|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.04.2020 Шоу-бизнес
Җырчы Динара Рәхимова: “Дусларым, ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Сездән башка берни дә килеп чыкмас иде”Бүгенге көндә һәркем игелекле эшләр кылырга омтыла. Җырчы Динара Рәхимова да үзенең сәхнәдәш дуслары белән Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылы картлар йортында концерт оештырган. Үзе бу турыда менә нәрсәләр сөйләде: “Мондый авыр вакытта күп нәрсә турында уйлана башлыйсың. Нәрсә эшләнгән, ә нәрсә әле алда. Үз эшеңнең нәтиҗәләренә таянып, үзеңә яңа максатлар куясың. Күпләр миннән «Хыял» концерты кайчан ясыйм дип сорыйлар? Минем эшем башланды инде. Минем өчен бу бик җитди эш, чөнки мин әле гастролер түгел, тик кирәкле бөтен көчемне куярга вәгъдә бирәм, чөнки элекке музыкаль проектымнан кадрларын караганда, мотивация арта гына әле. Картлар йортына концертыбыз белән ярдәм итүебезгә мин бик шат. Изге гамәлләр кылыгыз! Якыннарыгызны һәм үзегезне саклагыз”. Динара концертта катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерә: “Дусларым, ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә. Сездән башка берни дә килеп чыкмас иде. Бергә без көч!”
Әйе, изгелек җирдә ятмый, диләр. Кылган изгелекләрең үзеңә әйләнеп, кайтсын, Динара! Картлар йортыннан ВИДЕОны җырчы Динара Рәхимованың инстаграм битенә кереп карый аласыз: https://www.instagram.com/dinara_ryakhimova/ Әлеге фотолар да инстаграмнан:
--- |
Иң күп укылган
|