поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.03.2020 Мәдәният

Флюра Сөләйманова: “Балалар – терәгем булырлар, дип уйламадым”

Безнең буын балачактан Флюра Сөләйманованың моңнарына гашыйк булып үсте. Аның белән аралашып, күрешеп яшәү үзе бер гомер. Бу юлы янына килүемдә , Флюра апаның радиодан җыр тыңлап моңаеп, ире Габделхак абыйны юксынып утыруы икән.

Бергә яшәүләре бик күңелле,

Әмма аерылулар бик яман...
 
Чыннан да, яраткан кешесеннән һәм эшеннән аерылу мизгелләрен искә төшерә бу җыр. Флюра апаның сәхнәгә чыкмый башлавына да өч елга якын вакыт узган. Үзенә генә хас аһәңнәр белән тамашачы йөрәгенә үткәреп җырлаганга күрә, аны онытмыйлар. Чыннан да, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманованың җырлары еракта калган яшьлек елларын да,бер-берсен сөеп кавыша алмаган парларның хисләрен дә күңелдә яңарта. Аның гомер юлы да үзенең моңлы җырлары кебек. Балачагы ана назыннан мәхрүм булып үткәнгәдер, җырчының һәр күзәнәге моң белән сугарылган. Әнә шушы моң иясенә заманында аяк чалучылар да табыла. Аккан су юлын таба дигәндәй, урау юллар аша барыбер сәхнәгә килә ул. Кайсы гына төбәккә барса да, җырчыны көчле алкышлар белән каршы алалар. Иҗат дәверендә аның репертуарындагы җырлардан торган 3 пластинкасы, 1 дискы дөнья күрде. Без аның белән үткән гомерләрен искә төшереп алдык.
 
− Флюра апа, 60 елдан артык халыкка үз моңнарыгызны җиткереп яшәдегез. Сәхнәдән аерылгач, җырламыйча түзеп буламы?
 
− Юк шул, түзеп булмый икән. Мин өйдә һаман җырлап утырам. Баштарак концертларга да чакырып торалар иде, әмма бара алмадым. Соңгы чыгышым моннан ике ел элек – май аенда Ваһапов фестивалендә булды. Анда миңа Ваһапов исемендәге премия − тапшырдылар.
 
− Җырланмаган җырларыгыз күп калдымы?
 
− Мин сәхнәдә җырламасам да, бөтен җырларны өйрәнә идем. Күпме җырласаң да, җырланып бетми алар, әмма хәзер сәхнәдә башкарып булмый шул.
 
− Сез заманында төрле танылган җырчылар белән бергә гастрольләрдә йөргәнсез. Нинди кызыклы хәлләр хәтер сандыгында саклана?
 
− Иң күңелгә уелып калганы шушы булды. Бервакыт, Башкортстанның Авыргазы районында ашханәдән чыгып килгәндә, муеныма, ялгыш, балалар пистолетыннан атылган пневматик пуля килеп тиде. Шунда ук “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырдылар. Шул вакытта Габдулла Рәхимкулов: “Әй, Ходаем, үтерергә алып киткән икән, дип әйтерләр инде”, - дип хафалана башлады. Кичен барыбер җырларга туры килде. Кайвакыт композитор Җәүдәт Фәйзи белән дә концертларда чыгыш ясый идек. Аңа тамашачылар: “ Иң матур җырларны Сез язасыз. “Кыр казлары артыннан” җырын Флюра Сөләйманова башкарсын әле, дип сорыйлар иде. Ул җырның көе Мәсгут Имашевныкы (Илдар Юзеев сүзләре) икәнен белмиләр күрәсең, Җәүдәт абыйныкы итеп кабул итәләр иде.
 
− Сезгә күп кенә аяк чалуларны, кыерсытылуларны да күрергә туры килгән. Тормышыгызда истән чыкмый торган вакыйгаларыгыз да бардыр.
 
− Минем балачактан ук башланды ул күңелсез хатирәләр. Мәктәпкә килгәч тә, укытучы: “Флюра елап килгән, төнлә бала каратканнар, ахры”, - дип каршылый торган иде. Абыйның хатыны бик усал булды. Йокламыйча укырга киткән чакларым һич исемнән чыкмый. Казанга килеп җырлап йөри башлагач, мине сәхнәгә чыгартмаска теләүчеләр дә булды. Аллага шөкер, юлымда яхшы кешеләр дә очрады. Шуларның берсе - композитор Сара Садыйкова.

