|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2020 Язмыш
“Исән чагында үзем тәрбияләячәкмен”Язмыш дигәнең адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куймый. Утка да сала, суга да. Бары тик көчле рухлылар гына аларны җиңәргә сәләтле. Әнә шундый сыйфатка ия булган гүзәл затларның берсе − Фаягол Солтанбәкова белән очрашырга туры килде. Саба районының Мичәнбаш авылында туып үскән кыз, 8нче сыйныфтан соң, Кукмарадагы һөнәр училищесында укый башлый. Шул вакытта Ашхабадта яшәүче апасының гаиләсенә күтәрә алмаслык кайгы килә. Җир тетрәгән чакта ул дүрт баласы белән харәбәләр астында кала. Үзенең гәүдәсен исән килеш табалар, ә балаларның барысы да җир куенында кала. Шуннан соң, ул авылга әти-әнисенә хат язып, берәр балаларын җибәрүләрен үтенә. Болай да өлкән кызларын бер күрергә зарыгып яшәгән ата-ана, икенчесен дә анда җибәрәселәре килми. Әниләре гомер буе олы кызын үзәкләре өзелеп, сагынып яши һәм аны күрә алмыйча үлеп китә.
Фаягөл әти-әнисе рөхсәтеннән башка юлга кузгала. “Әти-әнинең елый-елый поезд яныннан чапканнары бүген дә күз алдыннан китми”, − дип искә ала Фаягөл апа ул чакларны. Ашхабадта мамык чистарту заводына эшкә урнаша кыз. Үзенең чибәрлеге, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торган кыз авыл хуҗалыгы институты студенты булган Фәрит исемле егетне үзенә гашыйк итә. Озакламый гаилә дә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып сигез балалары дөньяга аваз сала. Әмма нарасыйларның өчесен, тугач та табиблар ана кешенең күзенә күрсәтмичә генә: “Үле туды”, − диләр. Гомер буе әнә шул балаларының гәүдәләрен дә күрә алмавы күңеленә тынгылык бирми ана кешенең.
Бәхетле гаилә тормышы озакка бармый. Фаягөлнең ире фаҗигале төстә вафат була. Ул чакта төпчек кызы туарга да өлгерми кала. Иренең үзенә “алтыным” дип йөргәнен истә тотып, ана кеше кызына Алтын дигән исем куша.
Биш баласын ияртеп, үзенең туган якларына юл тота ул, тик анда колач җәеп каршы алмыйлар күп балалы гаиләне. Берничә тапкыр кайтып, кире китәләр. Шуннан соң Казанга килеп, ишек алды себерүче булып эшкә урнаша. Биш бала белән тулай торакның 7 квадрат метрлы бүлмәсендә яшәү җиңел булмый аңа.
Фатир юллап, Казанда күп кенә түрәләрнең бусагасын атларга туры килә ул чакта, әмма берсеннән дә уңай җавап алмый. Бер хатын-кыз җитәкченең аңа:” Без сине чакырып кайтармадык. Каян кайттың, шунда кит”, дигән сүзләре бүген дә исеннән чыкмый. Аннары кемнеңдер киңәшен тотып, Фаягол ханым Мәскәүгә Хатын-кызлар комитетына да, косманавт Валентина Терешковага да, газеталарга да хат юллый. Үзе Мәскәүгә баргач, промышленность министры янына да керә. Шул чакта тиз арада фатир мәсьәләсен дә хәл итәләр. Аннары төзелештә эшли башлый.
Балаларын аякка бастыру өчен бөтен көчен куя. Бервакыт кече улы Радик армия сафларына китәргә йөргәндә, аның юлына юньсез бәндәләр очрап, кыйнап ташлыйлар. Шуннан егет терелә алмый, гүр иясе була. Игезәкләрнең берсе
Наилә кияүгә чыгып, 6 айлык бала таба, әмма табиблар аның яшәвенә өметләндермиләр. Баш миендә киста, су җыелган, диләр. Кызга Гөлназ, дип исем кушалар. Икенче баласы да авыру булып туа Наиләнең. Фаягөл апа туганнан бирле Гөлназны үзе тәрбияли. Башта Наиләнең ире үлеп китә, аннары Наиләне бер яшьлек улы белән икесен машина бәрдерә. Өч атна эчендә өч якын кешесен югалта Фаягөл апа. Бүгенге көндә өч баласы исән- сау.
Оныгы Гөлназны 5 яшенә кадәр үзе ашата, ризыкны йотарга өйрәтә. Кыз 10 яшенә кадәр сөйләшми. “Аяклары бер-берсенә ябышкан, 1 як кулы артта гына тора иде”, − дип искә ала Фаягөл апа. Аннары бала бер-бер артлы операцияләр кичергән. Таныш-белешләре оныгы Гөлназны интернатка бирергә кушсалар да, аннан баш тартмый. “Исән чагында үзем тәрбияләчәкмен”,− ди ул. Һәр елны аны аякка бастыру өчен тернәкләндерү үзәкләренә алып бара. Биш ел рәттән икешәр атна дәваланып кайткан Трускавец пансионатының файдасын күрә алар. Анда кызны уколлар, дарулар белән дәваламыйлар, ә башка алымнар кулланалар. Ниһаять, ул тотынган килеш аякка басып тора, үз куллары белән кашык тотып ашый башлый. 22 яшенә җиткән оныгын шулай тәрбияләгәнгә Фаягөл апага күрше-тирә генә түгел, табиблар да шакката. Өйдә шөгыльләнү өчен Гөлназга нинди генә спорт җиһазлары сатып алмаган ул. Көн саен шуларда оныгын шөгыльләндерә, үрмәләргә өйрәтә. Гөлназ беркайчан да мәктәптә белем алмаган. Аны әбисе укырга өйрәткән. Таныш - белешләре белән ватсаптан аралаша.
Тирә-юнебездә игелекле кешеләр булуына сөенә алар. Күптән түгел бер оешманың генераль директоры булган Илдус Вәлиуллов үзенең хезмәткәрләре белән кызга яңа инвалид арбасы китергәннәр. Шундый мәрхәмәтле затларга рәхмәт дими, ни дисең. Шифаханәләргә, реабилитация үзәкләренә юллама белән булышкан өчен Социаль яклау министрлыгына да рәхмәтле алар.
Фаягөл апа кайгы-хәсрәт йотып кына утырмый. Кул эшләре белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Кабат үзенең үткәннәрен күз алдыннан кичергәндә:”И Ходаем, нинди гөнаһларым өчен җибәрдең икән бу сынауларны?”, −дигән уйлар китми аның башыннан.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|