мөселманлыкның һәм гарәпчелекнең бер нәрсә түгеллеген аңлау безгә чын гомумислам максатларны күрергә ярдәм итәчәк.

 

Мөселманнарның асыл ватаны булып җәннәт тора, без аннан кире кайту шарты белән вакытлыча бу фани дөньяга чыктык. Ягъни мөселманнар бу дөньяда мөсафирлар, шуның өчен биредәге ниндидер этносларның һәм дәүләтләрнең минутлы проблемалары, алар иң гарәпчән булса да, мөселманнар өчен мотлак түгел. Менә ни өчен чын мөселманнарга «кяферләр изге җирне таптап йөри» кебек аргумент тәэсир итми, чөнки Аллаһ тәгалә бездән индивидуаль сорау алачак, ул имтихан безнең ниятләргә баглы рәвештә гамәлләребезне тикшерү рәвешендә барачак. Безне гарәп этносының сәяси язмышы өчен сорамаслар, хәлифәлек барлыгы-юклыгы безнең җаваплыкка берничек тә керми, безне йөрәкләребезнең чисталыгы һәм гамәлләрнең пакьлеге өчен сораячаклар. Бу нисбәттән безнең өчен сәяси структуралар мотлак кыйммәткә ия була алмыйлар, гәрчә алар үзләрен бик тә яңгыравыклы атамалар белән бизәсәләр дә – хәлифәт, җиһат һ.б.ш., чөнки аларда фанилык сөреме бар. Бу атамалар бит капкан ролен гына башкара. Асылда исә ул шигарьләрнең эчтәлеген бик җиңел ачыкларга мөмкин: алар илаһи тәгълиматка туры киләме-юкмы? Әгәр инде бу структуралар эшчәнлеге нәтиҗәсендә нәфрәт һәм ксенофобия, башка сәмәви диннәрне кабулламау һ.б. хасил була икән, димәк, бу шайтан юлы. Аллаһы тәгалә бит кешеләрне Исламга көчләп кертергә кушмады. Бигрәк тә бу хосустан адашкан кешеләрне үтерү мәгънәсез, алар бит иртәгә хакыйкатьне табарга һәм мөэмин-мөселманга әверелергә мөмкиннәр. Шунысын да онытмыйк: бүгенге мөселманнарның күп өлеше кичә динсезләр иде, ә хәзер исә хак динлеләргә әйләнделәр.

 

Шундый гади нәрсәләрне аңламау милләтчеләргә һәм шовинистларга кирәк, чөнки алар үз оппонентларын мотлак дошманнар буларак кабуллый, ягъни аларны мәгәр үтерү генә мөмкин. Диндарлар өчен исә оппонентлар чагыштырмача дошманнар, мотлак дошманнар түгел.

 

Менә ни өчен, безгә дини яшьләргә Ислам битлегенә яшеренүче гарәп шовинизмының һәм өммәт мәнфәгатьләренең аермасы барлыгын төшендерү зарур. Андый аерманың барлыгын аңлау безгә үткәнне һәм киләчәкне дөрес кабулларга мөмкинчелек бирер. Без мәңге оборонадан чыгар идек, тарихыбызны идеаллаштырмыйча, аек анализга нигезләнеп инкарь итүсез һәм илаһилаштырмыйча өйрәнер идек.

 

Моның өчен приоритетны үзгәртү таләп ителә: дошманны эзләүдән һәм көрәшүдән без әхлакый үзгәрүгә күчәргә тиеш һәм моны беренчедән шәхси дәрәҗәдән башларга кирәк. Яшьләрдә яхшы кеше булу теләген уятырга кирәк. Һәм иң мөһиме – ул кемгәдер каршы түгел, ә гади рәвештә эшләнергә тиеш: без хәерлелек, шәфкатьлек яклы булыйк, күршеләребезгә яхшы мөгамәләдә яшик, ягъни Пәйгамбәребез (с.) өйрәтмәләрен практикада тота башлыйк. Безгә бит өйләребездә, шәһәребездә, Республикабызда мөселман булып яшәргә беркем дә комачауламый. Татар мөселманнарына, бигрәк тә яшьләргә тарихта һәм өммәттә үз урыныбызга аек карарга кирәк. «Иң текә» мөселманнар булып кыланучыларның агрессив пропагандасына колак салмаска өйрәнергә кирәк, хакыйкатьтә бит алар горурлыкларында кимсенгән гарәп шовинистлары. Аларны үз гөнаһлы милләтчелеге һәм уенчык «бәйсез» дәүләтләрен абсолютлаштыру сәбәпле Раббыбыз гадел рәвештә җәзалый түгелме соң? Алар бит үз «корольлек»ләрен Аллаһыга караганда да ныграк сөяләр түгелме? Димәк, гарәп дөньясының минутлык сәяси проблемалары безгә бик аз кагыла. Без, татарлар, гел Исламның сафлыгына берегүче халык буларак билгеле. Без гел милли мәнфәгатьләрне Исламга хезмәткә куя килдек. Хәзерге чит ил «ислами» хәрәкәтләре исә киресенчә Исламны үз идеяләренә буйсындыралар, үз милли мәнфәгатьләрен өстен куялар. Мәсәлән, Согуд Гарәпстаны корольлеге ваһһабилыкны пропагандалап бөтен дөнья буйлап үз тәэсирен көчәйтмәкче, Пакыстан таблиг аркылы милли мәнфәгатьләрен кайгырта һ.б. Аларның бөтенесе өчен Ислам хезмәтчел рольне үти.

 

Димәк, безгә, купшы яңгыравыклы шигарьларга алданмыйча, әхлакый үсешебезне кайгыртырга кала, шул вакытта бездә заманави чын Исламның моделе калыпланыр, инша Аллаһ.

 

Шунысын да әйтмичә мөмкин түгел, без, татарлар, җәдитчелек кебек исламны тану системасын эшләүчеләр буларак мәшһүрбез. Җәдитчелек – ул кыскача әйткәндә глобальләшү шартларында Исламның яшәеше. Истән чыгармыйк: Ислам баштан ук дөньякүләм глобаль дин буларак хасил булды, ул баштан ук диннәр-телләр буталган шартларда яшәргә әзер иде. Татарлардагы җәдитчелек – ул мөселман булмаган дөньяда чын мөселман булып яшәү ысулы. Безнең укымышлы элгәреләребез Ислам традициясенең империализм шартларында кирәклеген һәм потенциалын дәлилли алдылар. Алар үз мисалында шәригать законнарының түземлелеген мәңге актуальлеген исбатладылар. Кызганыч ки, соңгы елларда зур булмаган олыгайган татар дөньяви галимнәре «җәдитчелек» терминын бозып күрсәтергә маташа, аларча ул неоатеизмның бер төре генә. Бу бик куркыныч тенденция, чөнки ул мөселман яшьләрен җирле Исламның күрекле вариантыннан мәхрүм итә, чит ил формалары кочагына аларны төртә, тышкары «изм»нарда адаштыра. Соң булмаганда, безгә җәдитчелекне тулаем дискредитацияләүдән коткарырга кирәк. Шуны аңлыйк, җәдитчелек – ул ышану феномены, аның нигезендә Исламнан китү түгел, ә киресенчә Исламга ныграк килү ята, чөнки татарларда Исламның сафлыгы саклану сәбәпле бездә җәдитчелек хасил була ала да. Менә шундый концепция яшьләрне җәдитчелектән өркетмәс, аңа тартыр һәм ахыр чиктә гарәп милли конфликтларында катнаштырудан имин итәр.


Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»