поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.04.2020 Җәмгыять

Чит илдән кайтучыларга акча түләнә

Бу көннәрдә чит илдән кайтучылар һәм алар белән яшәүче якыннары ике атнага карантинга ябыла. Алар өйләреннән беркая чыгып йөрми, табиблар күзәтүе астында яши. Бу көннәр өчен хезмәт яшендәгеләргә – чит илдә булучыга да, якынына да “больничный” түләнә.

– Чит илдән кайткан республика халкы яки эш бирүче оешма җитәкчеләре Татарстанның социаль иминият фондына мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фондына онлайн рәвештә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча гариза рәсмиләштерә ала, – дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров. – Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә  килеп йөрергә кирәкми. Дәүләт хезмәте порталы  яки Пенсия фонды сайты аша гариза һәм документлар җыелмасын тапшыру җитә. Сайтта нәрсәләр соралуы хакында барысы да аңлатылган. Иң мөһиме: чит ил паспортында сугылган мөһер һәм бару-кайту вакыты күчерелмәләре. Алар ачык күренмәскә дә мөмкин. Ул чагында юл билеты, маршрут квитанцияләрен терки аласыз.
 
Хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазьләрен бу көннәрдә Казан халкы 18нче сырхауханәдә дә ачтыра ала. Чит илдән ике атна элегрәк кайтучыларга, еллык ял вакытында сәфәрдә булучыларга  “больничный” ачылмый. Ике атна тәмамланырга берничә генә калганда, акча шул көннәр өчен генә түләнә. Чит илдән кайтучы, “больничный” ачтырту өчен, үзе турында гариза тапшырганда, якыннары хакындагы мәгълүматларны да җибәрә ала. Пенсия фонды бүлеге гаризалар буенча акча күчергәнче, мәгълүматларны кешенең эш урыны аша тикшерә. Бюллетень тутыру ике өлештән тора, беренче җиде көнгә һәм калган икенче атнага ачалар. Түләү кешенең хезмәт стажыннан һәм эш хакыннан чыгып билгеләнә.  Фердинат Закиров аңлатуынча, гариза тапшыргач, кешегә акча килгәнне көтәсе генә кала. Акча  “больничный” рәсмиләштергәч, беренче атнада җибәрелергә тиеш. “Түләү башкарылмый икән яки башка сораулар килеп чыкса,  Пенсия фондының кайнар линия телефонына (8 (843) 2-79-27-27) шалтыратырга кирәк. Бәлки документларда төгәлсезлек киткәндер. Андый очраклар бар”, – дип ачыклык кертте ул.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 04.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»