− Флюра апа, озак еллар “атказанган артист” исемен йөрттегез. 2006 елда гына “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. Бүген сәхнәдә 5 -6 ел эшләүчеләргә дә бирәләр андый исемне. Мондый гаделсезлеккә мөнәсәбәтегез...
 
− Минемчә, яшьләрнең барысы да бертөсле түгел. Әйтик, Филүс Каһиров кебек җырчыга ничек сөенмисең? Кайсыларына аптырап куям. Хикмәт исемдә түгел, әлбәттә. Мине халык гомер буе үз итте, сәхнәгә чыгуга, алкышлап каршы алды. Шунысы куандыра.
 
− Флюра апа, үзегезне читтә яшәүче милләттәшләребез дә хөрмәт итә. Моннан 10 ел элек, Мәскәүдә Сезнең белән булган очрашу истән чыкмый.
 
− Өйе, ул чакта китабым чыгу уңаеннан, очрашу оештырдылар, зур хөрмәт күрсәттеләр. Андагы сәнгать кешеләре һаман да хәлләремне белешеп шалтыратып торалар. 1998 елда Сергачта чит ил машинасы бүләк иткәннәре дә онытылмый. Рәхмәт, кая барсам да, үз итеп каршы алдылар.

− Трактор арбасында утырып авылдан - авылга гастрольләргә йөргән чакларыгыз төшләрегезгә кермиме?
 
− Элек ешрак кереп йөдәтә иде гастрольләр. Юл авырлыклары үзәккә үткәнгәдер ул. Хәзер алай ук түгел. Гастрольләр дигәннән, мин юлга чыгасы булсам, Габделхак абыегыз филармониягә кадәр озата килә торган иде. Артистлар: “Ничек иренмичә монда кадәр килеп йөри ул?” дип аптырыйлар иде. Ул мине бик хөрмәт итте. Соң гына кияүгә чыксам да, бәхетле яшәдек.
 
− Габделхак абыйдан башка яшәвегегә дә инде ун ел вакыт үткән. Балалар барыбер әниләредәй якын күрә үзегезне. “Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигәндәй, бу Сезнең элек аларга карата булган яхшы мөнәсәбәттән киләдер.
 
− Миңа: “Дүрт бала янына ничек курыкмыйча бардың?” дигәннәре дә булды. Аллага шөкер, балалар дүртесе дә миңа карата игътибарлы булды. Уртак телне тиз таптык. Мин алар янына килүгә, үз кешегә әйләндем. Үзләрен генә беркая да җибәрмәдем. Үзем ятим үскәнгәме, аларны беркемгә дә бирәсем килмәде. Кечкенә чакта балалар сөенә-сөенә:”Бүген телевизордан безнең икенче әниебез җырлый, карагыз!” - дип күршеләрне өндәп йөриләр иде. Бераз үсә төшкәч. Әлфиядән күршеләр: “Ничек соң, Флюра апагызны хөрмәт итәсезме?” дип сорыйлар икән. Аларга каршы:”Мин үз әниемне 7 ел гына беләм, ә Флюра апаны күбрәк”, дип җавап биргән. Башта мин аларны киләчәктә терәгем булырлар, дип уйламадым. Бервакыт кече улыбыз Маратка: “Минем урыным картлар йортында булыр инде”, дигән идем. “Бирермен мин сине картлар йортына, үзем тәрбиялим мин сине”, дип ачуланып ташлады. Ни кызганыч, узган ел май аенда гаиләбезгә зур кайгы килде. Кече улыбыз – Маратыбыз кинәт кенә 43 яшендә безнең арадан китеп барды. Гаиләле дә була алмый калды. Ул югалтуны да бик авыр кичердек. Хәзерге вакытта Әлфия белән Булат ялгызымны гына яшәтмиләр. (Бүгенге көндә алты оныгым бар). Габделхак белән гомер иткән фатирым бигрәк якын, шулай булса да, Әлфияләрдә яшәгәндә, аннан аерылып торырга туры килә.
 
- Флюра апа, Сезнең фатирда, тәрәзә төбендә һәрвакыт сап-сары лимоннар үсеп утыра иде. Хәзер ничек?
 
- Әйе, лимон агачыбыз ел саен 8 мартка чәчәк ата торган булды. Җәй җиткәндә, үз лимоннарыбыз белән чәй эчә идек. Хәзер алар да үсми инде. Габделхак бик ярата иде ул лимоннарны тәрбияләргә. Ул булмагач, саргаеп корыдылар.
Фото: Татар-информ 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»