|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2020 Фаҗига
Сабый үлемендә кем гаепле?25 мартта Бүздәк районының Өчтүбә авылында чыккан янгында өч яшьлек баланың һәлак булган. Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылган. Үлгән кызның абыйсын янган йорт яныннан узып баручы ир очраклы рәвештә генә коткарып калган.
Тикшерүчеләр янгын очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Криминалистлар тикшерү барышында “саксызлык нәтиҗәсендә үлемгә китерү” мәддәсе буенча җинаять билгеләрен ачыклый.
Янгынның сәбәбе әлегә билгеләнмәгән. Аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерүчеләре ачыклый.
Фото: МЧС РБ.
--- |
Иң күп укылган
|