поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.04.2020 Җәмгыять

Ана капиталы алу тәртибенә үзгәрешләр кертелде: капиталга бәйле 5 ЯҢАЛЫК

Быел Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга Юлламасында тәкъдимнәренең берсе ана капиталы турындагы законга үзгәрешләр кертү иде. Әлеге төзәтмәләр хакында Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатма бирде.

Беренче яңалык

Гаиләдә икенче бала тугач, ана капиталы сертификаты 2007 елдан бирелә башлады. Шул вакыт эчендә республикада гаиләләргә 291299 сертификат тапшырылды. Быел гыйнвар аеннан мартка кадәр аны 2589 гаилә алды. Россиядә ана капиталы законына үзгәрешләр кертелү балалар тууын һәм сертификатка ия булучылар санын тагын да арттырачак. Программа 2026 елга кадәр озынайтылды.

Законга үзгәрешләр кергәннән соң, ана капиталы гаиләдә беренче бала тугач ук бирелә башлады. Беренче баласы туган яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләргә 466617 сум күләмендә акча билгеләнә. Беренче бала 2020 елга кадәр дөньяга килсә һәм гаилә быелдан тагын бер сабыйга ишәйсә, сертификат акчасы 616617 сум булачак.

Ана капиталы сертификаты программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле аның өчен 89,9 миллиард сум акча бүленде.

Икенче яңалык

2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм куллану кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк. Яңа тәртип буенча, гаиләләр сертификатны биш тәүлек эчендә алачак, файдалану өчен гаризаны карау вакыты ун көннән дә артмаячак. Оешмалардан өстәмә мәгълүматлар соратасы булганда гына вакыт 15 – 20 көнгә сузылачак. Ел азагына кадәр элеккечә эшлибез, ягъни сертификатны рәсмиләштерү 15 көндә, гаризаларны карау 1 ай эчендә башкарыла. Дөрес, Пенсия фондының күп кенә бүлекчәләре хәзердән үк кыска режимда хезмәт күрсәтә.

Өченче яңалык     

Пенсия фонды бүлегенең электрон хезмәт күрсәтү буенча мөмкинлекләре  арта. Ана капиталы сертификатын тизрәк алудан  тыш, аны рәсмиләштерү дә җиңеләйде.

Апрель урталарында тагын бер яңалык көтә: Пенсия фонды сертификат бирүне активлаштырачак. Гаиләдә бала тууга Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре сертификатны автомат рәвештә рәсмиләштерәчәк һәм гаилә аны шунда ук куллана башларга мөмкин. Бала тууы турындагы барлык  мәгълүматларны ЗАГСтан хәбәр итәләр. Рәсмиләштерелгән сертификат ананың Пенсия фондындагы яки дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетына теркәлә. Бу яңалык баланы уллыкка алган гаиләләргә кагылмый, аларга элеккечә хезмәт күрсәтелә, чөнки баланы уллыкка алу турындагы мәгълүмат аларда гына саклана.

Дүртенче яңалык

Ана капиталы сертификаты акчасын балаларны укыту, гаиләнең торак шартларын яхшырту, ананың булачак пенсиясенең тупланма өлешен тәэмин итү, инвалид сабыйларга социаль чаралар алу өчен өлешчә яки тулысынча тотарга мөмкин. Күп гаиләләр аны торак шартларын яхшырту өчен кулланылышка кертә.

Программа эшли башлаганнан бирле республиканың 220 мең гаиләсе ул акчага торак шартларын яхшыртты. 196 меңнән артыгы акчаны өлешчә яки тулысынча торак кредитын каплау өчен тотты. 30 меңнән күбрәк гаилә  торак шартларын кредит чараларыннан башка гына яхшырта алды.

Законга үзгәрешләр кергәч, гаиләләргә яңа мөмкинлек ачылды. Ана капиталы акчасын бакча кишәрлекләрендә торак йорт салу өчен дә кулланырга рөхсәт ителә. Тик аның өчен милеккә ия булу хокукы һәм ул урында төзелеш эше алып барырга рөхсәт булсын. Акчаны нәрсәгә генә сарыф итсәгез дә, закон бозылмаска тиеш. Торак төзим дип ялган документлар тутыру, яшәргә яраксыз йорт сатып алуның  азагы начар тәмамлана. Ул очракларны ведомстводан тыш комиссия карый һәм эш прокуратурага барып җитәргә мөмкин. Закон бозу, сертификатны максатчан кулланмау фактлары ачыкланса, гаилә  сертификат акчасын хөкүмәткә кире кайтарачак. Сертификатны законсыз рәвештә акчага әйләндерү очрагы ачыкланса, җинаять эше кузгатыла.

Бишенче яңалык

2018 елдан башлап, гаиләдә икенче бала туган очракта, хезмәткә яраклы яшьтәге гаилә әгъзаларының айлык кереме 2 яшәү минимумыннан артмаса, сертификат акчасын ай саен акчалата алырга мөмкин.

2020 елда әлеге акчадан файдалану мөмкинлеге бармы икәнен белү өчен, үзегез дә исәпләп карый аласыз. Гаиләнең соңгы 12 айдагы керемен 12гә, аннары гаиләдәгеләр санына бүләләр, икенче яңа туган сабыйны да исәпкә кертергә кирәк. Ул сумма төбәктәге ике яшәү минимумыннан кимрәк килеп чыкса (2020 елдан ул сумма 20170 сум тәшкил итә), Пенсия фонды бүлегенә гариза тапшыра аласыз. Гаилә кеременә ай саен 9375 сум акча өстәләчәк.    

Искәрмә: аны бирү вакыты да 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр үзгәртелде. Республикада ул түләүдән 2 меңнән артык гаилә файдаланды.

Сорау-җавап

– Ике балам бар. Берсе – 2012 елда, икенчесе 2015 елда туды. Ана капиталы сертификаты булса да, аны файдаланмаган идек. Быел кулланырга ниятлибез. Безгә ничә сум билгеләнә?

– Гаиләгә 2015 елда туган икенче бала өчен сертификат бирелгән. Быел аның күләме 466617 сум булачак.   

– Ике баламны ана капиталы турындагы закон кабул ителгәнче үк 2002 һәм 2005 елларда таптым. 2020 елда өченче балабыз туган очракта, безгә ул акча ничек исәпләнелә?

– Гаиләдә быел өченче бала туса, 616617 сумлык сертификат тапшырылачак.

– Айлык түләүне алу өчен гаилә гаризаны ай саен язарга тиешме?


– Ул белешмә гариза язганда бер тапкыр тапшырыла.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»