|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2020 Мәдәният
Татарстан Республикасы Милли музеена-125 яшь5 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее 125 еллык юбилеен билгеләп үтә. Милли музей - Россиядә иң эре региональ музейларның берсе булып санала. Шунлыктан, бу дата Татарстанның милли һәм мәдәни тормышы өчен бик зур әһәмияткә ия. 1895 елда ачылган музей зур үсеш юлы үтә - Казан шәһәренең фәнни-сәнәгать музееннан Татарстан Республикасының Милли музее дәрәҗәсенә үсеп, республикабызның милли брендына әверелә.
Музейны оештыручылар арасында Казан университетының күренекле галимнәре - А.А. Штукенбер, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф.Катанов, шәһәр башы С.В.Дьяченко, Казанның меценат һәм һәйриячеләре - О.С. Александрова-Гейнс, И.Ф. Лихачёв исәпләнә. Музейның нигезен галим һәм коллекционер А.Ф. Лихачёв тупланмалары һәм 1890 елгы фәнни-сәнәгати күргәзмә экспонатлары тәшкил итә.Төрле дәвердә эшләгән музей хезмәткәрләре ярдәмендә 940 меңнән артык предметтан торган кабатланмас коллекцияләр тупланган. Алар республикабызда яшәүчеләрне һәм килгән кунакларны Татарстанның табигый һәм мәдәни-тарихи үсеше, көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләренең яраклашуы, борынгыдан килгән дөнья цивилизациясе белән таныштыра.
Музей республикабызның милли байлыгын намус белән саклый, матди һәм рухи мирасны яшь буынга тапшыруда, мәгариф һәм фәнне, милли традицияләрне дәвамчан итүдә, Татарстанның тарихы һәм уңышлары белән таныштыруда зур эш башкара.
Милли музейның 125 еллыгы уңаеннан "Яраткан музейга багышлана!" акциясе игълан ителә. Апрель дәвамында Милли музейдан селфи фотографияләрен, яки яраткан экспонатның фотоларын #музей125 хештегы белән бастырырга кирәк булачак. Бу - яраткан муззеең турында сөйләү өчен менә дигән сәбәп.
--- |
Иң күп укылган
|