|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.04.2020 Мәдәният
Фирдүс Тямаев бүген онлайн-концертка чакыраКарантинда булучыларга ярдәм йөзеннән оештырылучы онлайн-концертлар сериясен бүген Фирдүс Тямаев дәвам итә. #айдадомой онлайн-концертлары кысаларында инде күп кенә җырчылар үз чыгышларын халыкка тәкъдим итте. Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Вагапова, Лэйна, Артур Шамгунов һәм StandUp Club Kazan резидентлары, Илназ Сафиуллин, Ямьле вокаль группасы, шулай ук Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары, Зәрина Вильданова һәм CheekLaWeek ансамбле карантинда утыручы халыкның күңелен күтәрде. Бүген исә, Фирдүс Тямаев тамашачыларны үз концертына чакыра. Концертны бүген, 3 апрельдә биредә 19.00 дә карарга мөмкин булачак.
--- |
Иң күп укылган
|