|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2020 Әдәбият
Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: “Без бик бәхетле балалар булдык. Әти, зәңгәр күкләргә карап эзләрбез инде сине...”Бүген татар халкы Роберт Миңнуллин белән хушлаша. Коронавирус куркынычы булуга карамастан, Камал театры каршындагы мәйданга бик күп кеше җыелган иде. Күпчелек кеше битлекләрдән булды. Уфалардан кадәр килүчеләр дә бар иде. Роберт Мөгаллим улының дуслары, хезмәттәшләре, туганнары аның турында матур сүзләр әйттеләр, җылы хатирәләре белән бүлештеләр. Иң хисле чыгыш исә Роберт абыйның кызы Таңсылудан булгандыр. Бу сүзләрне күз яшьләрсез генә тыңлап булмады:
- Бүген киң җәмәгатьчелек, татар дөньясы зур шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан, кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Нык юксынырбыз инде сине, әти. Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез инде сине. Рәнҗеп кенә калма. Бәхил бул. Туфрагың җиңел булсын. Урының җәннәт түрләрендә булсын. Догада булыйк... Фото: "Татар-информ"
--- |
Иң күп укылган
|