|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2020 Шоу-бизнес
Рината Тэй авария нечкәлекләре турында сөйләп, тетрәндергеч ФОТОлар күрсәттеҖырчының тормыш иптәше әлегәчә авыр хәлдә. Рината Тей ире Сәгыйрьнең узган ел ничек автомобиль һәлакәтенә эләгүен сөйләп, фаҗиганең нечкәлекләрен бәян итте. "Матбугат.ру"да җырчыга ярдәм итик дип язган идек. Бүген җырчы барысы да ничек килеп чыкканын сөйләп уртаклашты: "25 Октябрь, 7:20 , иремә "син кайда?!" дигән смс-хәбәремә җавап алмыйм. 20 минут уза, мин аңа шалтырата башлыйм, бер ун тапкыр шалтыратканнан соң трубканы алалар: «Матурым, ни өчен син дәшмисең», - дим һәм трубканың теге башындагы кешенең тавышы иремнеке түгеллеген аңлыйм. "Мин полициядән, сезнең ирегез бик куркыныч авариягә юлыктым, аны ашыгыч ярдәм хезмәтенә бик авыр хәлдә алып киттеләр" ди ул. Минем шокта, янәшәмдә улым утыра, үзем нәрсә булганын аңлыйм да кебек, тик шул ук вакытта берни дә аңламыйм.
⠀
Аннары без Мамадыш районы реанимациясенә барабыз, һәм анда барысы да чынбарлыкка әверелә.
⠀
Табибтан ирем янына үтәргә мөмкинме дип сорыйм, ул миңа юк дип җавап бирә, Казаннан вертолет көтүләрен әйтә, ирем бик авыр хәлдә, суламый, кан басымын тотмый һәм бөтен җире сынган иде.
7 сәгать, бу 7 сәгать эчендә мин үземә урын таба алмадым. Нәтиҗәдә, аны Казанга вертолетта озаталар, ә без аның абыйсы белән машинада барабыз.
⠀
РКБда 1,5 ай буе реанимациядә, исән калырмы әллә исән калмасмы дигән курку...
⠀
Шул көннән башлап 6нчы ай китте инде. Мин Ходайга иремнең исән калуы өчен рәхмәт белдерәм, бүгенге көндә без аны торгызу өчен бергә көрәшәбез" ди Рината Тэй.
--- |
Иң күп укылган
|