поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.04.2020 Җәмгыять

Муллаларны яклыйсым килә: «Халкы нинди - мулласы шундый»

15 февральдә Сызран шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәгадәт Әүхәди кызы Солтановага 93 яшь тулып узды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, сугыш ветераны белән әңгәмә уздырып, язманы «Бердәмлек» укучыларына да тәкъдим итте.

Сәгадәт апа безне бик шат күңел белән каршы алды һәм оныгы Динара пешергән тәмле ашлар, чәйләр белән сыйланганда, үзбәкләр әйтмешли, иркенләп гәпләшеп утырдык.

- Сәгадәт апа, без сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһы Раббыбыз исәнлек-саулык, хәерле картлык һәм җан тынычлыгы бирсен! Киләчәктә дә безгә үрнәк булып, үгет-нәсыйхәт һәм хикмәтле сүзләрегез белән куандырып торыгыз! Сәгадәт апа, үзегезнең озын һәм гыйбрәтле тормыш юлыгызны сөйләп бирсәгез иде.
- Мин 1927 елда Ульян өлкәсе, Николаевск районы, Әхмәтле авылында туганмын. Шул ахун авылында яшьлегем дә узды. Мин анда җиденче сыйныфка кадәр укыдым.

- Бөек Ватан сугышы безнең илебез һәм, гомумән, бөтен дөнья тарихында үзәк урын алып тора, дисәк тә ялгышмабыз. Бу фаҗига һәрбер йортка үтеп керде, күп корбаннар алып китте. Сугыш яралары алмаган һәм кайгы-хәсрәт күрмәгән бер гаилә дә юктыр илебездә. Сәгадәт апа, ә сезнең күңелегездә сугыш еллары нинди тәэсир калдырды? Ул елларны искә алу бик авырдыр, әмма искә төшереп үтсәгез, укучыларыбыз өчен бик тә гыйбрәтле булыр иде. Чөнки хәзерге вакытта сугышны күргән ветераннарның саны кимегәннән кими бара. 
- Бөек Ватан сугышы башлангач, безнең әнине окоп казырга алып киттеләр. Ә өйдә күпсанлы балалар калды. Шуңа күрә мин, 15 яшьлек кыз, военкоматка бардым да, әнием урынына мине окоп казырга алыгыз, дидем.  Шулай итеп, мине хезмәткә алдылар, ә әниебезне өйдә калдырдылар. Соңрак мине, махсус мәктәптә укытып, Ленинград фронтына җибәрделәр. Без, сугыш кырында ятып калган солдатларның гимнастерка якаларыннан пуля сыман махсус капсулаларны җыеп, исемнәрен барлап, өйләренә үлем хатлары язып җибәрә идек. Икенче бер мөһим хезмәтебез - фашист гаскәрләрен күзәтеп тору, кораллар, солдатлар санын штабка хәбәр итү. Буем кечкенә булганлыктан, миңа «Птичка-невеличка» дип эндәшәләр иде. Агач башына җитез генә менеп, фашистларны күзләп утырган өчен дә шулай атаганнардыр инде. 
Әлбәттә, хезмәтебез яше¬рен иде. Ни эшләгәнебезне кем дә белми. Хәтта өйләребезгә хат язарга да хакыбыз юк иде. Күп кан, күп фаҗига күрдек без, яшүсмер кызлар. Снайперлар атып үтермәсен өчен, әбиләр киеме киеп, сугыш кырына чыга идек. 
 
 - Әйе, сугыш елларын искә алу һәм сөйләү сезгә авырдыр. Ә Җиңү көнен хәтерлисезме? Сез аны кайда каршы алдыгыз һәм нинди хисләр кичердегез?
- Әлбәттә, ул көннән дә шатлыклы һәм шул ук вакытта кайгылы көн күргәнебез булмады. Мин ул вакытта Ленинградта хезмәт итә идем. Ленинград вокзалында җыйдылар һәм, демобилизовать итәргә дип, товар вагоннарына төяделәр. Шул вакытта җиңү хәбәре килеп иреште. Кем елый, кем көлә, кем бии, кем шатлыгыннан шашып йөри. Бервакыт артымда тавыш ишетелде: «Солдат, ко мне!» Борылып карасам, генерал-полковник Устинов басып тора. Мин, калтыранып, янына йөгереп килдем дә: «Товарищ генерал! Рядовой Зябирова Сагадят Авхадиевна по Вашему приказанию прибыла!» – дигәч, ул миңа: «Солдат Зябирова! Вы награждаетесь орденом. Получите по прибытию в свой военкомат!» - диде дә, честь биреп, борылып китте.
Ул орденны миңа бик озак көтәргә туры килде, 1947 елда гына тапшырдылар.

