поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.04.2020 Җәмгыять

"Коронавируслы җәсадләрне ничек җирләргә?"

Коронавирус кебек йогышлы авырулардан саклану исламда ничек каралганлыгы, мөселманнарның бу авыр чорда ни эшләргә тиешлеге, куркыныч чир таралганда мәетнең ничек җирләнергә тиешлеге турында дин белгече белән сөйләштек.

Дөнья буйлап пандемия котырганда әле тегендә, әле монда күршеләр яки туганнар белән генә дигән булып Коръән ашы уздыручылар бар. Авылларда да күршеләр белән аралашмыйча яшәү буламы инде дип фикер йөртүчеләр бар. Йогышлы чирнең нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин булуын аңлау да җитеп бетми.
 
Ислам тарихында йогышлы чирләрдән ничек сакланганнар? Коръәндә бу хакта нәрсә язылган һәм Мөхәммәд пәйгамбәр нәрсә киңәш иткән? Европа илләрендә коронавирустан үлүчеләрне крематорийларда яндыралар. Мәетне кәфенлеккә төреп җирләүче мөселманнар бу мәсьәләне ничек хәл итә ала? Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин Азатлык сорауларына җавап бирде.
 
— Йосыф хәзрәт, дин буенча карантин вакытында нәрсә эшләргә кирәк? Пәйгамбәребез мондый очракларда нәрсә эшләргә киңәш иткән?
 
— Беренчедән, ислам һәр авырудан котылу юлларын эзләргә, сәбәпләрен күрергә боера. Пәйгамбәребез: “Аллаһ даруын иңдермичә, авыруын да иңдермәс”, дигән. Димәк, кешелеккә килгән һәр авыруның дәвасы бар һәм галимнәрнең аларны эзләүләре кешелеккә булган изгелекләре булып санала.
 
Икенчедән, эпидемия баләсеннән дару белән генә котылып булмый. Авыруларны сәламәт кешеләрдән аеру кирәк. Пәйгамбәребез: “Бер урында тагун (чума) барлыгын ишетсәгез, анда кермәгез. Әгәр үзегез булган җирдә тагун хасталыгы ачыкланса, аннан чыкмагыз!” дигән.
 
Өченчедән, мөселман кешесе һәр бәланең Аллаһның бер сынавы булуын, Аның әмереннән башка килмәвен яхшы белә. Шуңа күрә, дарулар кулланырга, карантиннан тыш, иманлы кеше догалар кылырга, зикер-тәсбихлар укырга тиеш. Авырулардан, зәхмәтләрдән сакланып котылу өчен пәйгамбәребезнең махсус догалары бар.
 
— Ислам тарихында чума, ваба кебек чирләрдән ничек сакланганнар?
 
— Чума бик зур сәхабәләрне, зур галимнәрне, аларның гаилә әһелләрен алып киткән. Шуңа күрә чума хакында күп хезмәтләр язып калдырганнар. Әлбәттә, ул заманнарда бүгенге кебек алга киткән тыйбб галимнәре, дарулар, җиһазлар булмаган. Күп вакытта карантин, пәйгамбәр медицинасы (махсус үсемлекләрне, аларның майларын куллану) һәм дога-зикерләр чара булып торган.
 
— Коронавирус чиренә дини яктан ничек аңлатма бирергә була?
 
— Сынау йортында сынаусыз булмый. Без оҗмахта түгел бит. Сөбханаллаһ, соңгы вакытларда тормышлар бик матурланды. Кешелек шушы матурлык белән исереп, акылын, намусын югалта башлады. Ата-ана хакы үтәлми, туганлык җепләре өзелә. Юлы булмаган, транспорты булмаган заманнарда кеше күрше авылга барып туганының хәлен белсә, хәзер 4-5 сәгать кибеттә арба этеп йөрүне күңеленә якынрак күрә. Күпме ялган, күпме хыянәт, азгынлык. Аллаһ безне бераз чәбәкләп, аңыбызга китерәдер, күрәсең. Кайбер халыкларны Аллаһ балә-казалар аша җәзага да тартырга мөмкин. Әлбәттә, Раббының һәр эшендә хикмәт бар.
 
