|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2020 Җәмгыять
Ильяс Халиков: «Бик “акыллы” вирус булып чыкты бу» (ИНТЕРВЬЮ)Концертлар, күп төрле чаралар кичектерелде. Тамаша ясап, халыкны җыйган артистлар да бүген өйдә утыра. Тормыш рәвешебез, яшәү мәгънәсе турында уйланырга яхшы форсат бу. Коронавирустан сакланып яткан режимда “Матбугат.ру” Ильяс Халиковтан да интервью алды. - Әссәләмүгаләйкүм, вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү. Өйдә генә утырырга тырышабыз инде. Кибеткә, вак-төяк йомышларга чыккалап керергә туры килә. Тормыш иптәшем эштә, балалар өйдә. Көне буе өйдә генә утыра алмасам да, карантин режимын сакларга тырышам. - Өйдә утырыр өчен бераз запас җыеп калдыгызмы? Карабодай, ярмалар, макарон...
- Яныбызда гына кибетләр бар, шуннан кереп алабыз. Запаслар да бар. Бәрәңге, ярма, макарон, шикәр комы, без һәрчак запас белән.
- Бу коронавирус шау-шуы бик күп җырчыларга зыян китерде, планнарын үзгәртте. Сезнең дә күп чыгышлар кичектерелгәндер, Ильяс әфәнде?
- Коронавирус хәлләре, әлбәттә, бөтен кешегә дә зыян китерде. Уза торган гына булсын. Җырчымы ул, башка җирдә эшләүчеме, баймы - ярлымы, һәркемгә дә уйланырга урын бар. Тырышып эшләп йөри торган кешеләр барысы да эшләрен туктатырга мәҗбүр булды. Кафе-рестораннар, төзелеш, җырчыларның гастрольләре – барысы да тукталды бит. Гади генә, күзгә күренмәгән бер вирусны сәбәп итеп, Аллаһы Тәгалә безне уйланырга мәҗбүр итте.
Нәрсә өчен уйландыра безне Аллаһы Тәгалә? Соңгы елларда сәнгать, эстрада, шоу-бизнес өлкәсендә эшләүче җырчыларга игътибар бик нык артып китте. Ә авылда үз көче белән, мәсәслән, ит сатып, бәрәңге, сөт сатып үскән кешеләрнең дәрәҗәсе төшеп бетте. Кул көче белән табылган табигый продуктларның бәясе бик очсыз. Бер әйбер дә җитештермәгән кеше акчаны күп эшли, ә гомер буе иртәдән кичкә кадәр тырышкан кешеләрнең керемнәре бик аз.
Кешенең хәзер җырда гаме юк. Һәркем шушы катлаулы вакытны ничек уздырырга дигән уйлар белән борчылып йөри. Бүгенге эстрадада әдәп, әхлак ягы түбән тәгәрәде. Мин моны тамашачы буларак әйтәм. Мәсәлән, дин, хәзрәтләр турында мәзәкләр чыга. Икенчедән, спектакльләрдә хәзрәтләрне, ишаннарны, абыстайларны кеше өстеннән яшәп ятучы буларак күрсәтү, бәлки, бүгенге көндә кирәкмәс тә иде. Һәр хәзрәт Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен әйтеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте турында сөйләп, өндәп йөри. Мәсәлән, “Зәңгәр шәл” спектаклен быел “Барс-Медиа” компаниясе һәм филармония артистлары “Музыкаль солянка” итеп куйдылар. Ләкин мин бу тамашадан рухи азык алып кайта алмадым, бу комедия форматында диннән көлүгә кайтып калды. Мин бик борчылып, “халыкны шулай тәрбиялибезме инде хәзер?” дип кайтып киттем.
Әле аңа өстәп, эстрада артистлары нинди үрнәк күрсәтә, яшь буынга? Программада әхлак, әдәп урынына кендек асты һәм төнге күлмәк урын ала. Халык хәзер дискотека форматындагы җырлар тыңлап, икешәр сәгать концертта утырып күңелләрен күтәрсәләр дә, җаннарына тынычлык таба алмый, минемчә. 1985-1990 еллар эстрадасы белән чагыштырганда, без бүген күпкә артка тәгәрәдек. Мин моны тамашачы буларак әйтәм.
