поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.03.2020 Шоу-бизнес

Булат Нигъмәтуллин: Яхшы концерт эшләү өчен минимум 500 мең кирәк

Берничә елга сузылган тәнәфестән соң, ниһаять, җырчы Булат Нигъмәтуллин Казан тамашачысын үз концерты белән сөендерде. Булат үзе дә, киемнәре, җырлары да бөтенләй үзгә, яшьләрчә иде бу юлы.– Моңа кадәр гел сеңлем Дилә белән концерт куя идек. Быел халыкка үземне башка яктан ачасым килде, – дип сөйләп китте ул.

– “Торналар” җырын башкардыңмы соң?
 
– Әйе. “Якын дустың барын онытма”, “Миләүшәләр үскән аланда”, “Сөям диеп яз әле”не дә яңартып башкардым. Элеккеге җырларны тамашачы көтеп утырды кебек, сиздем. Шулай ук үзем язган җырларны да башкардым. Бу яктан композитор Марат Мухинның да өлеше зур. Бергәләп яңа җырлар иҗат иттек.
 
– Хәзер шундый заман: бер җырчы икенче җырчының популяр җырын аннан сорамыйча гына алып башкара. Имеш, авторлары белә. Синең “Торналар”ыңны Элвин Грей алса, риза булыр идеңме?
 
– Авторлардан “Торналар”ны сорый алмас ул, чөнки музыкасын иҗат иткән Радик Гатауллин инде мәрхүм. Менә 15-20 елдан соң җырласалар ярый. Әле мин карт түгел бит, үзем рәхәтләнеп башкарам.
 
– “Сәнгатьтән китәм дә үземне башка өлкәдә сыныйм”, – дигән чакларың булдымы?
 
– Булгалады. Әмма мин “җырдан китәм” дип беркайчан да кычкырып йөрмәдем. Ләкин параллель рәвештә икенче эш белән шөгыльләнеп карадым.
 
– Төзелеш өлкәсендәге бизнесыңны әйтәсеңме?
 
– Төзелеш тә, башка өлкәдә дә булды.
 
– Әле дә бизнесың барамы соң?
 
– Юк, хәзер фәкать сәнгать белән генә шөгыльләнәм. Бизнес – ул энергияне суыра торган эш.
 
– Ә артист булу энергияне суырмыймы? Халык алдына чыгасың бит?
 
– Бу очракта энергияне бирәсең дә, халыктан аласың да. Сиңа рәхәтлек алып килә торган эш белән шөгыльләнергә кирәк.
 
– Быелгы концертыңда нишләп яшьләрчә киендең?
 
– Бер җырчы миңа: “Үз тамашачыларым белән бергә картаясым килми”, – дигән иде. Яшьләрне дә җәлеп итәргә кирәк бит. Универсаль артист буларак эшлисе килә.
 
– Син белемең буенча – икътисадчы. Күпме акча кергәнен, чыкканын исәплисеңме?
 
– Аны бөтен кеше саный инде...
 
– Бу концертыңнан соң керем булдымы?
 
– Казан концертында иң мөһиме – чыкканны каплау.
 
– Яхшы концерт эшләү өчен күпме акча кирәк?
 
– Минимум 500 мең.
 
– Кем булышты? Спонсорларың бармы?
 
– Спонсорларым юк. Халык күтәрде, дусларым да ярдәм итте, аларга зур рәхмәт!
 
– Улыгыз Айданны бер интервьюда: “Данлыклы хоккейчы чыгар дип өметләнәм”, – дигәнсең. Уңышлары ничек?
 
– Хәзер алай дип уйламыйм инде. Өмет һәр кешедә була, бер-ике елдан ул өмет бетте. Хоккей белән көне-төне шөгыльләнергә кирәк шул.
 
– Улыңны сәхнәгә алып чыгасың, җырга тартыла түгелме?
 
– Ул Казан музыка көллиятендә Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге малайлар хорында шөгыльләнә. Концертымда да шул хор белән чыгыш ясадылар. Айданга – 15 яшь. Җыр аңа хобби кебек кенә. Күбрәк гуманитария белән шөгыльләнә. Йә журналистика, йә юристлыкны сайлар, мөгаен.