— Бүген карантинның бөтен җаваплылыгын һәм мөһимлеген халык тулысынча аңлап бетерми кебек. Авылларда мәчеттә җыелышучылар бар. Авыл кешеләре Коръән ашы үткәрә, үзебезнең кешеләр генә дип күршеләрен, туганнарын җыя. Бу очракта нишләргә кирәк?
 
— Элгәре заманнардан чума белән бәйле бер хикмәтле кагыйдә булган. “Тагун (чума) авыруын алдан бик аз кешеләр күрерләр, әмма алдан күргәндә аннан саклану ансат булыр. Авыру килгәч аны бөтен кеше күрер, әмма котылу бик авыр булыр” диелә. Әлеге вирус котыра башласа, барысын да урынына утыртачак, бөтен кикрикләр дә шиңәчәк. Әмма соң булачак. Күпчелек кеше вирус турында бернәрсә дә белми, кызыксынмый, шуңа күрә игътибар да бирми. Җитәкчелектән килгән хәбәрләргә халык ышанып бетми. Һәрхәлдә, мондый очракларда без белгечләрне тыңларга тиеш. Үзара җыелышуларны, мәҗлесләрне кичектереп торырга кирәк. Туганыңның рухына дога укыттырасың килсә, хәзрәтеңнең Whatsapp номерына исемнәрен язып җибәр, ул намаздан соң догасын кылыр.
 
— Мөфтият җомга намазын үткәрүдән тыелып торырга кушты. Бу очракта ул өйдә өйлә намазы буларак укыламы? Дини гаилә үз өендә җомга үткәрә аламы?
 
— Канун нигезендә җомга намазлары мәчетләрдә генә укыла, әле мәчетнең дә шартлары туры килергә тиеш. Эпидемия сәбәпле гыйбадәтханәләр ябык булганда җомга урынына өйлә укыла. Әмма, гади намазларны гаиләдә җәмәгать белән уку хәерле. Ата имам булып басса, балалар артка тезелешә. Һәрбер әйбернең хәере бар ди. Гаилә-гаилә дип ата-ана көн-төн чаба, ә баласын күрергә вакыт таба алмый. Балалар көне буе укуда, аннан түгәрәккә чаба, соңыннан кайтып дәрес әзерләргә утыра. Ниһаять, безгә хатыннарыбыз, балаларыбыз белән бер табынга җыелырга, вай-файларны өзеп, бераз гапләшеп утырырга вакыт җиткәндер.
 
— Оренбурда мөселман татар коронавирустан үлде. Аны ничек җирләрләр дигән сорау туды. Башта яндырыла диелде, әмма ахыр чиктә бу расланмады, әмма җәсаде туганнарына күрсәтелмәде, ул ябык табутта җирләнде. Европа илләрендә коронавирустан үлүчеләрне крематорийларда яндыралар. Мөселман йолаларында җәсадне юалар, кәфенлиләр. Үлем-китемнәр артса, бу мәсьәлә мөселман татарларда ничек хәл ителәчәк?
 
— Бу сорау Оренбурдагы хәлгә кадәр үк туды. Коронавирус белән хәлләр бездә мөшкелләнсә, мөселманнар арасында үлем-китем артса, нишлибез дип сөйләштек. Бу сорауны Татарстан мөфтиенә юлладык. Кайбер илләр үз фәтваләрен чыгара башлады. Үзбәкстан, Төркиянең махсус фәтвасе бар, алар белән таныштым. Шәригать нигезендә, мәет юылырга, кәфенләнергә тиеш. Мәет табутка куелган очракта да, кәфенлеккә төрү мөһим. Табутта җирләү исәннәрнең иминлеге өчен эшләнә. Бу йогышлы чир җирдән чыгамы, юкмы, таралырга мөмкинме, юкмы дигән сорауларга хәзрәтләр җавап бирми. Моны вирусологлар әйтә ала. Мөселман дәүләтләрендә бу эш җиңел башкарыла. Кеше үлә икән, хастаханәләрдә кешеләр махсус киемнәрдән кереп мәетне юып, кәфенләп табутка куя ала. Безнең шартларда бу мәсьәләне хәл итү авыр. Зарурият икән, без аңа буйсынырга тиеш булабыз. Безнең мөхтәсибәт хат юллады, әле Татарстан мөфтиенең фәтвасен көтәбез. Бу гади сорау түгел, вазгыятьне карап, дәүләтенә карап карар чыгарыла.
 
