|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2020 Мәгариф
Татарстан укучылары 6 апрельдән онлайн-укуга күчәАларның дәвамлылыгы әлегә билгесез. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 6 апрельдән республика укучылары онлайн-режимда укырга күчәчәк, дип белдерде. Тиешле карарны кичә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов имзалады.
- Белгәнегезчә, укучылар, шул исәптән студентлар каникулларга китә дигән карар кабул ителгәч, дистанцион укыту системасы оештырылды. Республика Президенты каладагы мәктәпләрнең берсендә һәм университетта моның техник яктан ничек көйләнгәнен үз күзләре белән күрде. Өстәмә чыгымнар яки техник мөмкинлекләрне көйләү, оештыру таләп ителгән аерым районнарда да шулай ук сораулар байтак булды, - диде Галимова традицион брифинг барышында.
Аның сүзләренә караганда, мондый төр укытуның дәвамлылыгы билгесез.
- Күпме кирәк булса, шулкадәр дәвам итәчәк, - дип йомгаклады сүзен спикер.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|