- Сугыштан соң тормыш юлларыгыз кайларга җитте соң?
- Әхмәтлегә әйләнеп кайткач, бер-ике ел әни янында колхозда эшләдем. 1948 елда кияүгә чыгарга насыйп булды. Ирем Рәфәгать Кыяметдин улы да биш ел герман сугышында, ике ел япон сугышында катнашкан сугыш ветераны. Сугышның иң алгы фронтларында йөреп, минем бәхеткә исән-сау кайткан. Өйләнештек тә, эш эзләп, Урта Азиягә киттек. Башта Казахстанда, аннары Кыргызстанда эшләп карадык. Аннан соң гына Үзбәкстанга барып төпләндек. Кичке укуларга йөреп, урта белем алдым, үзбәкчә өйрәндем, педучилище тәмамлап, мәктәпкә лаборант булып эшкә кердем. Тора-бара башлангыч сыйныфлар укытучысы булып киттем, кул эшләре буенча түгәрәкләр алып бардым һәм, 1990 елга кадәр бер урында эшләп, пенсиягә чыктым. Аллаһыга шөкер, Үзбәкстан хөкүмәте минем хезмәтемне бик югары бәяләде һәм «СССРның мәгариф отлич-нигы» билгесе белән бүләкләде. 
 
- Сәгадәт апа, ә ничә балагыз бар? Алар кайда тудылар? Сезне тормыш төрле җирләрдә йөрткән икән.
- Кызганычка, ирем белән тормыш юлларыбыз аерылды. Раббыбызның тәкъдиредер инде. Ә балаларым бишәү иде. Олы кызым Сания - 1950 елда Казахстанда, 1952 елгы Румия һәм 1956 елгы Нурия - Кыргызстанда, 1959 елгы Рәшит һәм 1961 елгы төпчегем Рәис Үзбәкстанда тудылар. Хәзерге вакытта икесе генә исән. Румиямне - 1995, Рәисемне - 2005, Рәшитемне 2019 елда җирләдем. Хәзрәткәем, шулай инде, 93 еллык гомеремдә бик күп авырлыклар һәм кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килде. Бер Аллакаем ярдәме белән генә түзә алдым. Әтием - сугыш ветераны Әүхәди Хөсәен улы 1975 елда, әнием - Маһирә Ризван кызы 1996 елда, ирем Рәфәгать 1998 елда вафат булдылар. Барысын да миңа җирләргә туры килде. Әмма ләкин тормыш алга бара. Хәзерге вакытта 12 оныгым бар, Аллаһыга шөкер. 
 
- Сәгадәт апа, туган якларга кайчан әйләнеп кайттыгыз соң?
- 1990 елда, пенсиягә чыкач, туган авылым Әхмәтлегә кайттым. Дөресен әйткәндә, авылда озак тора алмадым, Сызранга юл тоттым. Анда «Социаль яклау үзәге» мөдире Нина Владимировна Шекунова миңа зур ярдәм күрсәтте. Ул бик йомшак күңелле кеше. Газета аша аңа иң зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Ул миңа Яшьләр һәм балалар сәнгате йортында кул эшләре түгәрәген алып барырга тәкъдим итте. Мин анда берничә ел эшләп, балаларны уенчыклар, курчаклар һәм киемнәр тегәргә һәм ясарга өйрәттем. Бик күңелле еллар булды ул.   
 
- Әгәр дә сезнең тормыш юлыгызны тәфсилләп яза калсак, ничәмә томлы китап килеп чыгар иде! Сез күп яшәдегез, күпне күрдегез, шатлыклар һәм кайгылар кичердегез. Ошбу тормыш авырлыкларын кичерергә кем һәм нәрсә ярдәм итте соң?
- Әлбәттә, бер Аллакаем һәм әбиемнән өйрәнгән догаларым. Минем бер әбием төрек милләтеннән иде бит. Ул бик зур дин белгече булып, миңа да бик күп догалар өйрәтеп калдырды. Урыны оҗмахта булсын.

