поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.07.2010 Сәясәт

МӘСГУДӘ ШӘМСЕТДИНОВА: ТҮБӘТӘЙ КИЕП КЕНӘ МИЛЛИЛЕКНЕ САКЛАП БУЛМЫЙ

Танылган композитор Мәсгудә ШӘМСЕТДИНОВАның Америкага киткәненә шактый еллар узса да, бирегә бик тә ашкынып кайта ул. Казанда кунак булырга сәбәп тә чыгып тора. Быел аны “Нәүрүз” төрки халыклары театр фестивале кысаларында уздырылган театраль-агарту форумына мөгаллимә буларак чакырдылар. Кайчандыр кадерләрен белмәгән шәхесләребезне берәм-берәм барлый башладык. Шулай шул ул, ерактагы кояш яктырак күренә. Әмма ничек кенә булмасын, Мәсгудә апа берәүгә дә үпкә хисе сакламый. Кендек каны тамган җир күңелгә якын була шул инде ул.

– Мәсгудә апа, фестивальдә милли театрларда музыка сәнгате турында лекция укыдыгыз. Милли көй төшенчәсенә беркадәр ачыклык кертсәгез иде. Югыйсә бу төшенчәдән читләшә башладык.

 

– Спектакльләрдә миллилекне саклау – режиссерның гына вазыйфасы түгел. Монда композитор, балетмейстер, бизәүчеләрнең дә өлеше бик зур. Беләсезме, татар спектакле дигәндә, милли символларга бик нык игътибар итү зарур. Һәрбер символда үзебезгә генә хас милли аһәң бар. Мәсәлән, режиссер пьесага музыка язарга бирә икән, иң элек мин аны укып чыгам. Милли көй иҗат итәргә беренче чиратта сүзләр этәргеч бирә. Энҗе, мәрҗән дигән сүзләрне укыганда ук инде күңелдә көй туа башлый. Спектакльне бит аны европалаштырып та, яки төрле стильләрдә дә куярга мөмкин. Әмма шунысын онытмаска кирәк: милли спектакль милли аһәң белән төрелергә тиеш. Бу төшенчә композиторның, режиссерның күңеленә балачактан ук салынган була.

 

– Безнең театрларда еш кына, композиторлар, милли бизәлеш белән баетырга милли җанлы шәхесләр юк, дип зарланалар.

 

– Чакырмыйлардыр, без бит, эндәшсәләр, хәзер кайтып җитәбез.

 

– Америкадан кайтып, татар спектакльләренә көй язар идегезме?

 

– Әлбәттә, язар идем. Әмма миңа бер ай алдан әйтеп куярга кирәк. Тиз генә чыгып чабарлык җир түгел бит. Һәркемнең үз иҗади планнары дигәндәй. Әйтик, октябрь аенда Америкада Төрки халыклар фестивале узачак. Мин анда лекция укырга тиешмен. Вакыт ягы бик кысан. Шушы көннәрдә Һади Такташның “Җир уллары” трагедиясенә көй язу белән мәшгульмен. Соңгы вакытта инглиз телен камил өйрәнү өчен бөтен көчемне сарыф итәм. Фәлсәфи терминологияне үзләштерәсем килә. Татар халкы турында гәп кору чәй өстәле янында көнкүреш телендә генә түгел, ә зур сәхнәләргә чыгып сөйләрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

 

– Мәсгудә апа, сез көнбатыш мохитендә яшисез бит инде, шул ук вакытта көнчыгыш мәдәниятен дә бик яхшы беләсез. Америкада милли сәнгатькә мөнәсәбәт ни дәрәҗәдә?

 

– Америкада милли мохиткә игътибар күбрәк. Дөрес, анда күпмилләтле халык укмашып яши. Әмма аларның һәммәсенә дә үзләренең мәдәниятләрен, сәнгатьләрен җәелдерү өчен мөмкинлек һәм ирек бирелгән. Телисең икән, татар фестивален оештыр, телисең икән, французныкын. Шәһәрдә көненә әллә ничә фестиваль уза. Ә халык яшәүчеләрне милләтләргә аермый, җаны теләгән фестивальдә кунак була, милләтләрнең гореф-гадәтләре, милли ашлары бе­лән кызыксына. Халыклар, үзләрен күрсәтер өчен бер-берсе белән ярышып, искиткеч матур, мәгънәле фестивальләр уздыралар. Минем дә хыялым бар. Бишек музее төзисе иде. Бөтен дөньядагы халыкларның бишекләреннән торган, милли җырларын тыңлатырлык изге урын булырга тиеш бу. Бирегә дөньяның барлык кыйтгаларыннан да бишек җыры тыңларга килсеннәр иде. Әлеге музей милли төсләргә бик бай булырга тиеш.

