поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2010 Җәмгыять

РЕКЛАМА «ХОКУКЫНДА»

«Реклама – безнең замананың иң зур проблемасы. Реклама – җитештерүнең һәм сатуның илаһы. Рекламадан башка котылу юк», – ди француз язучысы Ги де Мопассан «Монт-Риоль» романында. XIX гасырда әйтелгән сүзләр бүгенге көндә дә бик актуаль.

Россиядә 1991 елдан башлап реклама бизнесының күләме киңәя, реклама агентлыкларының саны артканнан-арта бара. Бик җиңел һәм отышлы шөгыль бит, һавадан акча эшлисең. Бернинди авыр хезмәт тә таләп итми. Мәсәлән, юллар кырындагы реклама стендларын алыйк. Товарын, хезмәтен сатарга теләгән заказчы дизайнер таба. Әле яңа гына университетны бетергән «ботаник» фотошопта 1 сәгать эчендә нәрсәдер әвәләп ташлый. Соңыннан әлеге реклама айлар, кайчакта хәтта еллар буе шәһәр урамында эленеп, көн саен меңләгән кешенең игътибарын җәлеп итеп тора. Заказчының товары уңышлы гына сатылып бара. Килешәм, ниндидер сәләт, мөмкинлекләр дә кирәктер бу эшне башкарыр өчен. Кайберәүләр реклама бизнесын хәтта иҗатка бәйле диләр бит. Тик акча өчен эшләнгән эшне иҗат дип атау авыррак шул.

 

Кибеткә «бәхет» артыннан

 

Телевизион рекламага күз салыйк. Гади генә сценарий буенча төшерелгән ролик берничә көн эчендә әзер була. Аннары ул телевизор экраны аша еллар дәвамында миллионлаган кешегә җиткерелеп тора. Рекламада, гадәттә, гел бәхетле кешеләр, бер-берсен сөюче ир белән хатын, яшьтәшләре арасында популяр булган кыю яшь егетләр һәм кызлар сурәтләнә. Дөреслектә, халык иң элек рекламадагы товарга түгел, ә анда тасвирланган «бәхетле, уңышлы тормышка» кызыга. Имеш, ашны фәлән тәмләткеч ярдәмендә пешерсәң, гаиләң бәхетле була, фәлән шоколад ашасаң, Тарзан сыман сикергәләп йөри башлыйсың, фәлән шампунь белән чәчеңне юсаң, башыңдагы кавык кына бетеп калмыйча, сиңа кызлар да күз сала башлый. Дезодорантын да сөртеп җибәр – чибәр туташлар бөтенләй сагыз кебек «берегә» башлар үзеңә. Реклама ролигында урын алган хәлләрнең күпчелек очракта товарга бернинди катнашы да юк. Ә кешенең акчасы товар өчен генә түләнмичә, рекламаны әзерләгәндә киткән чыгымнарны да каплый.

 

Нәтиҗәдә реклама максатына ирешә, кеше, видеороликтагы товарның «супер көч»енә тәмам ышанып, икенче көнне үк кибеттә акчасын жәлләмичә чыгарып сала. Тик рекламадагы кебек нәтиҗәгә ирешү бик үк җиңел түгел икәнлеге соңыннан гына мәгълүм була. Язучы Виктор Пелевин да «Generation П» дигән романында шуны ук дәлилли: «Рекламаның төп вазифасы – бәхетне матди объектларга ия булуда тапкан кешеләрне күрсәтү. Ә дөреслектә мондый кешеләр рекламада гына яши. Кагыйдә буларак, кеше кибеткә шул бәхет артыннан бара, ләкин ул анда юк».

 

Реклама өчен ишекләр ачык

 