- Сызранга килеп урнашкач, беренче мәртәбә мәчеткә килгәнегезне хәтерлисезме?
- 2005 елда, кече улым Рәисне күмеп кайткач, мәчеткә барырга булдым. Миңа, Декабристлар урамындагы мәчеттә яшь Илгизәр хәзрәт хезмәт итә, аңа бар, диделәр. Әлбәттә, аңа кадәр сезне күргәнем дә, Җиңү бәйрәменә багышланган парадларда катнашуыгызны да ишеткәнем бар иде. Мәчеткә килгәч, сез мине ачык йөз белән каршы алдыгыз һәм улымның кырыгын мәчеттә үткәрергә рөхсәт биреп, ярдәм иттегез. Аллаһының рәхмәтләре яусын!
 
- Сәгадәт апа, Сез, кул эшләре остасы буларак, шәһәребезнең Декабристлар урамындагы Үзәк мәчәтебездә түгәрәк ачып җибәрдегез һәм шунда ук шәкертләргә мөнәҗәтләр, шигырьләр өйрәтәсез. Каян шулхәтле көч-куәт аласыз?
- Мин мәчеткә гел шатланып киләм, аннан яшәреп кайтам, яхшы кешеләр белән, татарлар белән аралашып яшим. Менә шушы инде ул хәерле картлык! Мәчеттә үткән мәҗлесләргә куанып бетә алмыйм. Аллаһы Раббым кабул итсен, оештыручыларга әҗер-савабын бирсен!
 
- Сез бит инде татарларның милли чараларында да катнашасыз. Сызран татарларының милли тормышын ничек бәяләр идегез?
- Әлбәттә! Хәлемнән килгәнчә, Сабантуйларда, милли фестивальләрдә һәм башка чараларда катнашырга тырышам. Менә күптән түгел генә, өлкә татарларының гоурлыгы булган «Бердәмлек» газетасының 30 еллыгына һәм Самара өлкәсе татарларының даны булган «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең 50 еллыгына багышлап, Сызранның Үзәк китапханәсендә уздырылган чарада катнаштым. Юбилей бик тә күңелле үтте, әмма бернәрсә мине бик борчыды - катнашучылар аз. 10 мең татар яшәгән Сызранга 100 кеше дә җыелмау күңелсез һәм оят хәл. Сәбәбе нәрсәдәме? Сызран татарларына бердәмлек җитми кебек тоела. Муллалар арасында да шул ук хәл күзәтелә. Муллалар дигәч, аларны яклыйсым килә. Урыслар: «Каков поп - таков и приход», - дисә, без, мөселманнар: «Халкы нинди - мулласы шундый», - дибез. Ягъни Аллаһы Раббыбыз үзебезгә карата мулласын да, хуҗасын да бирә. 
 
Алда әйтеп үткән идем инде: минем әбием бик гыйлемле абыстай иде. Ул миңа: «Кызым, кайда булсаң да, тәртипле, зыялы һәм гыйлемле кешеләргә ияр, һәрвакыт уңышта булырсың», - дия иде. Мин тормышымны шул үгет-нәсыйхәт кагыйдәләре буенча төзим һәм башкаларга да киңәш итәм.
 
- Әңгәмәбезне тәмлерәк сүзләр белән тәмамласак, яхшырак булыр иде.
- Аллаһы Тәгалә Сызран татарларына һәм, гомумән, татарларга уңышлар бирсен! Динебезгә һәм милләтебезгә файдалы хезмәтләр насыйп итсен! Олыларга хәерле картлык, урта яшьтәгеләргә дин мәхәббәтен һәм яшьләргә тәүфыйк-миһербан бирсен! Сызран Җәмигъ мәчетен салып бетереп, шатланышып, ачу тантанасын күрергә насыйп булсын! Сызран татарларына Раббым бердәмлек һәм кардәшлек насыйп итсен! Хәзрәт, сиңа һәм хәләл җефетең Дания абыстайга балаларыгызның игелеген һәм ике дөнья бәхет-сәгадәтен күрергә насыйп итсен! Ислам динебезгә һәм милләтебезгә уңышлы хезмәтегезне дәвам итәргә Аллаһы Тәгалә көч-куәт бирсен! 
 
- Изге теләкләрегез, кызыклы һәм файдалы әңгәмәгез өчен Аллаһы Раббыбыздан чиксез рәхмәтләр сорап калам!
 

---
Бердәмлек
№ --- | 07.04.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»