|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2020 Әдәбият
“Мин киткәч тә, үксеп еламагыз” шигыре Роберт Миңнуллинныкы түгел, Рифат Сәлахныкы булып чыктыРоберт абый Миңнуллин белән хушлашкан бу көннәрдә ватсапта, социаль челтәрләрдә, интернетта “Мин киткәч тә, үксеп еламагыз” дип башланган бик матур шигырь йөри. Ул бу кайгылы көннәргә аеруча актуаль, аваздаш. Тик бераз гына ялгышлык бар. Бу шигырь күп җирдә Роберт Миңнуллинныкы дип тәкъдим ителә. Чынлыкта ул Рифат Сәлах шигыре. “Матбугат.ру” хәбәрчесе мәсьәләнең очына чыкты. Бу ялгышлык кайдан килеп чыккан соң диярсез? Бу көннәрдә күпләр социаль челтәрләрдә Роберт Миңнуллин турында постлар элә, бергә төшкән фотоларын барлый.
Рифат Сәлах та инстаграмында Роберт абый белән төшкән фотосын куйган. Һәм фото астына шушындый юллар язган:
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Сез бит лаек түгел еларга.
Аллаһыга мең-мең шөкер итәм,
Сезнең белән үткән елларга.
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Зая үтмәгәндер һәр көнем.
Җан өләшкән бөек Раббыбызга
Җирдә соңгы рәхмәт әйтүем.
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Кирәк булыр изге догагыз.
Каберемдә юк-бар сүзләр сөйләп,
Коръәннән дә өстен булмагыз.
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Җаным исән әле бүген дә.
Үкенечләр калыр, гөнаһлар күп,
Әзер тору авыр үлемгә.
Мин үлгәч тә, үксеп еламагыз,
Елау юкка хәзер, яшь әрәм.
Дөнья авырлыгын ташлап китеп,
Мәңге картаймаска яшәрәм.
Укучылар, күрәсең, моны Роберт Миңнуллин шигыре дип уйлаган һәм социаль челтәрләр һәм мессенджерларда ул шулай таралды да.
“Матбугат.ру” хәбәрчесе Рифат Сәлахка шалтыратты:
Рифат Сәлах әйтүенчә, шигырьне Роберт Миңнуллинныкы түгел икәнен стиле буенча да танып була. Әмма, моны, әлбәттә, профессиональ әдәбиятчеләр һәм шигъриятне якыннан яратучылар гына тоя аладыр инде. Массакүләм укучы исә ялгышлык белән шигырьне Роберт Миңнуллинныкы дип кабул итте.
Хуш, бу шигырь, чыннан да, бүгенге көнгә бик туры килә. Татар әдәбияты, татар халкы кайгыда. “Мәңге картаймаска яшәреп” Роберт абый безне ташлап китте. Урыны җәннәттә булсын...
--- |
Иң күп укылган
|