|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2020 Криминал
Кукмарада канкоеш булганКукмара районындагы Лельвиж дигән удмурт авылында фаҗига килеп чыга. Ул төбәктә яшәүче Валентина Усманова берничә ел элек бакыйлыкка күчкән әнисе үлгән көнне, коймаклар пешереп, ире Николай белән төп нигезләренә юнәлә. Юл уңаенда кибеткә кереп ата-ана йортында калган 1985нче елгы энесе Александр Мешаровка бүләкләр дә алалар. Ләкин мәрхүмә әниләрен искә алып утырырга туры килми туганнарга ул кичтә. Ирле-хатынлылар кибеттән чыгу белән 47 яшьлек абыйлары Владимирны очраталар һәм аннан коточкыч хәбәр ишетәләр, ягъни өлкәнрәк Мешаров агайнесе Александрны үтерүен әйтә. Икеләнергә урын калдырмый абзый, сатучыдан участок инспекторы Зөлфәт Мөхәммәтҗановның телефон номерын алып аңа да шул ук мәгълүматны ирештерә. Күп тапкырлар хөкем ителгән сугыш чукмарының гадәтләрен һәм мөмкинлекләрен яхшы белгән өлкән лейтенант Мешаровларның нәсел йорты янына килеп туктый. Владимир белән бергә түрдән узгач, диванда рәхимсез рәвештә кыйнап үтерелүе күренеп торган җансыз кешене күрә.
Суд-медицина экспертизасы белешмәсендә мәрхүм гәүдәсендә санап бетергесез тән җәрәхәтләре күрсәтелә. Аның 23 урыннан кабыргалары сыну, чынлыкта, күкрәк читлеге җимерелү, уң үпкә, бавыр, бөер, эчәкләргә зарар килүне генә әйтик. Чөнки ир-ат шулар аркасында җан биргән дип табыла. Бу кадәр җәрәхәтне бер кеше ясавына ышануы да кыен, хәтта. Әмма В.Мешаров барысын да сөйләп тора бит.
Владимир шул авылда алты балалы тулы гаиләдә үсә. Әти-әниләре тракторчы һәм терлекче булып эшлиләр, ике малай, дүрт кызларын мохтаҗлык күрсәтмичә тәрбиялиләр. 1972нче елгы Владимир да тракторчылыкка укып чыга, ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач шул авыл кызы белән тормыш кора. Хәзер улы, килен, бер кечкенә онык һәм мәктәптә укый торган кече кызлары белән Лельвижда яшиләр, олы кызлары ире белән күрше авылда тора. Хуҗабикә авылдагы фермада эшли, гаилә башлыгы шул хуҗалыкта төрле эшләр башкаручы булып санала.
Владимир беренче чирканычын 24 яшендә ала, ягъни колхозның ферма мөдирен кыйнаган өчен бер елга төзәтү эшләренә җибәрелә. Күп тә үтми хулиганлык дигән шундый ук хилафлыгы өчен тагын ике ел төзәтү эшләрендә булып кайта, өченче җинаяте өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай шомара торгач, аеруча авыр җинаять кыла, 2002нче елда туганнан туган апасының ирен кыйнап үтерә. Җиде елга утыртылган ир-ат төзәлү юлына баскан дигән билгеләмә белән ике елга алданрак азат ителә. Әлбәттә, төзәлү турында уйлап та карамый ул. Кыйнап кеше саулыгына зыян китерү, үтерү белән янау кебек явызлыклары өчен җавапка тартыла тора, ләкин колониягә озатылмый, ирекне чикләү ише җиңелчә җәзалар белән котылып килә. Һәм авыл халкын өркетеп йөри бирә.
Мәрхүм Александрны да уңышлы һәм юньле кешеләр рәтенә куеп булмый. 34 яшьлек гаиләсез ир-ат ата-анадан калган йортта ялгызы көн күрә, тапкан акчасын хәмергә тота. Хәвефле көнне бертуганы йортына бер ярты тотып килеп керә авыл сәрхуше. Алдан да нык исерек Александр икәүләп шул шешәне «төпләгәч», тәмам исерә. Аеграк абзыйга шешәдәш энекәшне өенә кадәр озата барырга туры килә, чөнки аның карга егылып йоклау куркынычы зур була. Әлбәттә, холыксыз һәм явыз Владимирны чыгырдан чыгарырдай сәбәпләр чыкмый калмый, аның әйтүенә караганда, тегенең белән бергәләп егылырга, аны күтәреп торгызырга һәм үзенә атап әйтелгән начар сүзләрне ишетергә туры килә аңа. Котырынкы абзый кул, аяк белән генә түгел, каерып алынган киртә, агач ботагы, кул астына эләккән рәшәткә белән дә тукмый, бер-ике сугу белән туктамыйча озын-озаклап кыйный. Шулай итеп хәл эчендәге кешене өенә алып кайтып яткыра.
Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Салават Мифтахетдинов тәкъдиме буенча В.Мешаров икенче көнне үк сак астына ябыла. Аның гаебе беркемдә дә шик уятмый бит. Район прокуроры Р.Н.Шакиров җинаять эшен суд карамагына тапшыра. В.Мешаровның чираттагы явызлыгы өчен хөкемдар 7 ел ярымлык колония бирә.
--- |
Иң күп укылган
|