|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2020 Җәмгыять
Татарстанда тагын яңа өч коронавирус йоктыру очрагы ачыкланганАлар барысы да Европадан(Швейцария, Франция, Испания) кайткан кешеләр, дип хәбәр итә оператив штаб. Хәзерге вакытта ике авыру - Казанда республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, берсе - Яр Чаллыда дәвалана. Барысының да хәлләре канәгатьләндерерлек, температуралары юк һәм коронавируска бәйле симптомнар юк. Әлеге авырулар белән элемтәдә булган кешеләр медицина күзәтүе астында.
Шулай ук бу хасталар белән бер рейста кайткан барча пассажирлар да табиблар тарафыннан тикшерелгән. Тиешле бар медицина ярдәме күрсәтелә.
--- |
Иң күп укылган
|