|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2020 Фаҗига
Балаларны өйдә бикләп калдырганнарБашкортстанда булган янгынның нечкәлекләре ачыкланды. Бүздәк районының Өчтүбә авылында 25 мартта шәхси йортта чыккан янгында баланың гомере өзелүе турында язган идек. Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, ике баланың өстеннән бикләп киткән булганнар. Дүрт яшьлек малайны бу вакытта янган йорт яныннан узып баручы авылдашлары коткарган.
“Бу малайның ике яшьлек сеңлесе утта һәлак булды. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәбез: мондый бәхетсезлек очраклары булмасын өчен балаларны караучысыз калдырмагыз”, - диде Фәрит Гомәров.
Тикшерүчеләр янгын очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Криминалистлар тикшерү барышында “саксызлык аркасында үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять билгеләрен ачыклый.
Фото: пресс-служба МЧС РБ
--- |
Иң күп укылган
|