|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2020 Криминал
Түбән Камада ниләр бар? Башта кеше башы, аннан аяклары табылганТүбән Кама урманында, кеше башын тапкан урыннан ерак түгел, кеше аяклары табылган. Экспертиза элек табылган кеше башы һәм әлеге аяклар бер үк кешенеке булуын ачыклаган. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.
«Элек Кызыл Чишмә бистәсенә илтүче юлдан 20 метр ераклыкта билгесез ир-атның җәсәдләре табылган иде. Хәзерге вакытта суд-геном экспертизалары билгеләнгән, алар нәтиҗәсе буенча табылган сөякләрнең бер үк кешенекеме икәнлеге ачыкланачак», — диде Эльвира Газизова.
Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атның үлеме быел 1-23 март аралыгында булган. Һәлак булучының фотороботы төзелгән, шулай ук суд-медицина экспертизалары үткәрелгән. Ир-ат 30 - 50 яшь тирәсендә булган, чәче дүрт сантиметрга кадәр озынлыкта, бераз агару билгеләре белән кара-көрән төстә.
Элегрәк «Татар-информ» 23 март иртәсендә Түбән Кама урманында пакетка төрелгән кеше башы табуларын хәбәр иткән иде. Кызыл Чишмә бистәсе тирәсендәге табылдыкка шуннан үтеп баручы кеше юлыккан.
«Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Тикшерү комитеты нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны, шулай ук әлеге ир-атның туганнарын яки дусларын белүчеләрне 8 (843) 221-75-15, 8 (8555) 39-23-24 яисә полициягә: 02 (102) телефон аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.
--- |
Иң күп укылган
|