26.03.2020 Мәдәният
«Без Булдырабыз» концерт туры октябрь аена күчерелә
"Без булдырабыз!" фестивале концертлары илдәге һәм дөньядагы кискен эпидемиология хәле һәм карантин сәбәпле 2020 елның октябрь аена күчерелә. ТАССР оешуның 100 еллык юбилеена багышланган киң масштаблы чараларның берсе булган әлеге концертлар туры Россиянең эре шәһәрләрендә узар дип планлаштырыла.
Мәскәүнең Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә башланып, аннары әлеге проект Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Пенза, Төмән, Оренбург, Чаллы, Ульяновск шәһәрләренең зур залларында һәм Казанның Пирамида залында узар дип көтелә.
Биредә дөньяның төрле ноктасыннан килгән танылган җырчылар, биючеләр, музыкантлар чыгыш ясаячак. Концертта Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Гөлнара Гатина, Марсель Вәгыйзов, Эльза Исламова, Артур Исламов, Чулпан Юсупова, Айдар Сөләйманов, Карина Җиһаншина, Алинә Кәримова, Илнар Миранов, Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рахматуллин, Рәсим Фәсыйхов, Алексей Тихомиров, Алинә Шәрипҗанова, Айнур Моратов, Булат Хисмәтов һәм башкалар катнашырга тиеш.
Шулай ук "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, "Дорога из города" бию театры, Татарстан республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячагы хәбәр ителгән иде.