|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Җәмгыять
Ильяс Гыймадов: "Кирпеч тезүче машиналар йорт сала башласа, беләсезме, йортларның бәясе ничек төшәчәк!" (ВИДЕО)"Без барыбызда акылдан яздыкмы? Әллә юкмы? Дөньядагы соңгы яңалыклар белән танышкан саен, безнең уртак йортыбыз Җирнең шулкадәр кечкенә, дөньяның чикләре бик якын икәненә инанабыз. Бүгенге көндә без бөтен Җир шары белән үлем куркынычы белән янаган чиргә каршы тору аны таратмау чарасын күрергә тиешбез. Нишләргә соң? Паникага бирелмәс өчен, тынычлыкны саклау өчен үзебез тырышыйк. Бизнеста да шулай ук", - ди “Ханский дом” төзелеш оешмасы җитәкчесе Ильяс Гыймадов. ⠀ Аның сүзләренчә, бизнеста һәркем үз юлын сайлый. Давыл тынгач кына, катлаулы хәл уңай юл ала башлагач кына, без нәрсәне дөрес, нәрсәне ялгыш эшләгәнебезне аңлыйбыз. Нинди генә акыллы, көчле, укымышлы булып тоелсак та, без барыбыз да шушы күзгә күренмәс вирус алдында көчсез булып калдык.
Дөньяда хәлләр уңайга бармый, пандемия үз артыннан дөньяви кризис алып килә дисәләр дә, “Ханский дом” күңел төшенкелегенә бирелүдән сакланырга киңәш итә. Шул максат белән Ильяс Гыймадов йорт сала, кирпеч тезә торган машина турында видеоролик карарга тәкъдим итә. Әлеге видеоязма интернет киңлекләреннән алынган.
Кирпеч тезүче машина эшенә карата тәнкыйтьле фикер әйткән интернет кулланучыга “Ханский дом” җитәкчесе: “Йортларны әлеге кирпеч тезүче машиналар сала башласа, беләсезме, йортларның бәясе ничек төшәчәк!", - дип җавап бирә.
--- |
Иң күп укылган
|