@rusminnikhanov: Театры и музеи тоже онлайн. Дома не будет скучно. Афиши на сайте Минкульта РТ .
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Мәдәният
Бүген Халыкара театр көне! Камал театры артистлары Тукай сүзләре белән котлый“Бөек Тукаебыз татар халкы тормышын театрсыз күзалдына да китерә алмаган. Ә без театрны тамашачылардан башка күзалдына китерә алмыйбыз”, - ди камаллылар. Бүген, 27 март, Халыкара театр көне уңаеннан, Камал театры артистлары тамашачыларга бик матур видеоюллама белән мөрәҗәгать итте. Театрлар онлайн-тамашаларга күчеп, тамашачылардан аерылып торган сынаулы, сагынулы чорда артистлар авызыннан әйтелгән әлеге сүзләрнең кадере аеруча да арта.
“Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала, мәңгелек сорауларга җавап табыла... Театрда хезмәт иткән һәр Тылсымчыга якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Тормышыгыз һәрвакыт якты төсләрдән генә торсын, гаиләләрегездә тынычлык, илдә иминлек булсын! Яшәсен Театр!” – дип хөрмәт белән яза Камал театры коллективы.
--- |
Иң күп укылган
|