|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2020 Мәдәният
Кариев театры "Тылсым" проекты аша балаларны әкиятләр белән таныштыраМультфильмнар каралган, уеннар уйналган, ә хәзер нишләргә? Карантинда балага файдалы шөгыль табу ата-ана өчен чын башваткыч. Монда Кариев театры оештырган "Тылсым" проекты ярдәмгә килә! Әлеге проект кысаларында театрның артистлары балалар өчен әкиятләр укый. ТР халык актрисасы Халидә Сөнгатуллина "Салават күпере кайда йоклый" (Р. Батулла) әкиятен, театр артисты Булат Гатауллин "Айны кем чистарта?" (Л. Әбүдарова) һәм Альбина Гайзуллина "Камыр батыр" (татар халык әкияте) әкиятләрен инде тамашачыга тәкъдим иттеләр. Яңа әкиятләр һәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә чыга. Әкиятләрне YouTube-каналда карарга һәм ВК социаль челтәреннән аудио форматта тыңларга да мөмкин. Сәламәтлегебезне саклыйк, өйдә булыйк!
--- |
Иң күп укылган
|