Эш аның белән генә бетми шул. Рекламаның эчтәлеге кешенең аңында аерым бер эз калдыра. Бу эз әкренләп принципка әйләнә һәм кеше көндәлек тормышында шуңа таянып яши башлый: янәсе, «рекламада шулай эшлиләр бит, алайса мин дә шулай эшлим». Ә бит анда файдалы нәрсәләр еш очрамый, киресенчә, кайбер урыннар кешегә тискәре яктан тәэсир итәргә дә мөмкин. Еш кына реклама әхлакый яктан бик түбән дәрәҗәдә була. Әлеге күренеш, әлбәттә, кино һәм телевидениегә дә хас, ләкин рекламада ул иң җиңел, кыска форматта бирелә. Шулай итеп реклама кешенең тормышына да үтеп керә. Сүз дә юк, кайберәүләр, рекламага игътибар итмәсәң, аның бер зыяны да булмас, диярләр. Тик рекламага игътибар итәсе юк шул – ул кешене үзе таба бит. Реклама ясаучылар алдына шундый максат куела да. Менә искә төшерик: светофорга туктап яшел ут янганын көтәсең, шул ук вакытта, үзең дә сизмичә, алдагы реклама стендын өйрәнеп торасың. Йә инде метрода, эскалаторда менеп барганда стенада язылган барлык тәмәке исемнәрен өйрәнеп бетерәсең. Бу очракта кешенең башын электрон тартмага ошатырга була: анда да әнә шулай ук мегабайтлап спам, кирәкмәгән мәгълүмат «төялә» бара.

 

Промоакция

 

Кызганыч ки, бүгенге көндә реклама индустриясе кешене үзенә турыдан-туры җәлеп итә башлады. Хәзер бит халыкны берәр дуамал, гадәттән тыш эш-гамәл белән генә гаҗәпләндереп була. Шуңа күрә вак җитештерүчеләрдән алып зур корпорацияләргә кадәр, товарның сатылыш күләмен арттыру өчен, шушы юлны сайлыйлар. Кешенең игътибарын үзләренә юнәлдерер өчен, шәһәр урамнарында төрле реклама кампанияләре уздырыла. Казанда да күп кенә җирдә промоакцияләр күзәтергә була. Мәсәлән, бик популяр булган бер сагыз рекламасы бара. Роликлы тимераяк кигән яшь кызлар шул сагызны өләшеп йөриләр. Үзләре тимераякта әйбәтләп йөри дә алмыйлар, менә-менә егыла дип карап торасың. Җитмәсә, өсләрендә ниндидер мәзәк, зәвыксыз алсу төстәге күлмәк, итәкләре тездән ике учка югары. Икенчеләре 35-37 градуслы челләдә шампунь өләшә, өсләрендә кап-кара калын күлмәк. Имеш, шулай итеп игътибарны үзләренә җәлеп итәләр. Кока-коланы инде ай буена тараталар. Ник бушка салкын газировка эчмәскә, һәр үтеп баручы ала да эчә, ә калган чүпне җыештыручы юк. Реклама кәгазен тарату инде иң популяр эш. Моның да нәтиҗәсе шул ук – тирә-юньне чүпкә батыру. Соңгы вакытта тагын бер реклама төре популярлашып китте. Сиңа фирма яки товар исеме язылган бер такта, билге бирәләр, шуны юл чатында тотып үткән машиналарга күрсәтеп торасың. Андыйларны цирк янында күзәтергә була (урынын да дөрес сайлаганнар). Әлеге акцияләрне бер үк аяныч нәрсә берләштерә – кеше шундый хезмәт күрсәткәч, үзе дә товар кебек «сатыла» башлый.

 

Без күргәннәре генә дә шуның кадәр булгач, реклама бирүчеләр кешене тагын ничек кенә кулланмыйлардыр. Бу акцияләрдә, гадәттә, күбрәк яшьләр катнаша, чөнки алар җиңел акча эшләү мөмкинлеген ярата. Тик әлеге кызларның шундый рәвештә акча эшләүләрен ата-аналары беләме икән, шикләнәм. Белсә дә, бик канәгать түгелдер.

 

Хокуклар?!

 

Берәр басмада реклама күрсәң, аның янында «Реклама хокукында» дип язып куелган була. Ә рекламаның хокуклары була аламы? Нинди алар? Кеше тормышына рөхсәтсез кысылудамы?! Кеше инде рекламага игътибар да итми, ә соңгысы аның тормышы белән сиздермичә идарә итә, яшәргә өйрәтә. Әлбәттә, рекламасыз беркая да китеп булмый, чөнки ул – сатуның двигателе. Ләкин реклама бирүчеләрнең бер генә максаты бар, ул – товарның сату күләмен үстерү. Һәм алар бу максатка ирешер өчен барысына да риза. Димәк, алар чыгарган рекламаның «хокуклары» кеше хокукларыннан да югарырак булып чыга...


Илдар ГАБИДУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»