Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.03.2020 Әдәбият
Роберт Миңнуллин үзенең СОҢГЫ ШИГЫРЕН туган ягына багышлаганХалык шагыйре үзенең соңгы шигырен инстагрмда 12 март көнне язган. Ул әдипнең туган ягына багышланган һәм "Күрдем" дип атала. Күрдем…
Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем…
Кайсын үзем эзләп бардым,
Очрады каршыма да…
Кайсына җәяүләп мендем,
Кайсына — машинада…
Күрдем мин Балкан тауларын,
Хәтта Альп тауларын.
Мин ул Альп тауларының
Чирәмендә аунадым…
Араратларын да күрдем,
Күрдем Ирәндеген дә.
Ул тауларның горур сыны
Күз алдымда бүген дә.
Күрдем мин Каф тауларын да,
Күрдем Алатавын да.
Белмим, күрә алырмынмы
Ул тауларны тагын да…
Тартып торса да күңелне
Чит җирләрнең тау-ташы,
Минем өчен иң биек тау
Сөн буеның тау башы.
--- |
Иң күп укылган
|