 

– Сез бу бишек көйләрен туплый башламадыгызмы соң әле?

 

– Минем архивта 300гә якын бишек көе бар инде. Күргән бер кешегә бу хакта әйтергә тырышам. Америкада бишек җырларын җыю бернәрсә дә тормый. Ә бездә ялынып-ялварып сорап та бишек җыры табып булмый. Белмимнең башы авыртмый, дигәннән башка җавап ишеткәнем юк. Бишек җыры да белмәгәч, ничек артист булып йөрисең соң син, дим андыйларга. Кайберләре мөрәҗәгать иткәч, Интернеттан алыгыз, дип җавап кайтара. Интернетны сезгә караганда яхшырак беләм, сиңа сабый чакта нинди бишек җыры көйләгәннәр, менә шул кирәк миңа, дип тә аңлатып карыйм. Әмма файдасыз.

 

– Сезнең инде күптәннән татар театрларындагы премьераларны караганыгыз юк иде. Фестивальдә шактыйларын карарга туры килде һәм ул сездә нинди тәэсирләр калдырды?

 

– Мин бит бөтенесен яратам. Авылда көтү кайтканда әбиләр ишегалдында сөйләшеп утыра икән, бу да минем өчен театр. Кемдер уйный, кемдер тамашачы. Мин – читтән карап торучы. Күпләр дөньяны җитди кабул итәргә күнеккән. Ялгышалар, ул бөтенләй җитди түгел, тирә-юньне мәзәк кебек күзалларга кирәк.

 

– Дөньяның мәзәк икәнен Америкага киткәч кенә аңлый башладыгызмы? Гадәттә, Көнбатыш илләренә киткән кешеләрнең фикер сөрешләре үзгәрә башлый бит.

 

– Мондый уй минем зиһенемдә йөри иде инде ул. Америка бит ул – икенче мохит. Анда дөнья башлангычына барып, бөтен җирне күзәтеп утырган кебек. Мәгълүмат ягыннан искиткеч бай, технология алга киткән ил. Беләсезме, китапханәдә XVI гасырда татарлар тарихы турында инглиз телендә басылып чыккан борынгы китапны өйгә биреп җибәргәч, исем киткән иде. Бездә 1945 елга кадәр чыккан китапларның берсен дә өйгә алып кайта алмыйсың лабаса. Кешегә ышаныч калмады бит бездә.

 

– Соңгы елларда татар театрлары милли асылларын җуйды, дигән фикерләрне еш ишетергә була. Америкадан кайткан милләттәшебез буларак әйтегез әле: без, чыннан да, миллилектән читләштек микәнни?

 

– Нәрсә соң ул миллилек? Күпләр аны түбәтәй киеп, пәрәмәч ашау дип кабул итә. Минем бирегә килеп, лекция укуым да шушы милли аһәңне аңлатуга кайтып калды. Безне, әйтик, композиторларны, европача укытырга тырыштылар. Шуңа мин бу стильне бик яхшы беләм. Гомер буе бу стиль белән көрәшеп яшәдем. Һәм аны Америкага киткәч кенә аңладым. Америка композиторларының берсе генә дә Европа стилендә иҗат итми. Дөрес, кайчандыр алар да бу алымнарны үрнәк итеп алган. Без бит аерым дәүләт, безнең бит үз аһәңебез бар, дип Европадан читләшкәннәр. Казанга кайткач, берәү миннән: “Америкага нинди багаж алып китәсез инде?” – дип сорый. “Киресенчә, мин биредән буш кесәләр белән китәм, ә Америкадан төяп алып кайтам”, – дим.

 

– Туган җир сагындырмыймы соң?

 

– Дөресен генә әйткәндә, сагынырга вакыт юк. Гаиләм шунда, балаларым янымда. Хәзер бөтен көчемне биреп инглиз телен өйрәнәм. Япон, кытай телен үзләштерергә исәп бар. Әмма туган яктан җанга дәва алып кайтып килмәсәм, күңел барыбер тыныч түгел.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 142 | 14.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»