— Бу йогышлы чир Кытайдан килде. Моңа кадәр дә кош, дуңгыз грипплары һәм башка куркыныч чирләр шуннан чыкты. Әмма бүгенге кебек дөньяның тормышы асты өскә килми иде. Коръәндә чума киләчәк дигән кисәтү бармы? Кытайлар Йәҗүҗ һәм Мәҗүҗләр дигән кисәтүгә туры киләме?
 
— Шөкер, вирус берәр ислам иленнән чыкмаган инде. Шундук күпләр дөньякүләм терроризм белән бәйләрләр иде. Сәясәтчеләр, галимнәр вирусларның кайдан һәм ни өчен килеп чыгуы турында күп акыл саталар. Һәрхәлдә, алар килде һәм киләчәк. Күп бәлаләрнең башында кешеләр үзләре тора. Аллаһ Тәгалә: “Сезгә килгән һәр бәла – үз кулыгыз белән кәсеп итүегезнең нәтиҗәсе”, дигән. “Әгәр бер халыкта җенси азгынлык артса, ул халыкта моңа кадәр билгеле булмаган чума кебек авырулар чыгачак”, ди пәйгамбәребез. Коронавирусның хайваннардан килеп чыгуы турында язалар. Кытайларның вәхши хайваннарны, теләсә нәрсә ашавы турында әйтәләр. Бу очракта сукыр тычкан итләрен ашаулары белән бәйләүчеләр бар. Аллаһ кешегә берәр нәрсәне ашауны тыйган икән, димәк ул кеше өчен зарарлы.
 
— Бер атналык каникул игълан ителде. Сез, гаиләгез бу вакытны ничек файдалы итеп үткәрәсез?
 
— Ничек тә булса балаларны телефоннардан аерып, интернет челтәреннән чыгарып, иртәнге, кичке аш табыны янына җыябыз. Берәр кызыклы китап алып, шуны бергәләшеп укырга, тормыш кыйммәтләре хакында үзара “акыл сатышулар” үткәрергә дип торабыз.
 
— Бу чирне эләктерәм дип куркучылар бар. Чирдән, билгесезлектән курку хисен ничек җиңәргә? Һәм бу сынауны кешелек дөньясы ничек узар дип уйлыйсыз?
 
— Мөселман кешесе авырудан саклану, котылу өчен, Аллаһ кушканча, һәр сәбәбен күрә, белгечкә бара, даруын эчә, карантин кагыйдәләрен саклый, аннан Аллаһка тапшыра. Хәдистә әйтелгәнчә: башта дөяңне бәйлә, аннан Аллаһка тапшыр. Аллаһ Тәгаләнең әмереннән башка агачтан яфрак та төшмәс, тузан бөртеге, микроб, вирус та урыныннан күчмәс, әҗәле җиткән бер мизгел дә артыгын яши алмас. Барыбер үләбез дип хәзер көн-төн Газраилне көтеп утырыргамени инде. Тиздән ашарга бетә дип кибетләргә ябырылу, кирәккә-кирәкмәскә ярма, тоз, консервалар җыю – кирәк эш дип санамыйм. Әби-бабайларыбыз ачтан үлгән булса, без бүген аштан үләбез. Аллаһ – ризык бирүче, ул ташламаса, һәлак булмабыз, инша Аллаһ. Әбиләр “Ходай ташламаса, бүре ашамас”, дигәннәр. Шушындый борчулы вакытлар безне күбрәк Аллаһка якынайтса иде.

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»