– Тугыз ел элек бер әңгәмәдә “йорт салырга җыенам”, дип сөйләгән идең...
 
– Салмадым әле. Ул эшне башладым инде, җире алынган. Фатирда яшәве рәхәт, кар көрисе юк. Кайттың, кердең, йокладың. Йортны карап торырга кирәк, мәшәкате күбрәк. Ләкин йорт салу теләге бар.
 
– Туган ягың Марий Эл республикасы Бәрәңге районына еш кайтасызмы?
 
– Төп йортта әти тора. 68 яшь тула үзенә. Ике атнага бер кайтып йөрибез.

– Җәй җитсә, җиләк җыйган, печән чапкан фотоларыңны интернетка куясың. Әллә җиләк җыярга яратасыңмы?
 
– Җиләге эре һәм бер урында күп булса, яратам, ята-ята җыям. Вак булса, җыярга яратмыйм.
 
– Нинди кешене гафу итмәс идең?
 
– Яхшылыкка начарлык белән кайтарган кешене. Үзем озак ачу саклап йөри торган кеше түгелмен.
 
– Битеңдә, кашыңдагы яра эзе ничек барлыкка килде?
 
– Бу – яшьлек “шрам”нары. 1998 елда юл һәлакәтенә эләккән идем.
 
– Аларны бетереп булмыймы?
 
– Юк. Шул җөйдән таныйлар мине, бетерергә соң инде.

– “Спортзалга йөрим, йөзәм”, – дисең. Ябыгасыңмы?
 
– Мин хәзер 96 кило, элек 102гә менгән вакытлар бар иде. Мин шундый эре инде, нәсел шундый, ит күп миндә, Аллага шөкер.
 
– Авылга кайтып, сыерлар асрап яшәр идеңме?
 
– Әгәр язмыш кушса, җырламаган булсам, авылда яшәр идем.
 
– Шушы гомер эчендә ничә машина алыштырдың?
 
– Хәзер “Мазда 6”да йөрим. Биш машина булгандыр. Мин машинага береккән кеше түгел. Аның белән мактанып та йөрмим.
 
– Синең өчен бүген беренче урында торган хыял?
 
– Үземне аякта нык басып торучы ир итеп тоеп яшисе килә һәм, әлбәттә, яраткан эшем – иҗат белән шөгыльләнү.
 
– Үзеңне популяр дип саныйсыңмы?
 
– Мин күптән популяр инде. Ләкин популярлыкның да дәрәҗәсе бар. Халык онытмасын өчен яңалык кертергә кирәк. Ә минем халыкка күрсәтеп бетермәгән якларымны ачасы алда әле.
 
– Сез сеңлең белән беренче абый-сеңелле дуэт булдыгыз. Нишләп аерым җырлап йөргән җирдән Дилә белән эшли башладың?
 
– Сәхнәгә башта – мин, аннан Дилә чыкты, минем концертларда чыгыш ясап йөрде. Аннан үз концертларын оештырды. Кыз балага үзенә генә оештыру авыррак бит. Уйладык та, абый-сеңел проекты эшләдек. Татар эстрадасында бүгенгә кадәр мондый дуэт без генә. Һәрберебезнең аерым тамашачысы бар. Кемдер кем аркасында популярлык казанмады.
 
– Сүзгә килгәндә, Дилә “компромисс”ка тиз киләме?
 
– Аның бераз кирелеге бар...
 
– Гаиләләрегез белән еш очрашасызмы?
 
– Еш түгел. Һәркемнең үз гаиләсе, эше, ә болай сөйләшеп торабыз.
 
– “Савыт-саба, идән юу – хатын-кыз эше”, дип уйлый кайбер ирләр. Килешәсеңме?
 
– Минем идән юган юк. Савыт-саба юарга туры килә инде кайвакыт.
 
***  Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,;30 апрель 2019 № 17

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»