|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2010 Мәгариф
![]() МӘКТӘПЛӘР ЯЗМЫШЫРоссия белем бирү системасы бала башына исәпләп финанслауга күчә. Соңгы өч елда бюджеттан финанслау ел саен 25 процентка киметелә барды. Нәтиҗәдә районнарда аз балалы урта мәктәпләрне гомуми белем бирүче 9 еллык уку йорты итеп, ә тугыз еллыклар башлангыч итеп калдырыла. Узган елларда бу процесс “йомшак” режимда барса, быелдан чыгымнарны оптимальләштерү, мәктәпләр санын киметү, аларны үзгәртеп кору процессы тәмамланырга тиеш – моны өлкәләрдән Мәскәү, ә районнардан өлкә мәгариф министрлыгы җитди рәвештә таләб итә. Бюджеттан акча бик санап кына бирелер.
Кыскарту – үзгәртеп кору һәр районда бәхәсләр, каршылыклар тудыра. Беренчедән, ата-аналарга нарасыйларын чит-ят авылларга ун-унбиш, кайҗирдә күбрәк чакрымнарга йөртәселәре килми - балалар жәл. Икенчедән, мәктәп ябылгач авылда соңгы мәдәни учреждение юкка чыга, чөнки мәктәп күпчелек авылларда бердәнбер рухи үзәк. Өченчедән, дистәләп укытучылар (күбесе югары белмле, категорияле, зур тәҗрибәле) эшсез кала. Димәк, шуларның зур, иң актив өлеше шәһәгә китәр.
Кызыл Октябрь районы хакимияте узган атнада мәктәпләр мәсьәләсе белән бик җитди шөгыльләнергә мәҗбүр булды: моңа мәгариф системасын үзгәртеп кору турында район администрациясенең карары сәбәпче иде.
Бу карарда, байтак ата-аналар һәм укытучылар фикеренчә, авыл мәктәпләрен саклап калу өчен реаль ситуация, һәръяктан үлчәп, исәпкә алынмаган. Пәнҗешәмбе көнне йөзгә якын әти-әниләр, укытучылар, мәктәпләр җитәкчеләре район җитәкчеләре белән очрашып җитди рәвештә үз фикерләрен белдерделәр. Мәслән, йөзәдән артык укучысы булган Кече Рбишча мәктәбен ничек инде башлангыч мәктәп итеп калдырырга? Семочки урта мәктәбе дә тугыз еллык, ә Яндавишча, Мәдәнә, Чүмбәли, Суыксу, Куйсуы мәктәпләре башлангыч мәктәп статусында күздә тотыла.
Салган ягындагы мәктәпләрнең дә үз аргументлары җитди. Андагы авылларда да балалар аз, аралар ерак, юллар җимерек, балаларны автобуста йөртү куркыныч. Автобуслар да җитәрлек түгел. Һәм тагын: үткән елларда байтак акчалар түгеп мәктәпләргә ремонт ясалды, яңа җиһазлар куелды. Алар барысы да ташланыр, таза зур биналар бушап калыр. Бер карашка ил хөкүмәте авылларны туздыру, бетерү юлында һәм сәясәт жинаятькә тиң, диләр ата-аналар.
Укытучылар һәм ата-аналар белән очрашуга җомга көнне өлкә мәгариф министрлыгы вәкиле В.Шершнев та килгән иде. Игътибар белән мәктәп директорлары, ата-аналар фикерен, аларның моң-зарын тыңлады, аңларга тырышты кебек. Үз аргументларын да җиткерде. Аның әйтүенчә, Россия фән һәм мәгариф министрлыгы яңа мәктәп булдыру, анда киләчәк заман кешеләренә югары сыйфатлы белем-тәрбия бирүне куя. Ә яхшы, тирән белемне тик яхшы мәктәптә генә бирергә мөмкин. Моның өчен районда тик ике яки өч урта мәктәп калдырырга, ул мәктәп чын мәгънәдә киләчәк мәктәбе итеп җиһазландырылсын, анда иң сәләтле укытучылар балагатиешле белем бирсен иде. Тик, В.Шершнев әйтүенчә, андый мәктәпләр районда әлегә юк. Шулайда югары сыйфатлы белем бирү мәсьәләсен Уразавыл, Семочки, Зур Рбишча, Салган урта мәктәпләре хәл итәргә тиеш булыр күрәсең.
Авыл мәктәпләрен саклап калу өчен көрәштә элегә нокта куелмаган. Район мәдәният идарәсе тагын бер кабат директорлар, укытучылар белән очрашып, проблемаларны һәръяктан карый, чыгымнарны һәм керемнәрне саный, ике якны да канәгатьләндергән вариантлар эзли. Нәтиҗәдә кайбер мәктәпләрне үзгәртеп кору бер елга кичектерелер бәлки. Ләкин бу вакытлыча гына. Дәүләт сәясәтенә каршы тору файдасыз шөгыль, аңа яраклашу юлларын кайгыртырга кирәк.
|
Иң күп укылган
|