Артистларга уйланырга урын бар, дип әйтәсем килә. Без Аллаһы Тәгалә биргән талантыбыз аша халыкка әдәп-әхлак тәрбиясе бирергә тиеш. Моның зыяны безгә генә түгел, балаларыбызга да кагылачак. Алар бит шуны тыңлап тәрбияләнә. Җырчыларга мөрәҗәгать итәсем килә. Дөньяның артыннан куып, үзебезнең рухи халәтебезне онытсак, безнең иҗатыбыздан нинди файда? Эшләгән акчаларыбызның бәрәкәте дә кирәк. Шушыларны аңлап, тормышыбызны тагын да матуррак итәргә насыйп булса иде.
Менә хәзер ураза җиткәч, түбәтәйләр киеп, авыз ачтырабыз, мәчетләргә йөрибез, ураза тотарга тырышабыз. Ә ураза бетүгә, яулык-түбәтәйләрне салып, кыска итәкләрне киеп, башка мәҗлесләрдә катнаша башлыйбыз. Шулай үз-үзебезне генә алдалыйбыз түгелме?
Шаригать кануннарын белеп, аны үтәмичә яшибез.
- Коронавирусны Аллаһы Тәгаләдән бер кисәтү дип кабул итәргә кирәк, димәк?
- Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга гыйбәдәт кылыр өчен яраткан һәм акыл нигъмәте белән бүләкләгән. Шуңа да коронавирус дигән афәт бар халыкка уйланырга мөмкинлек бирде. Яшәешне матди яктан гына түгел, шаригать белән, дин кагыйдәләре белән, савап җыеп калыйм әле диеп яшәргә бик вакыттыр.
- Бу хәл берничә айга сузылса, нәрсә булып бетәр икән?
- Минемчә, авыл хуҗалыгына күбрәк игътибар бирелер. Кеше авылына кайтып, бәрәңгесен, суганын утыртачак. Йорт янындагы газон урынына бәрәңге утыртырлар. Теләнчелек билгесе булган, ертып кием, джинсы чалбар, итәк һәм башкасы, боларны киюне туктатып ямап киерләр, урамда сыра күтәреп, доньяның кендеге булып йөргән кешеләр үз асылына кайтыр.
Бу бик “акыллы” вирус булып чыга: байны да, ярлыны да, урта хәлле кешене дә кызганмый – һәркемне тигезли. Шуңа күрә күңел халәтебез турында уйланырга кирәк. Нәрсә эшләдең син тормышыңда? Балаларыңа-оныкларыңа нинди рухи азык калдырасың?
Без коронавирустан куркырга түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең газабыннан бу дөньяда да, теге дөньяда куркып яшәргә тиеш! Безгә яшәешне яңадан яхшы уй-фикерләр белән яхшы якка борып, ясалмалылыктан, ике йөзлелектән, оятсызлыктан үзгәреп - дөрес яшәүне алып бару вакыты җитмәдеме икән? - дип уйлыйм.
Аллаһы Тәгалә һәммәбезне шушы кечкенә генә вирус белән сыный, минемчә. Яше дә карты да, бае да, ярлысы да шушы вирус турында уйлый. Коронавирус дип, чәчүләр чәчелмәсә, ни булыр? Шуңа күрә ипинең кадере артырга тиеш. Аллаһы Тәгалә моны юкка гына җибәрмәгән, “Әй, адәм баласы, уйланыгыз, сез юктан бар булдыгыз, бардан юк булырга мөмкинсез” дип әйткән. Хәрамны хәләлдән аерып, хәләл белән генә яшәргә насыйп булсын иде. Шәригатькә туры килмәгән эшләр эшләгән кешеләр, мин мөселман, дип халыкны бутамасын иде. Тормышыбызны шаригать кануннары белән, бер-беребезне догадан калдырмый яшик. Киләчәктә моннан да зуррак афәтләр булмасын, бу чир узгынчы гына булсын. Бар да яхшы булыр, Иншаллаһ.
--- |
Иң күп укылган
|